Шəhри Чаллы

Җырларын тыңлыйбыз да елыйбыз

“По­пу­ляр җыр­чы ми­не бе­рен­че ми­нут­лар­да ук сөй­кем­ле­ле­ге, гел ел­ма­еп то­руы бе­лән таң кал­дыр­ды. Кай­бер ана­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, са­быр­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Аңар­да “йол­дыз чи­ре” бул­ма­ды, ул ал­ты ке­ше­лек па­ла­та­да ят­ты.

Җырларын тыңлыйбыз да  елыйбыз

Яңа елны каршы алганнан соң, гыйнвар аенда халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи  туган авылы Тәтешлеге кайтып, рәхәтләнеп  ял итә иде. Кызганыч, хәзер кышлар, җәйләр Хәниясез уза. Туганнары да, балаллары да, дуслары, тамашачылары да аны һаман сагына, юксына.

Узган елның 30 маенда Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, хал­кы­быз­ның моң али­һә­се Хә­ния Фәр­хи­гә 60 яшь ту­лыр, бу көн­не ул га­дәт­тә­ге­чә ту­ган хал­кы­на ма­тур, ис­тә ка­лыр­лык кон­цер­тын бү­ләк итә иде. Тик ни кыз­га­ныч, 2017 ел­ның 27 ию­лен­дә ул без­не ятим итеп, мәң­ге­лек­кә кит­те.

­Хал­кы­быз­ның мәш­һүр җыр­чы­сы Әл­фия Аф­за­ло­ва аны үзе­нең дә­вам­чы­сы итеп кү­рә иде. Хә­ни­я­без дә Ак­та­ныш сан­ду­га­чы Әл­фия апа ке­бек, 40 ел­га якын го­ме­рен та­тар хал­кы­на, аның җыр сән­га­те­нә ба­гыш­ла­ды. Үзе­нә ге­нә хас моң­лы та­вы­шы, мәгъ­нә­ле һәм тор­мыш­чан җыр­ла­ры, га­ди­ле­ге, сәх­нә­дә то­ты­шы, зә­вык­лы ки­ем­нә­ре бе­лән та­тар­ны зур­ла­ды, яшь та­лант­лар­га үсәр­гә бу­лыш­ты. Фи­да­карь хез­мә­те өчен ул Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Ән­гам Ат­на­бай исе­мен­дә­ге пре­мия ия­се бул­ды. 17 тап­кыр “Ал­тын барс пре­ми­я­се бе­лән бү­ләк­лән­де.

Хә­ния Фәр­хи – га­зе­та­быз­ның туг­ры дус­ты бул­ды. Ул аны Ка­зан­га кит­кәч тә өе­нә яз­ды­рып, укы­ды. Га­зе­та­быз­ны рес­пуб­ли­ка ка­та­ло­гын­нан тө­шер­гәч, Чал­лы­да­гы дус-ту­ган­на­ры­на та­тар га­зе­та­сын уку шат­лы­гы бү­ләк ит­те. Үзе­нә бә­хет­ле тор­мыш бү­ләк ит­кән Чал­лы­ны ае­ру­ча ярат­ты. Шә­һә­ре­без язу­чы, ком­по­зи­тор­ла­ры­ның җыр­ла­рын ре­пер­ту­а­рын­нан тө­шер­мә­де.

Аның һич көт­мә­гән­дә ара­быз­дан ки­тү­е­нә дә бы­ел 3 ел ту­ла. Шу­лай да бу хәл­нең хак­лы­гы­на кү­ңел ту­лы­сын­ча ыша­нып бет­ми әле. Хә­ния апа чит ил­ләр­дә­ге ял­га ка­ра­ган­да, ту­ган авы­лын­да әни­се, ту­ган­на­ры янын­да бу­лу­ны ку­лай кү­рә иде. Го­ме­ре­нең соң­гы көн­нә­рен дә ул Тә­теш­ле­дә әни­се янын­да үт­кәр­де. Тик бу юлы аның сә­ла­мәт­ле­ге как­ша­вы үзен нык сиз­дер­гән. Кан ба­сы­мы “си­кер­гән”, йө­рәк үзе­нең кай­да­лы­гын еш ис­кәр­теп тор­ган. Ту­ган­на­ры ашы­гыч яр­дәм ча­кыр­гач, Хә­ния апа та­биб­лар­ның “хас­та­ха­нә­гә ятар­га ки­рәк,” ди­гән сүз­лә­рен тың­ла­мый­ча. “Үтәр әле” дип от­каз­ной яза. Үкенеч­кә бу юлы үт­ми... Кү­ңе­ле ни­дер бу­ла­сын сиз­сә дә, соң­гы кө­нен­дә дә ир­түк то­рып, үз ре­цеп­ты бе­лән кы­яр тоз­ла­ган, ки­я­ве­нә ри­зык­лар пе­ше­реп кал­дыр­ган. Ки­тәр ал­дын­нан әни­се өе­нә ке­реп, йорт, бак­ча­ны ка­ра­ган, бак­ча­дан са­ры чә­чәк, ике баш са­рым­сак ал­ган. “Әни, үзең­не сак­ла. Бор­чыл­ма”, дип ма­ши­на­га уты­рып, Фи­рү­зә һәм аның ике кы­зы бе­лән Ка­зан­га юл­га чык­кан­нар.

Тик Тә­теш­ле­дән ерак ки­тә ал­ма­ган­нар шул ... “Апа ма­ши­на утыр­гы­чы­на ба­шын сал­ды. Без хәл­нең җит­ди­ле­ген аң­лап, ашы­гыч яр­дәм ча­кыр­дык. Үз хә­лен аң­ла­ган­га­дыр ин­де, ул үз ая­гы бе­лән ма­ши­на­дан чы­гып, ашы­гыч яр­дәм но­сил­ка­сы­на ят­ты. Ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең ре­а­ни­ма­ция бү­ле­ген­дә җан бир­де ул. Та­биб­лар­ның ты­рыш­лы­гы юк­ка бул­ды, ко­я­шы­быз ба­ры­быз­ны да ятим итеп, сүн­де, мәң­ге­лек­кә күз­лә­рен йом­ды. Ул без­гә җит­ми, бу югал­ту­ны сүз­ләр бе­лән ге­нә аң­ла­тып бул­мый. Югал­ту ачы­сы ти­рә­нәя ге­нә. Уй­лар дөнь­я­сы­на чу­ма­сың да, апам кай­тып ке­рер төс­ле бул­гач, та­гын кү­ңел­не моң, хәс­рәт ба­са”, ди җыр­чы­ның сеңле­се Фи­рү­зә Ибә­тул­ли­на.

Суд-ме­ди­ци­на эск­пер­ти­за­сы җыр­чы­ның ая­гын­да­гы тром­бы үп­кә­се­нә ба­рып ке­рү­ен, нә­ти­җә­дә йө­рә­ге тук­та­вын ачык­лый. Хә­ния бе­лән баш­та Баш­корт­стан, ан­на­ры Ка­зан хал­кы мәң­ге­лек­кә хуш­ла­ша. Аны соң­га юл­га оза­тыр­га ки­лү­че­ләр Г.Ка­мал те­ат­ры­на, Ка­зан урам­на­ры­на сый­мый. Шун­нан баш­лап, та­ма­ша­чы Хә­ни­я­сез тор­мыш бе­лән яши баш­ла­ды. Тик ярат­кан та­ма­ша­чы­сы аны оныт­мый, са­гы­нып, җыр­ла­рын тың­лап, юа­нып яши.

