Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчелеге
Яр Чаллы муниципаль районы тормышы һәм социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә җаваплы район җитәкчеләре, аларга мөрәҗәгать итү телефоннары, эш урыны адреслары һәм рәсми сайтлары турында мәгълүматлар.
-
Мәһдиев Наил Гамбәр улы
1959 елның 12 октябрендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган. 1982 елда С.М. Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаган. 1982 елда – «Сергинолес» берләшмәсенең техника ремонтлау буенча мастеры. 1982 – 1984 елларда – «Татнефтегеофизика» тресты геофизика ремонт-комплектация конторасының автотранспорт цехы инженеры. 1984 – 1986 елларда – «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты секретаре. 1986 елда – «Татнефтегеофизика» трестының механо-энергетика бүлеге башлыгы. 1986 – 1990 елларда – КПСС Бөгелмә шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире. 1990 – 1992 елларда – Бөгелмә Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1992 – 1995 елларда – Бөгелмә районы буенча һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы урынбасары. 1995 – 1996 елларда – ТР Дәүләт Советы депутаты (даими нигездә). 1996 – 2005 елларда – ТР Бөгелмә районы хакимиятенең һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы. 2005 елда – «ТР Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы 2006 – 2010 елларда – ТР Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы. 2010 – 2014 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министры. 2014 елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары 2014 елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе. 2015 елның 23 сентябреннән шәһәр Хакиме. Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел; «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, 2001 ел; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2003 ел; «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 2006 ел; «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2006 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел; «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале, 2014 ел. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хаты, 2016 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2016 ел; «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, 2016 ел; «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү өчен» күкрәк билгесе, 2018 ел; Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасы, 2018 ел; lI дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2018 ел; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2019 ел; Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, 2019 ел; «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел; Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Мактау грамотасы, 2021 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2021 ел; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2023 ел; Дуслык ордены, 2024 ел.
Вазифа: Яр Чаллы муниципаль районы башлыгы
Туган көне: 12 октябрь 1959 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-07
Электрон почта: kancel.chelny@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Сәгыйдуллина Ирина Алексеевна
1976 елның 28 сентябрендә Украинаның Харьков өлкәсе Изюм шәһәрендә туган. Югары белемле: Идарә итү институты, 2006 ел. Хезмәт юлы: 1995 ел – Яр Чаллы шәһәре Хакимиятенең финанс идарәсе секретаре. 1996 елдан 1997 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте социологик тикшеренүләр һәм икътисадый анализ идарәсенең 1 категорияле белгече. 1997 елдан 1999 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте аппаратының секретарь-машинисткасы. 1999 елдан 2000 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте социологик тикшеренүләр, икътисадый анализ һәм эшмәкәрлекне үстерү идарәсенең 1 категорияле белгече. 2000 елдан 2003 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Территориаль бүлекчәсе бюджетлар үтәү бүлегенең 1 категорияле белгече. 2003 елдан 2004 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең кадрлар буенча әйдәүче белгече. 2004 елдан 2006 елга кадәр– ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге әйдәүче белгече. 2006 елдан 2010 елга кадәр– ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге белгеч-эксперты. 2010 елдан 2011 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге консультанты. 2011 ел – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанс идарәсенең муниципаль учреждениеләр белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы. 2011 елдан 2018 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы урынбасары. 2018 елдан 2020 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы. 2020 елның 23 сентябреннән – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы урынбасары. Бүләкләре: Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы, 2012 ел; Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәте, 2017 ел; Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы, 2020 ел.
Вазифа: Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары
Туган көне: 28 сентябрь 1976 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-09
Электрон почта: gorsovet.nabchelny@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Салахов Фәрид Шавкат улы
2020 елның 19 мартыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе. Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә туган. Белеме: югары. Тәмамлаган уку йорты: 2007 ел, «В.И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» ДЮҺББУ, «юриспруденция», юрист; 2016 ел, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ФДАЮББУ, «төзелеш», бакалавр; 2018 ел, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ФДБЮББУ, «төзелеш», магистр Дәүләт, ведомство һәм шәһәр бүләкләре: Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәт хаты, 2017 ел; Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәте, 2018 ел; Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, 2019 ел; Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәте, 2020 ел; Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федераль Советы Рәисенең Рәхмәте, 2022 ел. Гыйльми исеме һәм дәрәҗәсе: юк. Гаилә хәле: өйләнгән, кыз һәм ул тәрбияли. Хезмәт юлы: 22.06.2007-22.06.2008 - РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү (чакырылыш буенча); 22.10.2008 - 10.11.2009 ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының 19 нчы суд участогында 2 разрядлы белгеч; 01.01.2010 - 31.03.2010 «Ромашка» ҖЧҖ юрисконсульты; 01.04.2010 - 28.01.2011 - Салахов Фәрид Шавкат улы шәхси предприятиесе; 31.01.2011- 15.11.2011 - «АЛЬФА ТРАКС Транспорт-экспедиция компаниясе» ҖЧҖ директоры; 21.06.2012- 05.11.2013 - «КАМАРЕГИОНТРАНС» ҖЧҖ директор урынбасары; 07.11.2013 - 13.04.2017 - «Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» ДКУның әйдәүче белгече; 14.04.2017 - 30.11.2017 - «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП баш инженеры; 01.12.2017 - 18.03.2020 - «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры; 19.03.2020 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе
Вазифа: Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе
Туган көне: 03 гыйнвар 1986 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-42
Электрон почта: Gulnara.Shafikova@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Әхмәтова Гөлнар Карл кызы
2015 елның 13 апреленнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе. Туган урыны: ТАССР Мөслим районы Иске Карамалы авылы. Белеме югары.1986 ел, Казан дәүләт медицина институтын «фармация», провизор белгечлеге буенча тәмамлаган. Бүләкләре: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел; ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты, 2008 ел; ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2011 ел; ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, 2013 ел; «Хезмәт ветераны» исеме, 2013 ел; Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы, 2017 ел; «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы, 2017 ел; Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең Мактау грамотасы, 2017 ел; Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, 2018 ел; «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале, 2018 ел. Хезмәт юлы: 01.08.1986-16.11.1986 - 309 нчы даруханә провизоры. 17.11.1986-03.03.1991 елларда Контроль-аналитик лабораториянең провизор-аналитигы; 04.03.1991-13.04.1994 - «Фармация» ДПБ сәүдә бүлегенең өлкән товар белгече; 14.04.1994-02.12.1995 «Челныфармация»нең 12 нче даруханә мөдире; 04.12.1995-31.01.1996 - 4 нче шәһәр хастаханәсенең фармацевтика бүлеге башлыгы; 01.02.1996-18.05.2003 - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең фармацевтика бүлеге (1994 елның 1 апрелендә фармацевтика эшчәнлеген контрольдә тоту һәм координацияләү бүлегенә үзгәртелде) башлыгы; 19.05.2003-15.04.2004 - «Медицина мәгълүмати-аналитика үзәге» ДССУ фармацевтика эшчәнлеген координацияләүне контрольдә тоту бүлегенең баш белгече; 16.04.2004-18.11.2013 - ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге социаль яклау идарәсе башлыгы; 19.11.2013-10.04.2015 - Шәһәр Башкарма комитетының Комсомол районы Хакимияте Аппараты Җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы; 13.04.2015 - хәзерге вакытка кадәр Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе
Вазифа: Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе
Туган көне: 25 апрель 1965 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-25
Электрон почта: Gulnar.Ahmetova@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Вилданов Руслан Флер улы
2023 елның 15 маеннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы. Туган урыны: Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәре; Белеме: югары; Тәмамлаган уку йорты - Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе, «предприятиедә икътисад һәм идарә (шәһәр хуҗалыгында)», икътисадчы-менеджер белгечлеге (15.06.2012 ел) Бүләкләре: юк; Гыйльми дәрәҗәсе: юк; Хәрби хезмәт: 17.06.2016 – 17.06.2017 (чакырылыш буенча); Хезмәт юлы: 09.06.2008 - 25.08.2008 - «Шифалы су» ҖЧҖның йөк төяүчесе; 01.11.2009 - 14.06.2010 - «Мустанг» шәхси сак предприятиесе» ҖЧҖ контролеры; 04.09.2010 - 15.06.2011 - «Мустанг» шәхси сак предприятиесе» ҖЧҖның сак хезмәткәре; 15.02.2011 - 17.09.2013 - шәхси эшмәкәр; 17.06.2014 - 12.05.2015 - Шәһәр Башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге баш белгече; 13.05.2015 - 10.06.2016 - Шәһәр Башкарма комитеты карамагындагы «Административ-техник инспекция идарәсе» МКУның җирдән файдалану һәм яшел утыртмалар сакланышын контрольдә тоту бүлеге баш белгече (вакытлыча); 17.06.2016 - 17.06.2017 - РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү (чакырылыш буенча), Владимир шәһәре; 07.09.2017- 15.05.2023 - Башкарма комитет Җитәкчесе ярдәмчесе 15.05.2023 - хәзерге вакытка кадәр - Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы; Муниципаль хезмәткәрнең класслы чины: 1 класслы муниципаль хезмәт советнигы, 21.01.2022 №М12
Вазифа: Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы
Туган көне: 21 май 1990 г.
Телефон: - 8(8552) 30-55-57
Электрон почта: Vildanov.RF@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Хамматов Алмаз Зөлфәт улы
2020 елның 27 апреленнән «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ башлыгы Туган урыны - Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылы. Белеме югары. Хезмәт юлы: 1993-1997 - «Карамалы» күчмә механика колоннасында төрле эшләр башкаручы; 1997-2000 - «Сарман» күчмә механика колоннасы, АООТ, машина йөртүче; 2000-2002 - «Мелиорация» «Сарман» күчмә механика колоннасы ААҖ, механик; 2002-2003 - «Мелиорация» «Сарман» күчмә механика колоннасы ААҖ, баш механик; 2003-2005 - «Мелиорация» «Сарман» күчмә механика колоннасы ААҖ, юрисконсульт; 2006-2013 - ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәтенең Баш идарәсе, суд приставы-башкаручысы; 2013-2015 - «Таттелеком» ААҖ филиалы Әлмәт зона электр элемтәсе узелы, баш механик; 2015-2015 - «Таттелеком» ААҖ филиалы Әлмәт зона электр элемтәсе узелы, транспорт цехы башлыгы; 2015-2016 - ТР Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары; 2016-2018 - ТР Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе; 2019-2020 - ТР Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе; 27.04.2020 - хәзерге вакытка кадәр «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ башлыгы.
Вазифа: Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы
Туган көне: 01 сентябрь 1977 г.
Телефон: - 8 (8552) 305838
Электрон почта: Almaz.Hammatov@tatar.ru
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, 423805, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Гыйләҗева Гүзәл Вәлиәхмәт кызы
2016 елның 26 сентябреннән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы. Туган урыны: Татарстан Республикасы Чирмешән районы Иске Кади авылы; Белеме: югары; Тәмамлаган уку йорты: 2006 ел, Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе, «предприятиеләрдә икътисад һәм идарә (машина төзелеше)», инженер-икътисадчы белгечлеге; Бүләкләре: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы, 2010 ел; Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2012 ел; Башкарма комитет Җитәкчесенең Рәхмәте, 2013 ел; Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел. Хезмәт юлы: 31.07.1995 - 24.08.1999 - «Товиус» аренда предприятиесенең 4 разрядлы тегүчесе; 25.08.1999 - 20.03.2007 - 64 нче һөнәри лицейның производстволы укыту мастеры; 21.03.2007 - 31.01.2008 - Шәһәр Башкарма комитетының икътисад һәм социаль планлаштыру идарәсе оештыру-аналитик эшләр бүлегенең 1 категорияле белгече; 01.02.2008 - 02.03.2011 - Шәһәр Башкарма комитетының икътисад һәм социаль планлаштыру идарәсе икътисад бүлегенең әйдәүче белгече; 03.03.2011 - 03.05.2011 - Шәһәр Башкарма комитетының икътисад һәм социаль планлаштыру идарәсенең икътисад бүлеге башлыгы; 04.05.2011 - 05.09.2016 - Шәһәр Башкарма комитеты икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең икътисад бүлеге башлыгы; 26.09.2016 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы.
Вазифа: Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы
Туган көне: 13 апрель 1975 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-62
Электрон почта: Nch.guzel.Gilyazova@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Гыйззәтуллин Ленар Рәис улы
2017 елның 23 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Туган урыны - Татарстан АССР Лаеш районы Столбище авылы. Белеме югары. 2007 ел, Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. «Сәнәгать җайланмалары һәм технологик комплексларның электр тапшыргычы һәм автоматикасы», инженер белгечлеге. 2020 елда Казан (Идел буе) дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеге буенча белем алган. Бүләкләре: Шәһәр Хакименең Рәхмәте, 2019 ел; ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы, 2023 ел. Хезмәт юлы: 06.08.2007-31.01.2008 - «Радиоприбор» ААҖ 17 нче цехының эксплуатация буенча участок мастеры стажеры; 01.02.2008-31.03.2008 - «Радиоприбор» ААҖ 17 нче цехының эксплуатация буенча участок мастеры; 07.04.2008-07.06.2008 - «Шнейдер Электрик» ЯАҖның индустриаль үсеш департаменты электромонтажчысы; 09.06.2008-16.07.2009 - «Шнейдер Электрик Эквипмент Казан» ҖЧҖның производство бүлеге электромонтажчысы; 17.07.2009-17.01.2010 - «Шнейдер Электрик Эквипмент Казан» ҖЧҖның производство бүлеге мастеры; 18.01.2010-12.03.2010 - «Шнейдер Электрик Эквипмент Казан» ҖЧҖның производство бүлеге электромонтажчысы; 15.03.2010-30.09.2010 - «Инвэнт Электро» ҖЧҖның электр җиһазлары производствосының слесарь-электромонтажчысы; 01.10.2010-15.10.2015 - «Инвэнт Электро» ҖЧҖның техник заказлар йөртү төркеме эксперты; 18.10.2010-20.07.2015 - «Беренче төзелеш идарәсе» ҖЧҖның җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы; 22.07.2015-20.12.2015 - Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе җир ресурслары белән идарә итү бүлегенең баш белгече; 21.12.2015-22.01.2017 - Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы урынбасары, исәпкә алу һәм мөлкәт белән идарә итү бүлеге башлыгы; 23.01.2017 - хәзерге вакытка кадәр Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы.
Вазифа: Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы
Туган көне: 18 июль 1985 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-54
Электрон почта: Lenar.Gizatullin@tatar.ru
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, 423805, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Мулюкова Светлана Рафаиль кызы
2020 елның 21 октябреннән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы. Туган урыны: Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре; Белеме: югары; Тәмамлаган уку йорты: 2008 ел, «В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе, «Оештыру менеджменты» белгечлеге; Гыйльми дәрәҗәсе: юк; Гыйльми исеме: юк; Бүләкләре: РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы; ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты; ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы; ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы; Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы. Хезмәт юлы: 03.09.1982 - 31.12.1982 Комсомол районы халык мәгарифе бүлеге секретаре, Яр Чаллы шәһәре; 01.01.1983 - 24.09.1985 - Комсомол районы халык мәгарифе бүлегенең үзәк бухгалтериясе бухгалтеры, Брежнев шәһәре; 25.09.1985 - 31.08.1992 - Комсомол районы халык мәгарифе бүлеге икътисадчысы, Брежнев шәһәре; 01.09.1992 - 08.01.2001 - Комсомол районы халык мәгарифе бүлегенең финанс мәсьәләләре буенча төркем җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәре; 09.01.2001 - 13.02.2006 - Яр Чаллы шәһәре хакимияте мәгариф идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы; 14.02.2006 - 16.07.2013 - «Яр Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директорының беренче урынбасары; 17.07.2013 - 20.10.2020 - «Яр Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры; 21.10.2020 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.
Вазифа: Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы
Туган көне: 25 октябрь 1962 г.
Телефон: - 8 (8552) 305544
Электрон почта: Svetlana.Mulyukova@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Хуҗин Рөстәм Нияз улы
2020 елның 23 июненнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы. Туган урыны: ТР Әлки районы Түбән Әлки авылы; Белеме: югары; Тәмамлаган уку йорты: 2001 ел, Казан дәүләт педагогия университеты ( 2001 ел) ; ТИСБИ Идарә университеты (2012 ел); Гыйльми дәрәҗәсе: юк; Гыйльми исеме: юк; Хезмәт юлы: 01.09.1996 - 02.06.2001 - Казан дәүләт педагогия университеты филиалының тарих факультеты студенты; 03.09.1996 - 01.05.1998 - 29 нчы мәктәп-лицейның түгәрәк җитәкчесе; 01.09.1998 - 17.08.2001 - Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейның педагог-оештыручысы, өстәмә белем бирү педагогы; 21.08.2001 - 02.03.2002 - «КОМЗ» ААҖның тышкы икътисадый эшчәнлек бүлеге белгече; 11.03.2002 - 30.06.2003 - Шәһәр хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең «Нур» яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү белгече; 01.07.2003 - 30.12.2005 - Шәһәр хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең «Нур» яшьләр үзәгендә оештыру-массакүләм эшләр бүлеге мөдире; 01.01.2006 - 02.08.2010 - Шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе оештыру-массакүләм эшләр бүлегенең баш белгече; 02.08.2010 - 17.06.2014 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе директоры; 18.06.2014 - 16.05.2017 - «53 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры; 17.05.2017 - 30.05.2019 - «41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры; 31.05.2019 - 23.06.2020 - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы; 22.06.2020 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы.
Вазифа: Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы
Туган көне: 12 август 1979 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-60
Электрон почта: rustem.huzin@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Видинеева Ләйсән Әлфит кызы
2022 елның 31 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы. Туган урыны: ТР Яр Чаллы шәһәре. Белеме: югары; 2012 елда «Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты» федераль дәүләт бюджет югары һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында белем ала. Хезмәт юлы: 01.09.2006 - 01.11.2010 - «1 нче шәһәр балалар иҗаты үзәге» балаларга өстәмә белем бирү МАББУның педагог-оештыручысы; 02.11.2010 - 30.09.2012 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең педагог-оештыручысы; 01.10.2012 - 16.07.2017 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 17.07.2017 - 29.11.2019 - «41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 02.12.2019 - 30.01.2022 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе директоры; 31.01.2022 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы.
Вазифа: Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы
Туган көне: 23 июнь 1988 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-56-58
Электрон почта: Leysan.Vidineeva@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Кәрамиев Румил Рәүф улы
2019 елның 27 маеннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Туган урыны - ТР Сарман районы Рангазар авылы. Белеме югары. Тәмамлаган уку йорты - 2005 ел, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты. 2017 ел, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы Белгечлекләре: «Туган тел һәм әдәбият», «Фирма һәм тармак базарлары икътисады», «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджмент». Бүләкләре: Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәт хаты Хезмәт юлы: 06.2003 – 08.2005 - «Татмедиа» АҖның Яр Чаллы шәһәре филиалы «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосы алып баручысы; 08.2005 – 05.2008 - «Татмедиа» АҖның Яр Чаллы шәһәре филиалы «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең мәгълүмат хезмәте хәбәрчесе; 05.2008 – 03.2011 - «Татмедиа» АҖның Яр Чаллы шәһәре филиалы «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе «Яңалыклар» мәгълүмати программасының бүлек башлыгы; 03.2011 – 05.2013 - «Татмедиа» АҖның Яр Чаллы шәһәре филиалы «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең радио тапшырулары буенча директор урынбасары; 05.2013 – 01.2016 - «Татмедиа» АҖның Яр Чаллы шәһәре филиалы «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең директор урынбасары; 07.2016 – 08.02.2018 - Яр Чаллы шәһәренең «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУның хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары; 02.2018 – 26.05.2019 - Яр Чаллы шәһәренең «Тарихи-туган якны өйрәнү музее» МАМУ директоры; 27.05.2019 – хәзерге вакытка кадәр Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы.
Вазифа: Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы
Туган көне: 13 май 1983 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-88
Электрон почта: Rumil.Karamiev@tatar.ru
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, 423805, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Әхмәтшин Ренат Рөстәм улы
2024 елның 1 июленнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы. Туган урыны: Түбән Кама шәһәре. Белеме: югары. Тәмамлаган уку йорты: 2010 ел, Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, «физик культура һәм спорт», физик культура һәм спорт буенча белгеч. Гыйльми дәрәҗәсе: юк. Гыйльми исеме: юк. Бүләкләре: юк. Хезмәт юлы: 16.09.2013 - 15.12.2017 - «Каматранс-сервис» транспорт-экспедиция фирмасы АҖ техник контроль бүлегенең өлкән мастеры. 23.03.2018 - 17.06.2019 - «Зәй» спорт мәктәбе» МБУ директоры. 23.05.2018 - 29.06.2024 - Яр Чаллы шәһәренең «Виктория» спорт мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе директоры. 01.07.2024 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы.
Вазифа: Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы
Туган көне: 14 май 1986 г.
Телефон: - 8 (8552) 30-55-83
Электрон почта: Ahmetshin.RR@tatar.ru
Адресы: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Лягуцкая Светлана Рафаиловна
2016 елның 17 августыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Туган урыны - Куйбышев өлкәсе Красноглинский районы Прибрежный пос. Белеме югары.Тәмамлаган уку йорты - 2012 ел, Мәскәү заманча гуманитар академиясе Бүләкләре: Россия Федерациясенең Мактау грамотасы Хезмәт юлы: 1985–1993 - Александровск-Сахалинский шәһәренең 4 нче балалар бакчасында тәрбияче, методист; 1994–1996 - Яр Чаллы шәһәренең 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчесе; 1996–2012 - Яр Чаллы шәһәренең 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәне укытучысы; 2012–2016 - Яр Чаллы шәһәренең 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 2016 елдан – хәзерге вакытка кадәр Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре.
Вазифа: Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре
Туган көне: 03 сентябрь 1965 г.
Телефон: - 8 (88552) 30-57-31
Электрон почта: Svetlana.Lyagucraya@tatar.ru
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, 423805, Х.Туфан проспекты, 23 йорт
-
Фәттахов Эдуард Рафаил улы
2022 елның 28 июненнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы. Туган көне: 18.04.1976 ел. Туган урыны: Татарстан АССР Минзәлә шәһәре. Белеме: югары. 2002 елда Иктисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган, «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча икътисадчы; 2010 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган, «Юриспруденция» белгечлеге буенча юрист. Гыйльми дәрәҗәсе: юк. Бүләкләре: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005); Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесенең Рәхмәте (2009); Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте (2016); Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе Рәисенең Рәхмәте (2016); «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме (2018); Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәте (2018); «Россия Федерациясе Пенсия фонды отличнигы» күкрәк билгесе (2020). Хезмәт юлы: 02.09.1995 - 30.10.1996 - «Агротекстильметиз» КПның тәэминат буенча директор урынбасары; 18.05.1998 - 05.04.1999 - «КамПейдж» ҖЧҖның коммерция директоры урынбасары; 05.04.1999 - 28.12.1999 - Коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары; 02.10.2001 - 03.06.2002 - Яр Чаллы шәһәре дәүләт хастаханә кассасының 1 категорияле белгече; 03.06.2002 - 07.04.2003 - Яр Чаллы шәһәре хакимияте Башлыгының икътисад буенча киңәшчесе; 08.04.2003 - 27.02.2004 - ТР Яр Чаллы шәһәре хакимиятенең торак фондын исәпкә алу идарәсе башлыгы; 01.03.2004 - 18.03.2004 - Шәһәр хакимияте аппаратының торак фондын исәпкә алу бүлеге башлыгы; 19.03.2004 - 30.12.2005 - Яр Чаллы шәһәре хакимияте Башлыгы ярдәмчесе; 01.01.2006 - 30.07.2006 - Муниципаль берәмлек (Шәһәр Советы) Башлыгы ярдәмчесе, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы; 01.08.2006 - 13.0.10.2007 Хаким (Шәһәр Советы) аппаратының эшләр идарәчесе, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы; 30.10.2007 - 01.02.2008 - РФ Пенсия фондының Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы идарәсе дәүләт учреждениесе башлыгы урынбасары; 04.02.2008 - 31.03.2021 - Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге идарәсе – дәүләт учреждениесе башлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе; 01.04.2021 - 27.06.2022 - Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәрендәге клиент хезмәте (бүлек хокукындагы) җитәкчесе; 28.06.2022 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы.
Вазифа: Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы
Туган көне: 18 апрель 1976 г.
Телефон: - (8552) 47-55-33
Электрон почта: Eduard.Fattahov@tatar.ru
Адресы: 423810, Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11 йорт