Шəhри Чаллы

Йөрәгенә ук булып кадалды

Ял­гы­шу­ын аң­ла­ды – ба­ла­ның ни га­е­бе бар иде мон­да?!

(Бул­ган хәл)

Ка­дер­ле­сен мәң­ге­лек­кә югалт­кан ке­ше­нең йө­рә­ге­нә баш­та кы­рык шыр­пы ка­да­ла, ан­на­ры әк­рен­ләп утыз ту­гы­зы тө­шеп бе­тә, ә бер­се – го­мер­лек­кә җан­да сыз­лар­га ка­ла ди­ләр. Фи­рү­зә дә йө­рә­ге­нә уел­ган ти­рән яра бе­лән ел ар­ты ел уз­дыр­ды. Ә бит алар­ның мә­хәб­бә­те әки­ят­тә­ге ке­бек ма­тур баш­лан­ган иде. Әти­се кар­шы төш­мә­гән бул­са, бә­хет­ле га­и­лә бу­лып яшәр­ләр иде ... Ул ел­лар­ның авыр­лы­гын үзе ге­нә бел­де ул. Аның ха­лә­тен ба­ры үзе шун­дый хәл­дә кал­ган­нар гы­на аң­лый­дыр, мө­га­ен. Ин­де шак­тый күп ва­кыт уз­са да, яшь­ле­ген­дә­ге ул ва­кый­га­лар­ның кыз­ның кү­ңе­лен­нән чык­ка­ны бул­ма­ды. Ят­са да, тор­са да, кая гы­на бар­са да, йө­рә­ген би­ма­за­лап, яр­сы­тып тор­ды. Тик ниш­лә­сәң дә, су­лар үр­гә ак­ма­ган ке­бек, үт­кән­нәр­гә дә ки­ре кай­тып бул­мый шул.

Уй­ла­рын­нан ары­нып, йо­кы бүл­мә­се­нә күз сал­ды ха­тын. Йок­лый икән, уян­ма­ган әле Ай­дар. Го­мер­лек яра­сы, са­гы­шы, мә­хәб­бә­те дә, әле­ге дә ба­я­гы, шул Ай­дар иде. Ха­тын ка­дер­ләп ир­нең өс­те­нә яп­ты, маң­га­ен­нан, бит оч­ла­рын­нан үбеп ал­ды.

Зал­да­гы ди­ван­га чы­гып утыр­ды да, ка­бат яшь­ле­ге­нә “кит­те” Фи­рү­зә. Ай­дар бе­лән җәй кө­не су ко­ен­ган­да та­ныш­ты алар. Егет кыз янын­нан су чәч­рә­тә-чәч­рә­тә йө­зеп кит­те... Кыз аңа “Ка­рап, йөз егет!” – дип кыч­кы­рып кал­ды.

Егет кы­ла­ну­ын ка­бат­ла­ды, әм­ма үзе­нең кү­зе гел кыз­да иде. “Бу ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш”, – ди­гән уй бе­лән Фи­рү­зә ти­рә­сен­дә бө­те­рел­де. Яр­га чы­гып утыр­гач кы­на сөй­лә­шеп кит­те­ләр. Сүз­ләр сүз­гә ял­ган­ды, ка­раш­лар якы­най­ган­нан-якы­най­ды. Күп­ме­дер ва­кыт­тан соң алар ин­де күп­тән­ге та­ныш­лар сы­ман рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шеп уты­ра­лар иде.

Кич бе­лән клуб­та оч­ра­шыр­га сүз ку­еш­ты­лар. Егет сү­зен­дә тор­ды – сөй­лә­шен­гән ва­кыт­ка мо­то­цикл бе­лән ки­леп җит­те. Ай­дар Фи­рү­зә­гә оша­ды. Бер кү­рү­дә га­шыйк бул­дым ди­ю­лә­ре шу­шы бу­ла тор­ган­дыр ин­де. Егет икен­че көн­не дә, ан­нан соң да кил­де. Әле­ге оч­ра­шу­лар­ны кыз кө­теп ал­ды. Алар көн дә ка­бат­лан­ды. Го­му­мән, алар­ның ике­се өчен дә бик ка­дер­ле, якын һәм бә­хет­ле миз­гел­ләр иде ул. Кай­бер көн­нәр­дә, егет­нең бо­е­гып ка­луы гы­на кыз­ны бор­чу­га сал­ды. Үзен­нән со­рар­га кый­ма­ды. “Ярат­мыйм, баш­ка­ны оч­рат­тым”, – ди­сә?!

Сә­бәп исә бө­тен­ләй баш­ка­да иде. Әйт­мә­сә­ләр дә, кү­ре­неп то­ра: кыз бай га­и­лә­дән. Әти­сен нин­ди­дер җи­тәк­че ди­ләр, әни­се ра­йон­да дан­лык­лы Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы. Ай­дар кем? Га­ди кол­хоз­чы га­и­лә­сен­нән: әти­се трак­тор ияр­ли, әни­се фер­ма­да сы­ер са­ва. Эне­се џђм сең­ле­се бар. Йорт-җир­лә­ре ке­че­рәк ке­нә. Тө­зек­лән­де­рә­се урын­на­ры да бик күп. Ай­дар тех­ни­кум тә­мам­ла­ган. Ки­лә­чәк­тә тө­зү­че бу­лып эш­ләр­гә җы­ен­са да, әле­гә кол­хоз­да төр­ле эш­ләр баш­ка­ра. Ә Фи­рү­зә әни­се һө­нә­рен сай­ла­ган – укы­ту­чы бу­лып эш­кә кай­тыр­га әзер­лә­нә.

Кыз­ла­ры­ның кем бе­лән оч­ра­шу­ын бел­гәч, Фи­рү­зә­нең әти-әни­се өй­дә зур та­выш куп­тар­ды. Имеш, җи­теш тор­мыш­та үс­кән кыз ни­чек шун­дый егет­кә ка­рый ал­ган?! Бу мөм­кин тү­гел. Ки­лә­чәк­тә алар­ны яр­лы, ак­ча­сыз, бә­хет­сез тор­мыш кө­тә. Ба­ла­ла­ры ту­са ак­ча­сыз­лык­ка ки­леп те­рә­лә­сең­не көт тә тор. Әти-әни­се­нең но­ты­гын­нан кыз­ның ко­лак­ла­ры тын­ды, хәт­та бу дөнь­я­да яши­се дә кил­ми баш­ла­ды.

“Без си­не аңа ки­я­ү­гә бир­ми­без, алар­ны ни­чек ку­нак­лар­га, ту­ган­нар­га, дус­лар­га күр­сә­тик?! Шу­ны уй­ла­дың­мы? Без си­не хә­ер­че га­и­лә­се өчен үс­тер­мә­дек, әнә Фә­рит­нең улы Зөл­фәт си­ңа күп­тән га­шыйк бу­лып йө­ри. Әгәр дә со­рап ки­лә­ләр икән, бү­ген үк аңа ки­я­ү­гә би­рә­без. Ә нин­ди­дер Ай­дар исем­ле урам ма­ла­е­на би­рер кы­зы­быз юк. Бү­ген­нән өй­дә уты­ра­сың!” – ди­де әти­се Ха­рис Зә­ки­е­вич.

Оч­ра­шу­га дип кил­гән егет, ачык тә­рә­зә­дән ише­тел­гән сүз­ләр­дән соң, өн­сез-тел­сез кал­ды. Бо­ры­лып ки­тү­дән баш­ка ча­ра­сы да юк иде аның.

Шун­нан соң алар баш­ка оч­раш­ма­ды. Ай­дар да, кү­ре­шү эз­ләп, ка­бат ки­леп йөр­мә­де. Кыз­ның әти­се әйт­кән­нәр аның йө­рә­ге­нә ук бу­лып ка­дал­ган иде. Егет ба­шы бе­лән гарь­ле­ген­нән хәт­та ела­ды Ай­дар. Югый­сә, ул тәр­тип­сез тү­гел, эч­ми, тарт­мый, спорт бе­лән шө­гыль­лә­нә, са­бан­туй­ла­ры ба­ты­ры бул­ды. Ки­лә­чәк­кә план­на­ры зур. Янын­да сө­ек­ле­се бул­са, ул тау­лар кү­че­рер­гә әзер. “И-их, Фи­рү­зә, ми­нем өчен яра­тыл­ган яр тү­гел­сең икән бит! Яр­лы бул­са соң?! Яр­лы дип, мох­таҗ­лык күр­ми­ләр әле. Күп­ләп мал то­та­лар, та­вык-че­беш, каз-үр­дәк ас­рый­лар. Әти­лә­ре­нең эш­тән кал­га­ны юк, исе­ме-рә­се­ме мак­тау так­та­сын­нан төш­ми. Әни­се дә ал­дын­гы­лар рә­тен­дә йө­ри. Бул­га­нын җит­ке­рер­гә ты­ры­шып го­мер итә­ләр. Ул­ла­рын бе­лем­ле ит­те­ләр. Ил­дә чып­чык үл­ми, ди­ләр, ач утыр­ган­на­ры юк, яла­нөс йөр­ми­ләр. Бар ке­ше дә хан са­ра­ен­да яшә­ми бит ин­де. Ай­дар шу­лай үз өен­дә моң­лан­ды.

Икен­че як­та – кыз... Күп­ме йо­кы­сыз төн­нәр, са­гыш­лы көн­нәр бер­сен-бер­се алыш­тыр­ды. Лә­кин ка­вы­шыр ча­ра гы­на кү­рен­мә­де. Ай­дар үзал­ды­на бик ях­шы йорт җит­ке­рү­не мак­сат итеп куй­ган иде.

Ә кыз йор­тын­да туй­га әзер­лек баш­лан­ды. Ки­яү бу­лып алар бу­са­га­сын­нан ат­лап ке­рү­че егет Зөл­фәт иде.

Яра­та­сың­мы, йө­рә­ге­ңә якын яр­мы, дип, Фи­рү­зә­дән со­рап то­ру­чы бул­ма­ды. Иң мө­һи­ме ке­ше­ләр­гә күр­сә­тер­лек бит ки­яү. Үз­лә­ре бай, бе­лем­ле, ул­ла­ры да әти­се юлын­нан кит­те җи­тәк­че. Ае­рым яшәү өчен күз явын алыр­лык йорт кө­теп то­ра. Ки­лен тө­шәр дә, бер­нин­ди мох­таҗ­лык күр­ми­чә яши баш­лар. Зөл­фәт нәкъ алар те­лә­гән ки­яү иде. Һәр­хәл­дә, ата ке­ше шу­лай фи­кер йөрт­те. Фи­рү­зә дә бу ка­рар бе­лән ри­за­лаш­ты. Күз яшь­лә­ре аша бул­са да Зөл­фәт­нең ха­ты­ны бу­лыр­га ки­леш­те. Туй да гөр­ләп уз­ды.

Ә Ай­дар бө­тен­ләй­гә авыл­дан чы­гып кит­те. Үзе­нә кал­са, тө­зе­леш өчен ак­ча эш­ләп кай­ту иде мак­са­ты. Туй ди­гән­нән, ике як та сы­на­тыр­га те­лә­мә­де: кыз ягы ях­шы бир­нә әзер­лә­де – яңа йорт өчен җи­һаз­лар бү­ләк ит­те, ә егет ягы – ма­ши­на һәм җы­лы як­ка юл­ла­ма әзер­лә­гән иде. Тик бо­лар­ның бер­се дә Фи­рү­зә­нең йө­рә­ген эрет­мә­де.

Ки­ре­сен­чә, сөй­гә­нен­нән мәң­ге­гә ае­ры­лу­ын көн­нән-көн ныг­рак аң­ла­ды ул. Га­и­лә тор­мы­шы аңа бер рә­хәт­лек тә бир­мә­де. Ул үзен ал­тын чит­лек­тә ка­на­ты ка­е­рыл­ган кош итеп хис ит­те. Ире бе­лән те­ләр-те­лә­мәс ке­нә тү­шәк­кә ят­ты, сал­кын­лык күр­сәт­те. Зөл­фәт­кә бу бер дә оша­ма­ды, бил­ге­ле. Көн ту­ды­мы өй­дә та­выш куп­ты. Ха­тын­ның кү­ңе­ле бер­ни­гә дә ят­ма­ды. Аның бар дөнь­я­сын Ай­дар би­ләп ал­ган иде, күз ал­дын­да гел аның су­рә­те ге­нә тор­ды. Ал­тын-кө­меш тә, бай­лык та, яшә­гән хан са­рае да ха­тын­ны кы­зык­сын­дыр­ма­ды.

Ә Зөл­фәт кай­тып кер­мә­де, гел эшен­дә тот­кар­лан­ды. Ха­ты­ны­ның би­та­раф­лы­гы, йорт­та­гы ки­е­рен­ке ха­ләт ир­не бик тиз туй­дыр­ды шул. Зөл­фәт Фи­рү­зә­гә тиз ара­да ал­маш тап­ты. Әле­ге хә­бәр­не ха­тын­га бик тиз җит­кер­де­ләр. Бу ва­кыт­та йө­рә­ге ас­тын­да яңа җан ярал­га­нын той­ган иде Фи­рү­зә. Ире­нә әй­теп тор­ма­ды, ба­ла­сын тө­шер­теп кайт­ты. Со­ңын­нан, төш­лә­ре­нә бик ма­тур са­бый ке­реп би­ма­за­лый баш­ла­гач, бик үкен­де, лә­кин соң иде шул.

Ял­гы­шу­ын аң­ла­ды ба­ла­ның ни га­е­бе бар иде мон­да?! Хо­дай баш­ка ба­ла бир­мә­де аңа. Ир бе­лән ха­тын су­гы­ша-та­ла­ша го­мер ит­те. Зөл­фәт сук­кан­да Фи­рү­зә дә җа­вап­сыз кал­мас­ка ты­ры­ша иде. Тор­мыш­ка бул­ган үчен ирен­нән ала­сы кил­де аның. Ае­ры­лып ки­тәр иде дә, әни­се ка­ты тор­ды: Кай­тып-ки­теп йөр­мә, ки­ре керт­мим, ди­де.

Лә­кин соң­рак Фи­рү­зә­нећ ђти-ђни­се зур ха­та ясау­ла­рын аң­ла­ды­лар. Кыз­ла­ры­ның бә­хет­сез икә­нен та­ны­мый­ча ча­ра­ла­ры бул­ма­ды. Кай­чан­дыр ике га­шыйк ара­сын боз­ган­на­ры­на њкен­де­лђр.

Эш­кә дип кит­кән җи­рен­нән, Ай­дар баш­ка кай­тып кү­рен­мә­де. Аның ту­рын­да ни дә бул­са бе­лү­че бул­са да, Фи­рү­зә­гә әйт­мә­де­ләр. Егет­нең хы­ял­ла­ры да тор­мыш­ка аш­ма­ды бул­са ки­рәк, шу­ңа да авыл­га кай­тып, ке­ше кү­зе­нә кү­ре­неп йө­ри­се кил­мә­де ке­бек.

Ай­дар да өй­лән­гән, тик аның бе­лән дә яз­мы­шы явыз ша­яр­ган бу­лып чык­ты. Ни­чә ел бер­гә яшәп тә са­бый сөя ал­ма­ган алар. Әл­лә җан җы­лы­сы, яра­ту җи­теп бет­мә­гән­ме, бел­мәс­сең. Йө­рә­ге авыл­да Фи­рү­зә янын­да кал­ган иде бит аның.

Ай­дар­ның тор­мы­шын­да күңелсез ва­кый­га бул­ды: ир, тө­зе­леш­тә юга­ры­дан егы­лып тө­шеп, га­рип кал­ды. Өс­тә­ве­нә та­биб­лар ая­гы­на бас­ма­я­чак ди­де­ләр. Ха­ты­ны­ның авы­ру ир тәр­би­я­ләп торасы кил­мә­де. Ту­ган­на­ры Ай­дар­ны авы­лы­на алып кайт­ты­лар.

Фи­рү­зә­нең дә ирен­нән ае­ры­лып йөр­гән ча­гы иде. Ай­дар ха­кын­да ише­теп ул аның яны­на китте һәм шунда калды.

Нин­ди бул­са да, го­мер­гә сөй­гә­не, иң га­зиз ке­ше­се, ша­шып ярат­ка­ны. Ул аны ка­ра­я­чак, һич авыр­сын­мый тәр­бия кы­ла­чак. Бәл­ки, аяк­ка да ба­сар әле, кем бе­лә?! Мә­хәб­бәт бар нәр­сә­гә сә­ләт­ле, көч­ле хис бит ул.

Ай­дар баш­та Фи­рү­зә­нең ка­лу­ын те­лә­мә­гән иде. Ха­тын елый-елый ял­вар­ды, чөн­ки Ай­да­ры янә­шә­сен­дә үзен бик бә­хет­ле той­ды. Ир­дә көн­нән-көн яшәү дәр­те арт­ты, сөй­гә­не­нең яра­туы аңа көч өс­тәп тор­ды. Яр­ты ел­дан ул ко­ляс­ка­да йө­ри баш­ла­ды. Ан­на­ры әк­рен­ләп кул­тык та­я­гы бе­лән ая­гы­на да бас­ты. 8 март бәй­рә­ме җит­кән­дә Фи­рү­зә­се аңа үзе­нең авыр­лы бу­лу­ын хә­бәр ит­те. Га­и­лә­дә ту­пыр­дап тор­ган ма­лай ту­ды. Аңа Ал­маз дип исем куш­ты­лар.

Зөл­фия  ГАЛИМ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: