Шəhри Чаллы

Язмышы – китап язарлык

­Ха­рис абый бе­лән Фәүзия апа га­и­ләсендә төп­чек ба­ла бу­лып үскән Ру­ша­ния бу ка­дәр бәхетсез бу­лыр­мын дип, һич уй­ла­ма­ган­дыр, мө­га­ен. Кеч­ке­нә ва­кы­тын­да абый­сы Ай­рат та, апа­сы Гөл­наз да бик ярат­ты­лар аны. Әти-әнисе дә бәләкәчне сөеп туймады. Тик ул бәхетле балачак хәзер хатирәләрендә генә калды. Ру­ша­ни­я­нең ул ел­лар­ны ис­кә алырга теләге дә, вакыты да юк инде.

Кыз яшьтәшләре белән болыннарда уйнап үсте. Аннары туган авылында башлангыч белем алды. 12 яшендә яман чирдән әнисе үлеп китте.  Бу вакытта Гөлназ апасы Түбән Камага китеп урнашкан иде. Абыйсы, гаилә корып, Хабаровскида төпләнеп калды. Ул туган авылына җәйге ялда гына кайта иде. Рушания әтисе белән генә үсте. Урта мәктәптән соң техникум тәмамлады да туган авылы Кара Чишмәгә кайтты.

Үзеннән сигез яшькә олырак кешегә кияүгә чыккач, тормышы мәшһәргә әйләнде аның. Илдар Рушанияне санга сукмады. Күрше авылларда, район үзәгендә яшәүче башка хатыннар белән типтерде. «Бала тугач акылына килмәсме дип, хатын барысына да түзде. Тик беренче уллары Азамат дөньяга аваз салгач та Илдар үзгәрмәде, гаиләсен ташлап, читтә йөрүен дәвам итте. Рушания сабыеның сау-сәламәт булып үсүенә генә сөенеп яшәде. Азаматка ике яшь тулып киткәч, Самат туды. Авыл җирендә ике бала белән тормышны алып бару җиңел түгел. Әле ярый мал-туарны карарга әтисе Харис, малайларны тәрбияләргә кайнанасы Роза булышты.

Түбән Камада яшәүче Гөлназ апасы үзе дә ярдәмгә мохтаҗ иде. Аның ире Рөстәмне машина урлауда гаепләп, төрмәгә утырттылар. Хатыны берсеннән-берсе кечкенә балалар белән тулай торакта калды. Харис абый кызларына ничек тә ярдәм итәргә тырышты. Каймагын, сөтен, катыгын алып, атна саен Түбән Камага барды. Гөлназ авыр тормыштан сыгылып төште, сәламәтлеге какшады. Төрле табибларга йөргәннән соң аңарда дәваланмый торган чир барлыгын ачыкладылар. Балалар хәсрәте имәндәй нык Харис абыйны да аяктан екты. Йөрәк өянәге белән бер ай хастаханәдә ятканнан соң, вафат булды.

Бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре белән Рушания япа-ялгызы калды. Ярдәмгә мохтаҗ апасын үзе янына алып кайтты. Аны булдыралганча тәрбияләде, теләгән ризыгын пешереп ашатты, урын-җире чиста булды. Вафат булгач, авылдашлары белән бергә соңгы юлга озатты, өчесен, җидесен укытты. Абыйсы исә сеңлесен җирләргә дә кайтмады. Ярый әле бу вакытта уллары кул астына кереп, йорт эшләрендә булыша башладылар.

Еллар узса да, Илдарга акыл кермәде. Хатынына булышмады да, аерылырга да рөхсәт итмәде. Колхоздан сатып алган «КАМАЗ»ы белән йөк ташыды, ерак юлларга һәм чит хатыннар янына йөрде. Кайтып юк-барга тавыш куптарды. Әнисен, туганнарын да тыңламады. Якыннарының гына түгел, үзенең дә нервлары какшады аның.

Бер вакыт Оренбург якларына чыгып киткәч, федераль трассада Илдарның «КАМАЗ»ына зур тизлек белән җиңел машина килеп бәрелә. «Жигули»дагы өч кеше дә вафат була. Тикшерү җиңел машинадагыларның барысының да исерек булуын ачыклый. Әлеге фаҗигадә Илдарның гаебе юк иде. Шулай да ир үзенә тынычлык тапмады. «Сез берегез дә хәлемне аңламыйсыз. Кан эчендә үлеп яткан өч кеше күз алдымнан китми бит», – дип ул бөтенләй чирлегеә әйләнде. Хатыны һәм балалары өчен тынгысыз төннәр башланды. Илдар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кулына бау алып чыгып китә торган булды.  Өйдәгеләр аны аны чиратлап сакладылар. Суд һаман гадел карарын чыгармады.

Җәйге бер көндә Кара Чишмәгә ике яшьлек кыз бала ияртеп, зур сумка тоткан бер хатын кайтып төште. Ул, кибеткә кереп, Илдарларның кайда яшәвен сорады. Кунаклар килгәндә Рушания балалары белән үзе генә иде.

– Мин – Гөлсинә. Илдар: «Сине яратам, сиңа өйләнәм», – дигән иде. Бала тугач та, шул сүзләрен кабатлады. Тик ярты еллап инде килгәне дә юк. Бу – безнең мәхәббәт җимешебез – Алсу, – дип үзе белән таныштырды.

Рушания иренең азгынлыгын белә иде инде, тик бу хатынның тотнаксызлыгы аны гаҗәпләндерде. Ул, ишек алдына чыгып, кесә телефоныннан Илдарга шалтыратты. Үзләрендә кунаклар барлыгын әйтте. Ә ир Гөлсинәне белми дә булып чыкты.

«Илдар Себердә командировкада. Ул сезне белми дә», – дип көтелмәгән кунакларны чәй эчерде хатын. Бу сүзләр Гөлсинәне чыгырыннан чыгарды. «Ничек инде белми, без бит аның белән беренче тапкыр Түбән Камада очраштык. Синең белән талашкан вакытларында ул миңа килеп яшәде. Рушаниядән туйдым, үзең кебек матур кыз тудырсаң, сиңа өйләнәм диде. Мин ахмак, шуңа ышанып, бәби алып кайттым. Илдар, кызым булса, Алсу кушар – идем, дигәч, балама шул исемне бирдем», – дип үзенең тормышы турында сөйләде. Төнгә каршы яшь балалы хатынны куып чыгарып булмый бит инде, Рушания кунакларны кунарга калдырды. Балалар йоклагач, ике хатын төне буена сөйләшеп чыктылар.

Рушания баланы ятим итү яклы түгел иде: «ДНК анализы Алсуның Илдарныкы икәнлеген ачыкласа, мин каршы түгел. Улларым да сеңелләрен яратырлар. Алар зурлар инде. Илдар кайсыбызны сайлар, анысы аның эше», – диде ул Гөлсинәне озатканда. Бу вакытта аның карынындагы сабыена биш ай иде. Кызыбыз тугач, иремнең тормышка карашы үзгәрмәсме дигән өмет тә бар иде аңарда.

Казанга ДНК үткәрергә Гөлсинә, Рушания, Илдар бергә бардылар. Анализлар Алсуның Илдар кызы булуын күрсәтте. Бер атна чамасы ике ут арасында янганнан соң, ике баласын, йөкле хатынын калдырып, ир шәһәргә китеп барды. Рушаниянең кызы җитлекмичә туды, бала ике ай Казанда хастаханәдә ятты. Әтисе аны күрүне дә кирәк дип тапмады. Табибларның кырыктан соң бала табарга киңәш итмәүләрен хәзер генә аңлады бәхетсез хатын. Аның сабые үсештән бик нык артта калды. Сигез аен тутырса да, авырлыгы биш килограммнан артмады. Абыйлары 8-9 айдан тәпи йөреп киткәннәр иде, Әминә әле утыра да алмый. Илдар шул китүеннән авылга кайтмады. Әнисен соңгы юлга да аннан башка гына озаттылар. Озак тормады, ул үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: