Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ
  • Тасвирлама:

    Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе 2000 елның 26 августыннан эшли башлый.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом. 8:00-18:00

  • Телефон:
    • 8(5552) 34-62-41
  • Сайт:

    https://rodnik.addnt.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 (32/24)

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе – мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүче һәм күпмилләтле халыкның үзешчән иҗатын үстерүче учреждение ул. «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ эшчәнлегенең төп юнәлешләре: - күпмилләтле халыкның үзешчән иҗатын үстерү, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның, этник төркемнәрнең һәм милли азчылыкның рухи кыйммәтләрен яңарту, саклау, мәдәниятләрен үстерү; - күпмилләтле халыклар өчен стационар һәм күчмә концертлар, милли календарь бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар, күргәзмәләр һәм башкаларны үткәрү; - мәдәни-агарту эше алып бару (авторлык һәм иҗат кичәләре, кызыксынулар буенча клублар, танып белү һәм күңел ачу программалары, Яр Чаллы шәһәрендәге милли җәмгыятьләр бүлмәләренә экскурсияләр, балаларның ял мәйданчыклары һәм башкалар); - үзешчән иҗат фольклор коллективлары, һәвәскәр милли мәдәни клублар һәм кызыксынулар буенча клублар кебек клуб берләшмәләрен булдыру һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү; «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ проектлары: - «Иван Купала» Республика славян бәйрәме; - Татарстан Республикасының «Без бер агач тармаклары» дигән фин-угыр халыкларының ел саен үткәрелә торган Республика халык иҗаты фестивале; - кече яшьтәге мәктәп балалары өчен ел саен үткәрелә торган «Милли курчак» конкурсы; - ел саен үткәрелә торган «Питрау» халык йоласы бәйрәме; - Яр Чаллы шәһәренең милли җәмгыятьләре спартакиадасы; - милли җәмгыятьләрнең ел саен үткәрелә торган «Дус-туганлык – иң зур байлык» фестивале. Лиректоры – Ишалина Ландыш Риф кызы.