Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хәния Фәрхи миңа: “Синең турында китап язам, чөнки син күргәннәрне сөйләп кенә бетерелек түгел», – дия иде.

Хәния апа: «Чулпан, елама. Үзеңне кара. Сакла. Безгә яшәргә кирәк», – дип тормышка дәрт, иҗатка илһам уятты.

Газетабызда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында истәлекләр бастыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз – флейта һәм саксафонда уйнаучы талантлы музыкант Чулпан Адиатуллина. Ул Чаллы кызы, мәктәптән соң, музыка училищесын тәмамлаган. Җиде ел Гөлдания Хәйруллина төркемендә, аннары сигез ел «Бәйрәм» ансамблендә эшләде. Бүгенге көндә Тукай районы Круглое поле бистәсе клубында сәнгать җитәкчесе вазифасында хезмәт куя. Балаларда музыкага, җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли.  

– Чулпан, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамбленә ничек килеп эләктегез?

– Мин ул вакытта Гөлдания Хәйруллина төркемендә музыкант булып эшли идем. Хәния апа безнең чыгышны телевизордан күргән дә, минем флейтада һәм саксафонда уйнавымны ошатып,  үзе белән эшләргә чакырды. Бу бик кызык булды. Концертларны алып баручы,  нәфис сүз остасы Зилә Шакирҗанова шаяртырга ярата иде. Бер көнне миңа Хәния Фәрхи шалтыратты. Мин аны Хәния апа булып сөйләшеп, Зилә шаяртадыр дип, башта игътибарга да алмадым. Хәния апа белән (Зилә  белән сөйләшкән кебек) кыланып кына сөйләштем. Икенче көнне Ришат Шәйхетдинов: «Чулпан, син ник Хәния апа белән җитди сөйләшмисең, ул сиңа шалтыраткан бит», – диде.  Шуннан соң гына үземә моң алиһәсе, Хәния Фәрхи шалтыратуын аңладым. Сөйләштек тә, мин «Бәйрәм» ансамбленә күчәргә булдым. 

– Моны Гөлдания Хәйруллинага ничек әйттегез?

– Гөлданиягә әйтергә курыктым, шуңа күрә башта Рөстәм Хәйруллин белән киңәшергә булдым. Ул: «Чулпан син бит бездән дәрәҗәлерәк җиргә, үсешкә китәсең. Без моңа шат кына, белеп тор, теләсә кайсы вакытта төркемгә кайта аласың», – диде. Шулай итеп мин легендар Хәния Фәрхи белән эшли башладым. Без бер-беребезне бер күрүдә үк ошаттык. Аңлашып, хезмәтебезне яратып башкардык. 

– Чулпан, гастрольләр графигы тыгыз булу сәбәпле, бер яшьлек балаң вафат булгач, аны җирләргә кайта алмадыгыз. Моның өчен Хәния апага үпкәләмәдегезме?

– Юк. Ул күңелсез вакыйга Хәния апаның җитди чыгышы белән бер көнгә туры килде. Хәния апа: «Чулпан, үтенеп сорыйм, син бүген миңа бик кирәк», – диде. Чөнки мин ул вакытта музыкант булып кына эшләмәдем, примадоннабызның чәчен дә ясый идем. Баламны җирләргә кайта алмавым авыр булса да, мин Хәния апага рәхмәт кенә укыдым. Чөнки ул мине яраларым яңарудан, борчылудан, илереп елаудан саклап калды бит. Газиземне җир куенына салуны күреп илереп елаган булыр идем. Балабызны ирем соңгы юлга озатты. Ул да безне ачуланмады. Ә Хәния апа: «Чулпан, елама. Үзеңне кара. Сакла. Безгә яшәргә кирәк», – дип тормышка дәрт, иҗатка илһам уятты. Аллаһы боерса, синең турында китап язам, чөнки син күргәннәр, минеке янында бик аз», – дия иде. 

– Нигә алай әйтте?

–  Моннан 22 ел элек мин әти-әниемне югалттым. Әнигә  47, әтигә 53 яшь вакытта Әҗмәкәй авылы янындагы тауда юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, вафат  булдылар. Без апам белән икәү генә калдык. Хәния апа белән Габделхәй абый әти-әнием кебек, мине үз балаларыдай кадерләп, җил-яңгырдан, куркыныч кешеләрдән саклап йөрттеләр... 

– Ул куркыныч кешеләр кемнәр иде?

– Бервакыт «Бәйрәм» ансамбле белән Самара, Тольятти шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Ул – бандитлар күбәйгән вакыт иде. Минем яшь, чибәр чак. Берсенең миңа күзе төшкән... Габделхәй абый шуны сизеп, концерттан соң мине төнлә кунакханәнең янгын куркынычсызлыгы баскычыннан чыгарып, гармунчы Фәндүс белән икенче җиргә илтеп урнаштырды. Мин моны башта аңламадым. «Габделхәй абый, мин тырыштым, тәртип бозмадым бит. Нишлисез?», – дим, ул: «Соңыннан белерсең», –  диде. Икенче көнне Хәния апа миңа бер ирнең мине үзенеке итәргә теләгән булуын әйтте. Габделхәй абый мине аңардан саклап калган икән. Ул үзенең хезмәткәрләрен беркайчан да беркемнән дә рәнҗеттермәде. Гадел, таләпчән һәм кайгыртучан җитәкче булды. Кирәк өчен генә орышты. 

– Чулпан, сез Хәния апа белән генә түгел Габделхәй абый белән дә уртак тел таптыгыз бит?!

– Без бер гаилә булып яшәдек дисәм дә, хаталанмам. Габделхәй абый кая да булса барганда мине Хәния апа янында калдырды. Чөнки Хәния апаның иҗади эше күп булганга, ул авылга еш кайта алмый иде. Габделхәй абый безне тәмле әйберләр белән сыйлый, ул гомумән, хатын-кызга ни кирәген аңлый иде. Алия дә аны яратып, гел әтием дип торды. Үзем әни булгач кына мин Габделхәй абыйның кырыслыгын, гаделлеген аңладым. Ул эш өчен дә, коллектив өчен дә янып-көеп, фәкать яхшы булсын дип йөрде.

– Ә Хәния Фәрхи нинди җитәкче иде?

– Хәния апа 5 минут эчендә менә дигән программа эшләргә сәләтле җитәкче булды. Гомумән ул бар эшкә дә оста иде. Без Марсель Шәмсетдинов, Руслан Юсупов, Фәндүс Газизов,  Алмаз Гафуров һәм мин аның ни әйтергә теләгәнен күзләреннән һәм иреннәреннән аңлый идек.  

– Хәния ападан канәгать булмыйча «Бәйрәм»нән китүче музыкантлар да бар бит.

– Үз идеяләре белән легендар Хәния Фәрхигә каршы чыккан кешеләр китте инде. Кемнәр соң алар легендага каршы сүз әйтергә? Ул генералыбыз иде, ә без ул кушканча, ул теләгәнчә эшләргә тиешләр. 

– Репертуарга җыр сайлаганда киңәшә  идегезме?

– Әлбәттә. Ул гел: «Бу җыр ничек?» – дип бездән фикеребезне сорый иде. Аның үзе язган лирик җырлары аеруча матур иде. Ул җырларны бар күңеле белән җырлап, җырларында үзенең һәм тамашачыларының язмышын чагылдыра торган көчле, иҗади шәхес булды. Тормышын тулысынча иҗатка багышлады. Шуңа күрә аны тамашачылар яратты, бүген дә сагынып яшиләр. 

– Хәния апаның вафатын ничек кабул иттегез?

– Бу коточкыч хәбәрне миңа дустым, җырчы Гүзәл Идрисова-Бах җиткерде. Мин «Ничек» дип кычкырдым һәм шок кичердем. Елаудан балама сөтем бетте. Үзе китсә дә, Хәния апа миңа гомерем буена җитәрлек рухи көч, тормыш дәресләре биреп калдырды. «Елама, уфтанма. Үзеңне кара. Матур киен, бизәнеп йөр. Син матур кыз», – диде. Мин авылда яшәсәм дә, урамга бизәнмичә чыкмыйм. Легендар шәхес Хәния Фәрхинең тормышымда булуы мине  бәхетле итте, чөнки ул мине дөрес яшәргә өйрәтте. Хәзер мин тормыш авырлыкларына бирешмичә яшим. Ансамбльгә йөрүче балаларым шәһәр, республика, ил күләмендәге бәйгеләрдә җиңәләр. «Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яулыйлар. Бу уңышларым өчен мин гомерем буе Хәния апага рәхмәтлемен. 

– Легендар Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Аның исемен мәңгеләштерү өчен Габделхәй абый да, туган ягында да шактый күп эш башкарылды. Хәния апабызны оныттырмаганыгыз өчен «Шәһри Чаллы» газетасына,  сезгә рәхмәт. Язмаларыгызны укып барам. Гасырларга бер туа торган Хәния Фәрхи кебек талантлы шәхесләрне онытырга хакыбыз юк. Ул татар җырын, татар телен саклауга зур өлеш кертте.  

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ 

Фото Алия Гәрәевадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч

2
X