Шəhри Чаллы

"Яшьлегебезнең иң рәхәт чакларын кайнана белән кайната йортында изелеп уздырганыбызга бик үкенәм"

Ирем – ата-анасының төпчек улы. Абый-апалары читкә китеп урнашып беткән, өйдә шактый олы яшьтәге кайнана белән кайната гына калган иде.

 Рөстәм белән икебез бер авылдан, әти-әниләребез дә гомергә бер-берсе белән аралашып яшәсәләр дә, картлар мине әлләни хөрмәт иттеләр дип мактана алмыйм. Егылып китеп, шатланып каршы алучы да булмады. Тормыш иткәндә чыраема бәреп әйтмәсәләр дә, килен кешенең ким кеше икәнен һәрвакыт сиздереп тордылар. Эшкә китәр адыннан иртәрәк торып сыер саварга, көтүгә куарга, су ташып калдырырга, савыт-саба юып өлгерергә кирәк.

Әле монысы болай гына, эш түгел, вак-төяк дип исәпләнгәне генә. Без, авыл кызлары аның-ишегә кечкенәдән ияләшкән анысы. Эшкә ничек тә түзәсең инде ул. Кайнатаны да әллә ни йомшак кеше дип әйтә алмыйм, әмма кайнананың усаллыгы галәмәт булды инде. Шушы яшькә җитеп һаман агуын чәчәргә ничекләр хәлләре табылды икән дим. Үзеннән узып көтү кайтканда капка ачып торырга да ярамады инде. Башта ул әйтергә тиеш иде. Әйтеп өлгергәнче барып ачсаң: “Үзеңне хуҗа итеп тойдыңмы?" – диячәк, әйткәнен көтеп торсаң: “Ник ялкауланып, авызыңны ачып йөрисең? Көтү кайтыр вакыт җитте бит!" – дип битәрләр иде. Аның вакчыллыгы үзәккә нык үтте инде. “Су чиләген яхшылап юдыңмы?”, “Идән чүпрәген коймага чайкап элеп куйдыңмы?” – санап бетергесез алар.

Теңкәгә иң тигәне – ир белән йокларга ирек бирмәве булды. Утларны сүндереп кереп яту гына була, менә тотыналар йөрергә! Юк сәбәпне бар итеп, Рөстәм белән без йоклаган якка йә берсе, йә икенчесе керә дә җитә генә бит! Болай да чаршау белән генә аерып куелган урын, селкенү түгел, сулышыңа кадәр ишетелеп тора. Күпме сорасак та, кайнана ишек куйдырмады, атагыз рөхсәт итми, гомер яшәгән йорт, нинди үзгәрешләр ул тагын, дип кыза иде. Менә шунда мөнәсәбәтләр ныклыгы сынала да инде. Без, әле генә өйләнешкән яшь пар, бер-беребезне яратабыз да кебек. Ә шулай да, Рөстәмнең катырак булмавы, җиң сызганып, үз йортында үзе теләгәнчә бүлмәсенә ишек тә кагып куя алмавы мине чыгарымнан чыгара иде. Ата-ана сүзеннән чыгарга ярамаганын да, калган барысын да аңлыйм. Әмма гел алай гына да яшәп булмый

бит инде. Хәзер шуларны уйлап искә төшерәм дә – шаккатам. Ничек яшәлгән дә, ничек балага узылган? Югыйсә, төне буена йөриләр иде бит. Кайберәүләр ананың мондый кыланмышларын көнчелек дип атый. Юк, килешмим! Көнчелек түгел иде бу. Ә нәкъ менә усаллык, кешегә кешечә мөнәсәбәттә булмау, тынычлыкта калдырып рәхәтләнеп ятмассыннар әле дигән әшәкелеге иде кайнананың. Менә китәбез, менә китәбез дип 10 елга якын гомер узып китте. Башта йорт салырбыз дип уйладык. Әмма бер авылда калсак, башка чыксак та тынычлыкта калдырмаслар, дигән уй ныклап кереп сеңде. Чөнки картлар елдан ел зәһәрләнә генә бардылар. Шуңа күрә бөтен кирәкле документларны җыйдым да, район үзәгенә ипотекага бастым. Рөстәмгә дә шартымны кабыргасы белән куйдым: минем белән торасың килә икән – китәбез. Юк икән – әниең белән яшәвеңне дәвам ит дидем. Фатир алып, аерым яшәвебезгә дә 6 еллап вакыт узып бара. Бер карасаң, үзебез генә, тынычлап калдык, рәхәткә чыктык сыман. Ул – хуҗа, мин – хуҗабикә. Ике балабыз үсеп килә. Күпме хыялланган аерым йокы бүлмәсе, каты гына ябыла торган ишеге дә бар. Ә шулай да, хәзер элеккеге дәрт юк.

Яшьлегебезнең иң рәхәт чакларын кайнана белән кайната йортында изелеп уздырганыбызга бик үкенәм. Ир кочагында нәкъ менә яшь чагында, әле генә өйләнешеп яши башлаганда рәхәт бит ул. Анннан соң тормыш баса, бала-чага мәшәкате тотына. Шуңа күрә яшьләргә баштан ук аерым яши башларга киңәш итәр идем. Хәзерге ата-ана элеккечә усал түгел хәзер. Кайнаналар да киленгә артык бәйләнми. Тегеләре дә, үз чиратында, сүз әйттерми, безнең ише мәми авыз түгел инде. Малаемны никадәр яратсам да, гаиләсе була калса, безнең белән яшәвенә каршы. Бүгенге көндә аерым фатир алырга акча юк анысы. Ә шулай да, алдан ук кисәтеп куйдым: өйләнә-нитә калсаң, хатыныңны безгә алып килмисең. Кеше баласын интектермә. Аерым яшәгез, дидем.

Резеда.

Фото: пиксабай

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: