Хәлил абый: «Коронавирустан хатынны гына саклап калып булмады...»
Шәһәрдәш коточкыч авыру турында хатирәләрен яңартты.
«Минем яшисем килде»
Бик куркыныч вакытлар булды ул. Хәзер дә тыныч кына сөйли алмыйм. Ковид беткәч тә, күп кешедән: «Коронавирус булмады инде ул. Болай гына яттылар», – дигән мәгънәсез сүзләр дә ишетергә туры килде! Ничек инде булмасын?! Менә мин тере мисал. Җитмәсә, тормыш иптәшемне дә саклап калып булмады...
2020 елның җәендә без Кисловодск шәһәрендә булып кайттык. Шуннан тагын Кырымга да китәргә планнар бар иде. Тик ниндидер эчке сиземләү булды микән, өйгә кайтырга карар кылдык. Туган якка кайткач, хатынымның теше авырта башлады, шактый вакыт стоматологка йөрде. Әллә шуннан чир ияртте?! Хәзер әйтеп булмый инде! Икебез дә хәлсезләнеп, урын өстенә яттык. Югары температура, аппетит юк, тәндә ниндидер авырлык.
Хатынны 25 октябрьдә 2нче шәһәр хастаханәсенә салдылар. Сатурациясе 23 процент диделәр. КТ үткәргәннән соң, 30 октябрьдә аны реанимациягә күчерделәр. Телефоны үзе белән иде, гел элемтәдә булдык. Ә инд 31 октябрь төнге сәгать 2дә медицина хезмәткәрләре аны үлде дип шалтыраттылар. Дөнья караңгыланды... Куркыныч төш кебек булды ул!
Үзем исә өйдә авырып яттым. Тормыш иптәшемә хастаханәдә ясаган уколларны, мин үзлектән кадаттым. Бик хәлсез идем. Хәтеремдә: моргтан хатынымны алып чыгарга дип килдем һәм хәлем бетеп егылдым. Үземне бик начар хис иттем! Ашыгыч ярдәм машинасы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киткәннәр. Хатынымны соңгы юлга да озата алмадым...
Сөйләве авыр... Чаллы больницаларында урын юк, авыручылар шактый... Бер киленебез Түбән Кама хастаханәсендә эшли иде. Аның белән сөйләштек тә, мин шунда киттем. Анда да колач җәеп каршы алмадылар, билгеле. Палатага кереп ятар өчен дә күп йөрергә туры килде. Ахыр чиктә тикшерү үткәрделәр, сатурациям 85 процент күрсәтте. Шәфкать туташлары: «Абый, ничек йөрисез сез?!» – дип шаккатылар. Ниһаять 2 ноябрьдә хастаханәгә кереп яттым. Кеше күп иде, барысында да шул чир дигәндәй. Кан сыеклата торган уколларымны үзем белән алып кердем, аннары битлекне бер дә салмадым. Табиб безнең палатага керә иде дә: «Абый, ул битлекне киеп ятма инде интегеп. Салып ат! Бөтенегездә дә шул бер чир бит», – дия иде. Битлек хикмәтле иде бит минем. Аны аракыга манчып куя идем дә көнозын иснәп ята идем. Ничек тә исән калырга кирәк бит. Хәтта төннәрен дә йоклый алмыйм идем. Төнлә үлеп китәрмен кебек тоелды. 7 ноябрьдә чыгардылар да... Аңа кадәр аңым югалтып егылдым да бит әле, тотып кына калганнар үземне! Йокламыйча хәлсезләнеп ятуымның нәтиҗәсе булгандыр, йөрәгем дә авырта башлады. Минем белән палатада йөрәк чиреннән интегүче ир-ат та ята иде. Иртән тордым да, аның даруларын алып эчтем. Артык күп булганмы, белмичә эчкәнгәдер дим, егылганмын. Аны үзем хәтерләмим инде. Шул егылганнан соң икенче көнне өйгә чыктым...
Палатада бергә яткан яшь кенә малайлар бар иде. Берсенә – 30 яшь, икенчесенә дә 40 та юк иде дигәндәй. Реанимациягә алып төшеп киттеләр аларны. Шуннан кире палатага мендермәделәр... Әллә терелгәннәр, әллә үлгәннәр... Авыр булды! Сөйләгәндә үк тәннәрем чемерди!
Өйдә дә дәвалануны туктатмадым: дарулар эчтем, уколлар кадаттым. Әллә шуның файдасы, әллә яшәргә теләгем чамадан артык булды, Аллаһка шөкер, исән калдым. Менә хатынны гына саклап калып булмады. Китте ул. Минсез китеп барды.
Хәлил абыегыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев