Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • ЯЛГЫЗЛЫК

    Кызганыч, мин героинямның исемен үзгәртергә тиеш. Чөнки ул үзе хакында язуымны теләми. Әмма мин язам, башкаларга гыйбрәт өчен язам.

    Менә ярты сәгатьләп Нурдидә әбиләрнең капкасын кагам. Эчтә буылып-буылып эт өрә. Нурдидә әбинең апасы Рауза ханым миңа дөньядагы иң кәбахәт сүзләрне яудыра. Тик капканы ачмый. Әле өйгә кайнар су алырга кереп китте, ул чыкканчы китмәсәм, өстемә сибәчәк.
    Нурдидә апа ишетми. Дөм тынлыкта унбиш еллап инде ул. Моңарчы без аның белән язып кына аралаша идек. Хәер, анысын да аралашу дип атап булса. Алай да, ярап торган булган икән әле. Хәзер бу мөмкинлек тә юк. «Күзләрем томанлы, әйберләрне чак аерам», – дип йөргән Нурдидә әби быел кыш өстеннән бөтенләй сукырайды.
    Күзләре күргәндә ул редакциягә килгәләп йөрде. Без биреп җибәргән журнал, үзе яздырып алган газеталары дөнья белән ике арадагы бар элемтәсе иде аның. Ишетмәгән кешегә телевизор карау яки радио тыңлаудан ни кызык бар соң? Хәзер караңгы һәм тып-тын дөньясында япа-ялгызы ул. Бөтен дөньясында бер ялгызы. Этле-мәчеле яшәгән шушы Рауза апасын һәм апасының балаларын исәпләмәгәндә, беркеме дә юк.
    Балачагы сугыш елларына туры килмәгән булса, ул да оныклар сөеп, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәр иде дә... Өч туган – өч кыз авыл чирәмендә тәгәрәшеп кенә үскәндә сугыш башлана. Нурдидә апага өч кенә яшь булса да, әтисенең сугышка чыгып киткән көнен аз гына хәтерли кебек ул. Фронтка китәсе ирләрнең җигүле атта авылдан чыгып киткәннәрен, әтиләренең, өзелеп: «Китәм инде каласыз. Сагынганда төсем итеп балаларга карарсыз», – дип җырлаганы да хәтерендә шикелле.
    Нурдидә әби бик әкрен сөйләшә, миңа ирешкән өзек-төтек иҗекләрдән күзалдымда бу гаилә кичергән коточкыч фаҗига гәүдәләнә. «Әти Суслонгерга эләгә. «Андагы солдатлар ачтан кырыла икән, өсләренә дә, аякларына да юк, яланкул белән кышкы суыкта агач кисәләр», – дигәч, әни аркасына капчык асып, бер-ике тапкыр әтинең ашарына һәм кияренә илтеп кайтканын беләм. Ә бер баруыннан әни кайтмады. Ничек эләккән ул поезд астына – беркем белми. Бәлки, аркасындагы капчыгына кызыкканнардыр, шуны бирмәс өчен тартышканда егылды микән? Әнинең дә, әтинең дә каберләре билгесез».
    Өч ятимне әбиләре үстерә. Инде аякка бастык, тормыш рәтләнер дип көткәндә, кабат бәхетсезлек – ут чыгып, өйләреннән кара кисәү генә кала.
    Хәзер мин капкасын каккан ихатадагы ике яклы агач йортны янгыннан соң барысы бергә тырышып күтәргән. Бер якта – Рауза апа белән җизниләре, бер якта – икенче апасы белән Нурдидә әби яшәгән. Бүген әби булса да, теге чакта ул да чибәр, чая кыз булган ла. Кияүгә чыкмый калуының сәбәбен чиренә сылтый, врачлар кияүгә чыгарга ярамый, диделәр, ди. «Бергә яшәгән апам исән булганда болай ук кыен түгел иде әле. Икәү бакчасын утырттык, икәү алдык. Хәзер ялгызыма бик кыен. Өйдә үлеп китәрмен дә, беркем дә белмәс, бозылып ятармын дип куркам». Стена аша гына Рауза апа яши. Ләкин апа белән сеңел арасыннан әллә кайчан «кара мәче» узган. Берсе: «Ул бит горур. Мине дә, минем балаларымны да кешегә санамый. Элек без кирәк түгел идек бит, хәзер кирәк булдыкмыни?» – дисә, Нурдидә әбинең үз сылтавы: «Әйберләремне урлыйлар, мин югында кереп, актарынып йөриләр...»
    Ишектә кырык йозак. Бер кул белән моның кадәр йозакны ачып керүе Нурдидә әби өчен мең газап. Бер кул белән, чөнки, икенче кулы гипста. Сукыр һәм чукрак булуы өстенә, бер кулсыз да әле ул хәзер. «Кара, суыткычымны нишләткәннәр!» Күрәсен күргән, Нурдидә әбинең үзе белән бергә картайган иске «Свияга»ның резинкасы тузып, магнит кисәкләре ишек яңагына чыгып тезелгән. Ишеге ачылып китмәсенгә әби аны бау белән буып куйган. Ишеттерергә тырышып, бар көчемә колагына кычкырам: «Кеше гаепле түгел, резинкасы ярылганга шулай». Аның килешәсе килми: «Алар яргандыр, үзе ничек ярылсын икән?»
    Өйдә салкынча. Газ казаны бик иске булгач, Нурдидә әби аны сирәк кабыза. Өй кечкенә, казанның суы хәзер кайнап чыга, әнә шулай әле кабызып, әле сүндереп, Нурдидә әби аның янында сакта тора.
    Килүемнең сәбәбе – әбинең суы беткән. Рауза апа ягында су булса да, бу якка торбалар сузылмаганга Нурдидә әби суны чишмәдән ташый. «Биш литрлы унике шешә сыешлы кул арбам бар иде. Тегеләр ваткан», – ди. Әле дә чыдаган икән әле, дим, инде тәмам череп, тотар җире дә калмаган арбаны күргәч. Урамда буран. Юеш кар бөртекләре машина тәрәзәсенә сылана. Чишмә белән Нурдидә апалар торган йорт арасы биш чакрымлап булыр.
    Эшкә баргач, ул яшәгән җирлекнең социаль яклау бүлегенә шалтыратам. Кеше болай интегергә тиеш түгел! Без бит цивилизацияле дәүләттә яшибез.
    Бушка социаль хезмәт күрсәтү өчен аның пенсиясе нәкъ 300 сумга артыграк. Ким булса да, социаль хезмәткәр генә Нурдидә әбинең тормышын җайлый алмас иде. Ишетмәгән дә, күрмәгән дә кеше белән ничек аңлашасың? Әле аның янына үтә дә алмыйсың – капка какканны да, тәрәзә шакыганны да ишетми бит ул. Бүген әле ул капшана-капшана булса да үзен-үзе йөртә. Тиздән аңа сиксән тулачак. Мин аның алдында ике генә юл күрәм – йортын ябып, картлар йортына сыену яки туганнары белән араны җайлау. Әлегә Нурдидә әби беренчесен дә, икенчесен дә кабул итми.

     

    http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7997

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: