Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фәттахов Эдуард Рафаил улы

Фәттахов Эдуард Рафаил улы

  • Вазифа:

    Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы

  • 2022 елның 28 июненнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы. Туган көне: 18.04.1976 ел. Туган урыны: Татарстан АССР Минзәлә шәһәре. Белеме: югары. 2002 елда Иктисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган, «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча икътисадчы; 2010 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган, «Юриспруденция» белгечлеге буенча юрист. Гыйльми дәрәҗәсе: юк. Бүләкләре: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005); Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесенең Рәхмәте (2009); Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте (2016); Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе Рәисенең Рәхмәте (2016); «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме (2018); Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәте (2018); «Россия Федерациясе Пенсия фонды отличнигы» күкрәк билгесе (2020). Хезмәт юлы: 02.09.1995 - 30.10.1996 - «Агротекстильметиз» КПның тәэминат буенча директор урынбасары; 18.05.1998 - 05.04.1999 - «КамПейдж» ҖЧҖның коммерция директоры урынбасары; 05.04.1999 - 28.12.1999 - Коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары; 02.10.2001 - 03.06.2002 - Яр Чаллы шәһәре дәүләт хастаханә кассасының 1 категорияле белгече; 03.06.2002 - 07.04.2003 - Яр Чаллы шәһәре хакимияте Башлыгының икътисад буенча киңәшчесе; 08.04.2003 - 27.02.2004 - ТР Яр Чаллы шәһәре хакимиятенең торак фондын исәпкә алу идарәсе башлыгы; 01.03.2004 - 18.03.2004 - Шәһәр хакимияте аппаратының торак фондын исәпкә алу бүлеге башлыгы; 19.03.2004 - 30.12.2005 - Яр Чаллы шәһәре хакимияте Башлыгы ярдәмчесе; 01.01.2006 - 30.07.2006 - Муниципаль берәмлек (Шәһәр Советы) Башлыгы ярдәмчесе, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы; 01.08.2006 - 13.0.10.2007 Хаким (Шәһәр Советы) аппаратының эшләр идарәчесе, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы; 30.10.2007 - 01.02.2008 - РФ Пенсия фондының Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы идарәсе дәүләт учреждениесе башлыгы урынбасары; 04.02.2008 - 31.03.2021 - Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге идарәсе – дәүләт учреждениесе башлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе; 01.04.2021 - 27.06.2022 - Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәрендәге клиент хезмәте (бүлек хокукындагы) җитәкчесе; 28.06.2022 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы.