Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«КАМАЗ» мәдәният сарае» МАМУ

«КАМАЗ» мәдәният сарае» МАМУ
  • Тасвирлама:

    Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе Башкарма комитет карары нигезендә 2010 елның 4 маенда эшли башлый. 1980 елның 13 декабреньдә нигез салына.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш. 8:00-21:00

  • Телефон:
    • 8 (8552) 54-67-53
  • Сайт:

    http://www.дк-камаз.рф

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    423821, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22

«КАМАЗ» мәдәният сарае ел саен 300 000 нән артык кеше катнашында 400 дән артык чара үткәрә. Мәдәният сараенда 536 кешене үз эченә алган 24 клуб берләшмәсе эшчәнлек алып бара, шуларның 17 се түләүсез нигездә эшли. «КАМАЗ» мәдәният сарае түбәндәге төбәк һәм шәһәр фестивальләре һәм конкурсларын оештыручы булып тора. мәдәният сарае базасында түбәндәге проектлар тормышка ашырыла: - Шәһәрнең талантлы кешеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатында «Чаллы - ТОП-13» шәһәр иҗат проекты; - Мәктәп укучыларын төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатында «Дөнья экваторы» шәһәр иҗат проекты; - Хәзерге заманның экологик проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү максатында «Эко-портал» шәһәр проекты; - Җәйге чорда халыкның мәдәни ялын оештыру максатында «АРТ- мәйдан» иҗат проекты. Мәдәният сараенда «Тере традиция» дип аталган Декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге эшли. Шул базада Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Яр Чаллы шәһәрләреннән 64 халык сәнгате һөнәрчелеге осталарының күргәзмәсе оештырылган. Халык һөнәрчелеге үсеше тарихы буенча атна саен экскурсияләр һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре буенча мастер-класслар үткәрелә.