Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» МАМУ

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге»  МАМУ
  • Тасвирлама:

    «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» 1991 елда «Камгэсэнергострой»ның профсоюз китапханәсе базасында ачыла. «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә кызыксынулар буенча 1181 кеше йөри торган 21 клуб берләшмәсе эшли, шул исәптән 15 балалар клубында 1008 кеше шөгыльләнә.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш. 8:00-18:00

  • Телефон:
    • 8 (8552) 36-65-26
  • Сайт:

    эврика-челны.рф

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, В.Гостев урамы, 29 йорт (Замелекесье микрорайоны)

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге – иҗат интеллигенциясенең традицион очрашуларын, тәкъдир итү кичәләрен, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать, массакүләм мәдәният, мәгълүмати-агарту һәм спорт программаларын гамәлгә ашыру урыны ул. Үзәктә ел саен шәһәр чаралары, конкурслар һәм фестивальләр үткәрелә. Үзәкнең төп юнәлешләреннән берсе булып балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү, аларның ялын, иҗади мавыгуларын һәм шөгыльләрен оештыру тора. Алар өчен бик күп төрле чаралар: конкурс, уен, күңел ачу, тематик, театральләштерелгән, спорт һәм танып-белү программалары үткәрелә. Җәйге чорда үзәк биналарында балалар өчен өстәл уеннары, кәгазьдән конструкцияләр ясау, әвәләү, рәсем буенча осталык дәресләре, «Зәңгәр экран» клубы кысаларында мультфильмнар карау оештырыла. Ачык һавада ял мәйданчыклары эшли. Аларга: күңел ачу, спорт программалары, асфальтка рәсем ясау, флешмоблар, аквагрим, мехендилар керә. Шәһәрнең төрле мәктәпләреннән балалар рәхәтләнеп Яңа ел чараларына киләләр. Башлангыч сыйныфлар өчен булган чаралар театральләштерелгән тамашаларны һәм чыршы янындагы массакүләм тамашаларны үз эченә ала, ә урта һәм өлкән звено өчен күңел ачулар дискотека белән оештырыла. Май аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган балалар өчен чыгарылыш кичәләре үткәрелә. Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары өчен спорт, күңел ачу һәм танып-белү программалары оештырыла. Директоры – Галиева Ландыш Фирдәвис кызы