Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
  • Тасвирлама:

    Чаллыдагы яңа һәйкәлләрнең берсе. 2011 елның 22 ноябрендә шәһәрнең яңа өлешендә Татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай хөрмәтенә куела.

  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, Ершов урамы тукталышы, 16/09 йорты каршындагы сквер

Һәйкәл 16/09 йорты каршындагы скверда урнаштырыла. 6 метрлы монументның авторы – Казан сынчысы Владимир Демченко. Һәйкәл бердәм скульптура композициясеннән гыйбарәт. Шагыйрьнең үзәк фигурасыннан тыш, аның янында әкиятләрендәге персонажлар – Шүрәле, Су Анасы һәм башкалар да кергән.