Яр Чаллы шәһәренең мәдәният объектлары
-
"Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры» ДАМУ
Тасвирлама: Чаллы дәүләт татар драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры – Чаллыда эшләүче профессиональ театр коллективы. 1990 елда оешкан. 2020 елның августында күренекле татар язучы-драматургы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) исеме бирелә. 2020 елның 9 сентябреннән ЗЯБ бистәсендә урнашкан яңа бинада эшли башлый.
Эш вакыты: дүш-җом. 8:00 – 18:00
Телефон: - 8 (8552) 225-31-77
Адресы: 423803, Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 29
-
«Мастеровые» рус драма театры
Тасвирлама: Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе. 1975 елда оеша. 2022 елның 1 сентябреньдә ЧУлман проспектында урнашкан яңа бинага күчеп эшли башлый. Анда 446 кешелек – зур, 129 урынлык – кече һәм 40 балага исәпләнгән кечкенәләр өчен заллар эшли.
Эш вакыты: дүш-якш. 10:00-19:30
Телефон: - 8 (8552) 39-19-36
Адресы: 423810, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 77
-
«Энергетик» мәдәният сарае» МАМУ
Тасвирлама: Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мәдәният оешмасы. 1973 елда ачылган.
Эш вакыты: дүш-җом: 8:00-17:00
Телефон: - 8 (8552) 70-16-24
Социаль челтәрләр: https://vk.com/dk_energetik_nch
Адресы: 423802 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31
-
«Яр Чаллы дәүләт курчак театры» ДАМУ
Тасвирлама: «Яр Чаллы дәүләт курчак театры» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе. 1987 елда ачыла.
Эш вакыты: дүш-җом 8:00-17:00
Телефон: - 8 (8552) 38-07-78
Социаль челтәрләр: https://vk.com/teatrkukolchelny
Адресы: 423831, Яр Чаллы шәһәре, Мәктәп бульвары, 2
-
«Яр Чаллы филармониясе» МБМУ
Тасвирлама: Яр Чаллы шәһәре филармониясе 2022 елдан эшли башлый. Концерт оешмасы төрле составтагы берничә һөнәри иҗат коллективын һәм солист-вокалчыларны үзенә берләштерә.
Эш вакыты: дүш-җом. 8:30-17:00
Телефон: - 8 (8552) 49-30-88
Социаль челтәрләр: nc_filarmonia
Адресы: 423810, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко урамы, 7 йорт
-
«КАМАЗ» мәдәният сарае» МАМУ
Тасвирлама: Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе Башкарма комитет карары нигезендә 2010 елның 4 маенда эшли башлый. 1980 елның 13 декабреньдә нигез салына.
Эш вакыты: дүш-якш. 8:00-21:00
Телефон: - 8 (8552) 54-67-53
Социаль челтәрләр: https://vk.com/id299025128
Адресы: 423821, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22
-
«Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы» МАМУ
Тасвирлама: Концертлар залы Яр Чаллы Шәһәр Советы карары белән 1988 елның 10 июнендә ачыла. Халык депутатларының шәһәр Советы Башкарма комитеты, шәһәрдә профессиональ иҗат коллективлары булдыру һәм алга таба гастроль-концерт эшчәнлеген, шәһәр һәм Кама төбәге халкына мәдәният хезмәте күрсәтүне үстерү максатыннан, 1991 елның 1 гыйнварында шәһәр Советы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршында хуҗалык исәбендә эшләүче эстрада-концерт берләшмәсе төзергә карар итә.
Эш вакыты: дүш-җом. 9:00-18:00
Телефон: - 8 (8552) 34-40-64
Социаль челтәрләр: https://m.vk.com/sarasadykova
Адресы: 423800, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты 23
-
«Орган залы» МАМУ
Тасвирлама: «Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе 2005 елның 1 мартында ачыла.
Эш вакыты: дүш-якш. 9:00-19:00
Телефон: - 8 (8552) 54-09-65
Адресы: 423827, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 8
-
«Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе» МБУ
Тасвирлама: Яр Чаллы картиналар галереясе Татарстан Республикасы Дәүләт музее филиалы буларак 1980 елда ачыла һәм ул сәнгать кыйммәтләрен, рәсем, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате әсәрләрен дәүләти саклау урыны булып тора.
Эш вакыты: сиш-якш. 10:00-18:00
Телефон: - 8 (8552) 38-16-24
Социаль челтәрләр: https://vk.com/art_gallery1980
Адресы: 423810, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 52/16 (3/01)
-
«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» МАМУ
Тасвирлама: «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» 1991 елда «Камгэсэнергострой»ның профсоюз китапханәсе базасында ачыла. «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә кызыксынулар буенча 1181 кеше йөри торган 21 клуб берләшмәсе эшли, шул исәптән 15 балалар клубында 1008 кеше шөгыльләнә.
Эш вакыты: дүш-якш. 8:00-18:00
Телефон: - 8 (8552) 36-65-26
Социаль челтәрләр: https://vk.com/club102744487
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, В.Гостев урамы, 29 йорт (Замелекесье микрорайоны)
-
«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ
Тасвирлама: Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе 2000 елның 26 августыннан эшли башлый.
Эш вакыты: дүш-җом. 8:00-18:00
Телефон: - 8(5552) 34-62-41
Социаль челтәрләр: https://vk.com/rodnik_chelny
Адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 (32/24)
-
«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ
Тасвирлама: «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ 2012 елның 5 октябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре авылларында «Авыл клублары» Республика программасы буенча Элеватор тавы торак районында төзелеп сафка кертелә. 2016 елның 24 сентябрендә Суар торак комплексында – икенче һәм 2017 елның 21 ноябрендә Чулман проспектында өченче бина ачыла.
Эш вакыты: дүш-җом. 8.00-17.00
Телефон: - +79274578728
Социаль челтәрләр: https://vk.com/ck_kzl.tau2012
Адресы: 423831, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 119В