Хә­ния Фәр­хи һәр чы­гы­шын­да ярат­кан та­ма­ша­чым дия иде. Соң­гы су­лы­шы­на ка­дәр хал­кы­на рәх­мәт­ле бул­ды. “Мин Баш­корт­стан­да ту­дым. Та­тар­стан­да җыр­чы бу­лып та­ныл­дым. Ике рес­пуб­ли­ка­ны да, ан­да яшә­ү­че ха­лык­лар­ны да, го­му­мән җыр­ла­рым­ны ярат­кан та­машачы­ла­рым­ны бик яра­там. Кай­да гы­на бул­сам да, ту­лы зал­лар бе­лән кар­шы ала­лар, чә­чәк­ләр, ал­кыш­лар бе­лән оза­тып ка­ла­лар. Бу бик зур бә­хет. Баш­корто­стан кы­зы бул­сам да, мин та­тар хал­кы­ны­кы, шу­ңа кү­рә алай-бо­лай бул­са кал­са, мин Ка­зан­да, Ту­кай янын­да җир­лә­нер­гә ти­еш”, – дия иде ул. Сүз­лә­ре Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең “амин” ди­гән сә­га­те­нә ту­ры кил­де. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Хә­ния ха­ным һәр га­мә­лен бис­мил­ла бе­лән баш­лый иде, Ал­ла­һы­ның бир­гә­не­нә шө­кер итеп яшә­де.

... Хә­ния Фәр­хи­нең ка­бе­ре өс­те­нә ел­ма­еп тор­ган Хә­ния фо­то­сы бе­лән таш ку­ел­ган. Әле­ге соң­гы, зат­лы бү­ләк­не ире, Габ­дел­хәй Бик­та­һи­ров, ба­ла­ла­ры, дус-ту­ган­на­ры бе­лән ясат­ты. Габ­дел­хәй абый Хә­ни­я­се­нең юк­лы­гы­на һа­ман да ыша­нып бе­тә ал­мый. Тә­ү­лек буе бер­гә бул­ган сө­ек­ле­сен югал­ту ачы­сын бик авыр ки­че­рә ул. “Аның кү­ңе­ле хә­веф ки­лә­сен си­зә иде ин­де. Шу­лай да иҗат­тан ае­рыл­ма­ды. Ав­густ ба­шын­да теп­ло­ход­та кон­церт ку­яр­га җы­ен­ган идек... Бул­ма­ды... Хә­ни­я­сез тор­мыш бик авыр. Ка­зан­да да, авыл­да да бө­тен нәр­сә Хә­ни­я­не хә­тер­лә­тә. Нәр­сә­гә то­тын­са, шу­ны сән­гать дә­рә­җә­сен­дә баш­ка­ра иде. Авыр­лык­лар­ны тү­зем­лек, са­быр­лык бе­лән җи­ңеп кил­де. Ба­шы­на опе­ра­ция ясат­кач та, ике ая­гы сын­гач та ике ай­дан соң, сәх­нә­гә чы­гып, та­маш­ачы­ла­рын шат­лан­дыр­ды. Бу юлы үлем­не җи­ңә ал­ма­ды шул. Ул ис­кит­кеч ке­ше иде, Хә­ния җит­ми. Йор­ты­быз ятим кал­ды, йө­рә­гем­дә буш­лык. Мин аны го­ме­рем буе са­гы­ныр­мын, бу хис­не сүз бе­лән ге­нә аң­ла­тып бул­мый, ” – ди күз яшь­лә­рен тыя ал­мый­ча Габ­дел­хәй абый.

