Шəhри Чаллы

Язда һаман уйларым...

Чаллы татар дәүләт драма театрына ике дистә ел иҗади гомерен багышлаган артист Флүзә Касаеваның тәкъдир китабына сәнгать дигән олы юнәлеш зур хәрефләр белән язылып куелган булгандыр, мөгаен. “Чишмә иртәме – соңмы, барыбер үзенең юнәлешен таба,” – ди халкыбыз. Ә тырышлык һәм теләгебез безне кулыбыздан җитәкләп, вак-вак адымнар белән булса да, максатыбызга китереп җиткерә.

Язда һаман уйларым...

(Татарстанның атказанган артисты  Флүзә Касаева турында)

“Эх, йөгерә елларым,

Эх, борылып карадым.

Көзен яфрак коелса да,

Язда һаман уйларым...”

            Сәхнәдән талгын гына җыр агыла. Җырны башкаручы үзенең күңел халәтен тыңлаучыларына җиткерергә омтылылгандай, көйгә хисләрен дә кушып, йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлый. Театр артисты булмаса да, сәнгать дигән олы төшенчәгә хыянәт итмичә, шул юлдан киткән булыр иде ул. Чаллы татар дәүләт драма театрына ике дистә ел иҗади гомерен багышлаган артист Флүзә Касаеваның тәкъдир китабына сәнгать дигән олы юнәлеш зур хәрефләр белән язылып куелган булгандыр, мөгаен. “Чишмә иртәме – соңмы, барыбер үзенең юнәлешен таба,” – ди халкыбыз. Ә тырышлык һәм теләгебез безне кулыбыздан җитәкләп, вак-вак адымнар белән булса да, максатыбызга китереп җиткерә.

            ...Әтисе Әнвәрҗан абый гармунын сыздырып җибәрсә, тыпыр-тыпыр бии, очына-очына җырлый бәләкәй Флүзә. Алма битле түгәрәк кызының “концертлары” күңеленә чиксез рәхәтлек өстәсә дә, кызы “артист булам” дигән сүзләрне ешрак әйтә башлагач, ана кешенең карары катгый була: “Юк! Артистлык юлына китмисең! Аның тормышы да тормыш түгел, гаиләсен дә кора алмый, бәхетле дә була алмый!”

Әти – әни сүзеннән чыгарга күнекмәгән Флүзә, мәктәпне тәмамлагач документларын тәрбиячеләр әзерли торган бүлеккә илтә. Хезмәт юлын тәрбияче буларак башлаган кызның күңелен сәнгать дөньясы гел ымсындырып, үзенә чакырып тора. “Остабикә” ансамбленә йөрүләр, “Шатлык” яшьләр үзәгендә эшләү – аны баскычлап-баскычлап театр дөньясына илтүче юл була. “Шатлык” яшьләр үзәгендә эшләгәндә бик еш иҗади очрашулар оештыра ул. Очрашуларның берсенә ул вакытта Чаллы театрында баш режиссёр булып эшләүче Ренат Әюповны чакыра. Режиссёрның үткен карашы Флүзәнең янып торган күзләрендәге “Минем артистка буласым килә!”- дигән теләкне күрмичә кала алмый. “Әйдә, кил театрга эшкә!” – дигән тәкъдимнән кыз бераз каушап, югалып кала. “Укыйм шул әле мин...” – ди, ул аптырап, ни әйтергә дә белмичә. “Укып бетер дә, кил,” – ди, режиссёр, сүзне озакка сузмыйча.

Читтән торып укуны тәмамлагач та, театрга юл тота Флүзә. Карары нык, хәзер инде аны әнисенең сүзләре дә, берни дә туктата алмас кебек. Тик шулай да башында мең төрле уй, ә йөрәк исә, күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөп-дөп тибә. Режиссёр ярдәмчесе булып эшкә урнашкан Флүзәгә бәхет үзе елмая – Н.Гогольнең “Өйләнү” спектаклендә Фекла Ивановна роленә билгелиләр аны. Театрда иҗат итүче артист Илфат Камалиевның Мәскәүдә югары режиссёрлар курсын тәмамлагандагы диплом эше була ул спектакль. Дебютантлар Илфат та, Флүзә дә бик канәгать калалар үз эшләреннән. Тамашачы да бик җылы кабул итә. Яучы карчыкларга гына хас булган хәйләкәрлек тә, әрсезлек тә, кирәк чакта  салпы якка салам кыстырып җибәрү дә – барысы да чагыла образда, нәкъ менә Гогольнең китап битеннән сикереп төшкән Фекла Ивановна инде. Барлык тырышлыгын, осталыгын, йөрәк җылысын салып эшләгәнгәме – образ бик табигый, кызыклы килеп чыга. Бу Флүзә Касаева исемле  артистның беренче чирканчык алуы белән беррәттән, тамашачы һәм хезмәттәшләре алдында тоткан уңышлы зур сынавы да була.

Театр аны үз эченә бөтереп ала. Нинди генә роль бирелмәсен, зурмы ул яки кечкенәме – һәркайсына зур җаваплылык белән, теләп алына ул. Рафис Корбановның балалар өчен язылган “Патша кызы һәм җырчы” әкиятендәге Хәбир образы да истә калган. Актрисаның иң яраткан образларыннан берсе була ул. Ялкау, булдыксыз Хәбирнең үз сүзен сүз итә алмагач авыз күтәреп елап утыруы, балаларга гына хас самимилеге, беркатлылыгы, хәтта явызлыгы да тамашычыга кызыклы, һәм кире образ булуына карамастан, һич кенә дә нәфрәт хисләрен уятмый. Үзенең мөләемлыгын Хәбиргә күчереп, тамашачыдан да бу тискәре персонажны яраттыра  Флүзә. Балалар өчен куелган спектакльләр аның иҗатында аеруча зур урын алып торалар. Тәрбиячелек үзенекен итә, спектакльләр аша булса да, сиңа балалар тәрбияләргә язган икән дибез, кайвакыт, шаярып. Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әкиятендә Убырлының  бик тә ялкау, йокларга һәм көзгедән генә карап утырырга яратучы кызы Йокыбану, В.Әхмәтшин, З.Минһаҗеваның “Әтәч нигә кычкыра” мюзиклында Чуар тавык, В.Ирвингның “Мәхәббәт турында риваять” әкияте буенча эшләнгән спектакльдә Ябалак, С.Маршакның “Мияубикә кунак җыя” әкиятендә Чучка түтәй һәм башка образлар исемлеген зурлар өчен куелган спектакльләрдәге җитдирәк, саллырак образлары тулылындыра. Ф.Галиевнең “Корт” комедиясендәге Халисә, Т.Миңнуллинның “Саташу”драмасындагы Фәридә, “Без бит авыл малае” спектаклендәге Шамилә, Г.Камалның “Банкрот”ындагы – Мәликә, Р.Батулланың “Ярым ятларга кала” музыкаль комедиясендәге Сыңарсылу, Х.Ибраһимов, Р.Сәгъдинең “Кияү абый” комедия-водевилендәге Гөлҗиһан карчык, А.Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” лирик комедиясендәге Тәнзилә образлары – һичшиксез актрисаның иң уңышлы эшләреннән саналалар. Гомумән, режиссерыбыз Фаил Мирзаевич Флүзәне күбрәк комедия жанрында күрә. “Корт” комедиясендәге Халисә образы да шул хакта сөйли. Бар яңалыктан да хәбәрдар булырга теләгән, бик кызыксынучан, әрсез, озын телле авыл хатыны Халисә кебекләр кайсы гына авылда юк икән? Авылдашы Хәйдәрнең бәрәңге бакчасында корт булмау да эчен пошыра аның, авылдагы уңай вакыйга-яңалыклар да күңелен тырный, кыскасы, хөсетлек һәм көнчелек уты бөтен тамырларына үтеп кереп, дөньясын биләп алган. Вакытында туктап кала алмаган озын теле өчен дә эләгә инде үзенә иреннән. Күз төбен“бизәп” ялтырап торган фонаре шул хакта сөйли. Ләкин гайбәтче Халисәне беркем дә, берни дә туктата алмый, бу инде аның яшәү рәвешенә әйләнгән тормышы, көнкүреше. Флүзә Касаева башкаруындагы Халисә тамашачы алдына нәкъ менә шундый булып килеп баса. Аның авыз суларын корытып, тәмләп гайбәт сөйләгәнен күргән тамашачылар ирексездән үзалдына елмаеп куялар.

“Ул бит кичә иде”дәге Тәнзилә Халисәгә охшамаган. Аның ихтыяҗлары да, теләкләре дә үзгә. Күп кенә хатын-кызларга хас булганча, базарга чыкса дөньясын онытучы, тәмле ашарга яраткан, “көнче күбәләк” Тәнзиләнең дә казаны буш түгел икән ләбаса. Дусты Диләрә белән серләрен уртаклашканда ул бөтенләй башка яктан ачыла. Ваемсыз булып күренгән Тәнзиләнең дә эчендә җаны бар икән! Тәнзилә – Флүзә елый-елый өзгәләнеп зарын сөйләгәндә йөрәк кысылып, аны жәлләп куясың. Үзең дә сизмичә, аның өчен борчыла башлыйсың.

Актрисаның алдагы елларда иҗат иткән “Сигезле биюе”ндәге (авт.Р.Сабыр) Мәрьям исә, алдагы образларга бөтенләй капма-каршы. Тыйнак, басынкы, сабыр, һәр сүзен үлчәп сөйләүче Мәрьям күбрәк үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчене хәтерләтә. Шәһәр уртасында фатирда торучы Ләйлә белән сөйләшергә килә ул. Ләйлә  улының сөйгән кызы,  улы инде якты дөньядан киткән, Мәрьям берьялгызы  яши. Ләйләгә ярдәм кулын сузып, үзе белән бергә яшәргә чакыра. Шулай итеп, үзен дә, кызны да ялгызлыктан коткарып калмакчы. Флүзә башкаруындагы Мәрьям образы тамашачыда кызгану хисләрен тудыра. Аның хәленә кереп ярдәм итәсе килә башлый.

Төрле пландагы рольләр, берсеннән-берсе катлаулырак кеше язмышлары салына актер җилкәсенә. Араларында зыялы ханымнар да, авыл гайбәтчеләре дә, карчыклар да, иркә ханымнар да, судьялар да бар... Тормышта да Флүзәнең үзенә генә махсус атап куелган рольләре бар: ул сөйкемле, гади, аралашырга яратучан ханым, кызыклы әңгәмәдәш, Фәүзия апаның яраткан кызы, Рамил исемле тырыш ирнең уңган хатыны, Мәрьям исемле кечкенә кызчыкның газиз әнисе... Якыннарың янәшәдә булып, сине үсендереп һәм канатландырып торганда, гел җырлыйсы гына килеп тора икән. Флүзә дә, күңеленнән генә көйли-көйли, ничәнче кат инде шушы җырны башкара: “...Көзен яфрак коелса да, язда һаман уйларым...”

 

 

Миләүшә Имамова,

театрның әдәби бүлек җитәкчесе

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: