Яр Чаллы шәһәренең истәлекле урыннары
-
«Ватан-Ана» мемориаль комплексы
Тасвирлама: «Ватан-Ана» монументы шәһәрнең иске өлешендә – «Студенческая» тукталышында урнашкан. 1975 елның 9 маенда, Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, ачылган.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса җәлил проспекты, Студенческая тукталышы
-
Габдулла Тукай һәйкәле
Тасвирлама: Чаллыдагы яңа һәйкәлләрнең берсе. 2011 елның 22 ноябрендә шәһәрнең яңа өлешендә Татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай хөрмәтенә куела.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, Ершов урамы тукталышы, 16/09 йорты каршындагы сквер
-
Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс
Тасвирлама: Әлеге мемориаль комплекс 1985 елда Бөек Җиңүенең 40 еллыгы уңаеннан ачыла.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, Универсам тукталышы.
-
Владимир Высоцкий һәйкәле
Тасвирлама: Владимир Высоцкийга куелган Чаллы һәйкәле Россиядә иң зурысы булып тора. Аның биеклеге - 9 метр.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Гидротәзүчеләр урамы, Банк тукталышы
-
Энтузиастлар бульварындагы авангард скульптуралар комплексы
Тасвирлама: Энтузиастлар бульварында урнашкан әлеге комплекс Яр Чаллының визит карточкаларының берсе булып тора.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән туфан проспекты, Энтузиастлар бульвары тукталышы
-
«КАМАЗ» төзүчеләренә Дан» монументы
Тасвирлама: Һәйкәл 1нче автомобиль юл буенда урнашкан. Калкулык башында скрепер һәм бульдозер тора, аңа Татарстан флагы кадап куелган.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Машина тәзүчеләр урамы, "Мегастрой" кибете тукталышы
-
Евгений Батенчук һәйкәле
Тасвирлама: Әлеге һәйкәл 2002 елда «Камгэсэнергострой»ның элеккеге җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Евгений Батенчук хөрмәтенә ачылган.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты Энергетик мәдәният сарае тукталышы
-
Рәис Беляевка һәйкәл
Тасвирлама: Рәис Беляев озак еллар КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасын үти. 1998 елның 1 августында, вафатына ике ел тулу уңаеннан, аңа һәйкәл куела.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, Энергетик мәдәният сарае тукталышы
-
Равил Низаметдинов һәйкәле
Тасвирлама: Һәйкәл «Весенний» совхозы директоры, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Низаметдинов истәлегенә 2003 елда ачылган.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, Пединститут тукталышы
-
Сергей Титов һәйкәле
Тасвирлама: Һәйкәл Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре иясе Сергей Титовка багышланган.
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты, Бумажниклар микрорайоны тукталышы