Хә­ния Фәр­хи­не моң али­һә­се, ле­ген­да, моң­лы сан­ду­гач, туг­ры дус, ярат­кан кыз, хөр­мәт­ле ха­тын, ка­дер­ле әни, ярат­кан дәү әни бу­ла­рак са­гы­на­быз. Бер-бер арт­лы якын ту­ган­на­рын югалт­са да, та­ма­ша­чы ал­ды­на һәр­ва­кыт ко­яш ке­бек бал­кып чы­га иде ул. “Би­лет алып кон­цер­ты­ма кил­гән та­ма­ша­чым­ның ми­ңа кай­гы ки­лү­ен­дә га­е­бе юк бит” дип үзен­дә кон­церт ку­яр­га көч тап­ты. Гай­бәт, имеш-ми­меш­ләр­гә ка­ра­мас­тан Хә­ни­я­не та­тар хал­кы ярат­ты, бү­ген дә аны са­гы­на. Еш кы­на “Мин көт­мә­гән­дә, атыл­ган йол­дыз ке­бек ки­тәм, сиз­ми дә ка­лыр­сыз, са­гы­­нып яшәр­сез әле”, – дия иде. Шу­лай бул­ды да, ул уй­ла­ма­ган­да ма­тур җәй кө­нен­дә кит­те һәм са­гын­ды­ра... “Хә­ния дус­ты­быз­ны ис­кә ал­ма­ган, ела­ма­ган кө­не­без юк. Зи­фа На­га­е­ва­ның “Хә­ния” ди­гән җы­рын, Хә­ни­я­нең үзе­нең җыр­ла­рын тың­лыйм да елыйм. Аны ярат­мый мөм­кин тү­гел иде бит. Ул их­лас... Ма­тур итеп кө­лә, кай­гы кил­сә җа­нын би­рер­дәй бу­лып кай­гы­ра, яр­дәм­чел, дус­ла­ры­на, ту­ган­на­ры­на бу­лы­ша. Ба­ла­лар­ны, чә­чәк­ләр­не бик яра­та иде. Әни­се йор­тын­нан чы­гып кит­кән­дә дә бак­ча­дан чә­чәк ал­ган бит... Бик юмарт иде ул. Бер­ва­кыт Ка­зан “Бәй­рәм”е бе­лән гас­т­роль­гә кил­гәч, 1992-93 ел­лар­да кон­церт­тан җы­ел­ган бар ак­ча­сын егет­ләр­гә бир­де, үзе­нә юлы­на да ак­ча­сы кал­ма­ган иде. Ме­нә шун­дый олы җан­лы, иге­лек­ле иде, бур­лак ке­бек ан­сам­блен­дә­ге ир­ләр тор­мы­шын да үзе тарт­ты. Ярый әле бә­хе­те­нә Ал­ла­һы Тә­га­лә Габ­дел­хәй бе­лән оч­раш­тыр­ды. Ха­лык ара­сын­да Габ­дел­хәй ту­рын­да төр­ле сүз­ләр йө­ри. Мин бу га­и­лә­не күп ел­лар бу­ла­рак шу­ны әй­тә алам: Габ­дел­хәй ке­бек ир бул­са, бө­тен ха­тын-кыз­лар да бә­хет­ле бу­лыр иде. Ул бар эш­не үзе эш­лә­де, Хә­ния иҗат бе­лән ге­нә яшә­де. Сө­ек­ле­се­нең бө­тен хы­ял­ла­рын тор­мыш­ка ашыр­ды: ише­гал­ды­на шу­га­лак, Ки­ек­тә күл яса­ды. Ма­ши­на алып бир­де... Яра­тып, хөр­мәт итеп, сак­лап яшә­де... Та­тар­стан Хә­ни­я­без­не кү­тәр­де. Ка­зан­ның бер ура­мы­на хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы Хә­ния Фәр­хи исе­ме би­рел­сә, та­тар-баш­корт хал­кы рәх­мәт­ле бу­лыр иде”, ди җыр­чы­ның ахи­рәт дус­ты Неф­те­камс­ки­дан Гөл­шат Мө­бә­рә­ко­ва.

Май – сө­ек­ле җыр­чы­быз Хә­ния Фәр­хи ае. Кем­нәр бе­лән ге­нә сөй­ләш­сәң дә, аны яра­тып, җы­лы сүз­ләр ге­нә әй­тә­ләр. Үзе ту­рын­да төр­ле гай­бәт­ләр сөй­лә­сә­ләр дә, Хә­ния апа бер­кем ту­рын­да да на­чар сүз әйт­мә­де дә, әйт­тер­мә­де дә. “Бу си­ңа ки­рәк­ме, дус­тым”, дип, ма­тур­лык, шәф­кать­ле­лек, җыр, дус­лык, ту­ган­лык, та­лант­лар ту­рын­да сөй­ли иде. Аның ту­рын­да ис­тә­лек­ләр бар­ла­ган­да да, бе­рәү да на­чар сүз әйт­мә­де.

“Хә­ния Фә­хи­нең 57 яшь­тә без­не таш­лап ки­түе дө­рес хәл бул­ма­ды ин­де ул. Бу кай­гы Та­тар хал­кы өчен зур югал­ту. Ис­кит­кеч җыр­чы, ком­по­зи­тор, нә­фис сүз ос­та­сы өс­те­нә ул өз­де­реп, ба­ян­да, гар­мун­да уй­ный тор­ган му­зы­кант, ре­жис­сер да иде бит әле. Аны ха­лык кы­на тү­гел, без сәх­нә әһел­лә­ре дә ярат­тык”, – ди­де ле­ген­дар җыр­чы Хәм­дү­нә Ти­мер­га­ли­е­ва.

“Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­рае ди­рек­то­ры Гөл­за­да Рза­е­ва хә­ти­рә­лә­рен­нән:

  • Габ­дел­хәй Бик­та­һи­ров­ка ки­я­ү­гә чык­кач, га­и­лә Чал­лы­да яши баш­ла­ды. Шу­лай итеп “Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да яңа со­лист­ка пәй­да бул­ды һәм бе­рен­че көн­нән үк үзе ту­рын­да ях­шы фи­кер ту­дыр­ды. Чын ар­тист – та­лант­лы җыр­чы, чи­бәр һәм сөй­кем­ле ха­тын-кыз. Хәт­та гап-га­ди гар­мун да аның ку­лын­да үзен­чә­лек­ле яң­гы­рый иде. Аның һәр җы­ры мәң­ге­лек ту­рын­да- тор­мыш, ае­ры­лу, мә­хәб­бәт, бә­хет ту­рын­да. Лә­кин иң мө­һи­ме – Хә­ния нин­ди ге­нә оч­рак­та да сок­лан­дыр­гыч бу­лып ка­ла бел­де. Мо­ның се­ре ма­тур ки­ем­дә дә, при­чес­ка­да гы­на да тү­гел, ә аның чис­та, са­ми­ми кү­ңе­лен­дә. Иҗа­тын яра­ту­чы бул­сын­мы, га­ди сөй­лә­шү­че бул­сын­мы – ке­ше­ләр­не үзе­нә тар­ту кө­чен­дә иде. Аның йө­рә­ге ке­ше­ләр өчен һәр­чак ачык, авыр ми­нут­лар­да ул иң бе­рен­че бу­лып яр­дәм­гә ки­лә иде. Мон­дый мө­нә­сә­бәт бер­кай­чан да оны­тыл­мый.

Чал­лы “Бәй­рә­ме”н­дә яр­ты ел эш­лә­гән “Бол­гар” бию ан­сам­бле На­ил Мө­хәм­мәт­җа­нов: “Хә­ния ко­яш ке­бек бал­кып чы­га иде. Ре­пе­ти­ци­я­не баш­лар ал­дын­нан баш­та без­нең, му­зы­кант­лар­ның, хә­лен бе­лә иде. Сә­ла­мәт­лек­кә бәй­ле проб­ле­ма­лар бул­гач, ул ми­ңа бик нык яр­дәм ит­те. Ча­бак­сар кли­ни­ка­сын­да­гы кыйм­мәт­ле опе­ра­ци­я­не һәм дә­ва­лау­ны ту­лы­сын­ча үзе тү­лә­де. Хә­ния Фәр­хи та­гын 20 ел үзе­нең оп­ти­миз­мы бе­лән без­не ка­нат­лан­ды­рып яшәр иде. Шу­ны тө­гәл бе­ләм: икен­че Хә­ния бер­кай­чан да бул­ма­я­чак – аны сәх­нә­дә бер­кем дә ка­бат­лый ал­мый, ул баш­ка пла­не­та ке­ше­се ке­бек иде”, ди.

Хә­ния Фәр­хи-Бик­та­һи­ро­ва икен­че кы­зын ту­дыр­ган­да Әни­сә Вә­ли­е­ва ба­ла ту­ды­ру бү­ле­ге мө­ди­ре бу­лып эш­лә­гән. “По­пу­ляр җыр­чы ми­не бе­рен­че ми­нут­лар­да ук сөй­кем­ле­ле­ге, гел ел­ма­еп то­руы бе­лән таң кал­дыр­ды. Кай­бер ана­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, са­быр­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Аңар­да “йол­дыз чи­ре” бул­ма­ды, ул ал­ты ке­ше­лек па­ла­та­да ят­ты. 1995 ел­ның 24 дек­абрен­дә Ал­су ту­ды. Кы­зым нәкъ без­нең ни­ках һәм туй кө­нен­дә ту­ды бит дип шат­ла­нуы әле дә хә­те­рем­дә,” ди дан­лык­лы та­би­бә.

2004 ел­да Хә­ния Фәр­хи: “Мин уз­ган го­ме­рем­не кыз­ган­мыйм. Эш­лә­гән эш­лә­ре, кыл­ган га­мәл­лә­ре бе­лән ке­ше ел­лар уз­ган са­ен ма­ту­рая гы­на ба­рыр­га ти­еш”, ди­гән иде. Аның бу сүз­лә­ре бе­лән ки­леш­ми мөм­кин тү­гел. Ара­быз­дан кит­сә дә, ма­тур эш­лә­ре, моң­лы җыр­ла­ры кал­ды. Мил­лә­те­без­гә акыл­лы, иман­лы ике ба­ла бү­ләк ит­кән ана, онык­ла­рым дип өз­гә­лә­нү­че ярат­кан әби ул. Алия бе­лән Ал­су баш­ка­ла­быз Ка­зан­да яшә­сә­ләр дә, ма­тур итеп та­тар­ча сөй­лә­шә­ләр. Ба­ла­ла­рын да та­тар­ча тәр­би­я­ли­ләр. Әти­лә­ре, ту­ган­на­ры бе­лән бер­гә әни­лә­ре ис­тә­ле­ге­нә “Оны­ты­лыр ди­мә” дип исем­лән­гән зат­лы ки­тап-аль­бом чы­гар­ды­лар, ру­хы­на да­и­ми рә­веш­тә Коръ­ән аш­ла­ры уз­ды­ра­лар.

Кыс­ка гы­на го­ме­рен­дә мил­ләт­кә зур хез­мәт куй­ган ба­ла­сы өчен олы йө­рәк­ле, са­быр, 90 яшь­лек Ак әби – Фә­ния апа­га Ал­ла­һы Тә­га­лә сә­ла­мәт­лек, са­быр­лык бир­сен. Ул кы­зы­ның җыр­ла­рын

хә­зер дә, күз яшь­ләр­сез тың­лый ал­мый. Хә­ния Фәр­хи­нең ту­га­ны, дус­ты, якы­ны бу­лу го­рур­лык та, җа­вап­лы­лык та. Аның ту­рын­да­гы хә­тер­не, җыр­лар­ны ки­лә­чәк бу­ын­нар­га тап­шы­ру да – мө­һим бу­рыч. Хә­тер яшә­сә – ярат­кан җыр­чы­быз ха­лык кү­ңе­лен­дә яшәр, чөн­ки хә­тер мәң­ге­лек. Бу яз­ма­быз Хә­ния Фәхрис­лам кы­зы ру­хы­на до­га бу­лып иреш­сен.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: