Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

"Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры» ДАМУ

"Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры» ДАМУ
  • Тасвирлама:

    Чаллы дәүләт татар драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры – Чаллыда эшләүче профессиональ театр коллективы. 1990 елда оешкан. 2020 елның августында күренекле татар язучы-драматургы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) исеме бирелә. 2020 елның 9 сентябреннән ЗЯБ бистәсендә урнашкан яңа бинада эшли башлый.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом. 8:00 – 18:00

  • Телефон:
    • 8 (8552) 225-31-77
  • Сайт:

    https://chelnyteatr.tatar

  • Адресы:

    423803, Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 29

1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне дип исәпләнә. Рәсми документларга мөрәҗәгать итсәк, башта театр «Яшь тамашачылар театры» дип атала. Бу турыда Татарстан АССР Министлар Советының 1990 елның декабрендә чыккан №467 карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварында дөнья күргән №8 фәрманы сөйли. 1995 елның 24 февралендә Чаллы шәһәре хакименең №395/4 карары нигезендә театрның исеме «Яр Чаллы татар драма театры» дип үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының №573 карары нигезендә театр ТР Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла. Театрның беренче режиссеры, оештыручысы – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар, Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар — концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла. Бераздан Чаллының Үзәк урамдагы мәдәният йортына күчәләр. Сәнгать җитәкчесе (2020 елдан) – Олег Кинҗәгулов. Башкарма директор – Рәсим Хафизов.