Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«КАМАЗ» төзүчеләренә Дан» монументы

«КАМАЗ» төзүчеләренә Дан» монументы
  • Тасвирлама:

    Һәйкәл 1нче автомобиль юл буенда урнашкан. Калкулык башында скрепер һәм бульдозер тора, аңа Татарстан флагы кадап куелган.

  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Машина тәзүчеләр урамы, "Мегастрой" кибете тукталышы

Һәйкәл 1981 елда КАМАЗ заводының икенче чиратын сафка бастыру уңаеннан төзелгән. Авторлары – ике Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган төзүчесе Умат Наурбиев җитәкләгән «Камгэсэнергострой»ның атаклы Кызыл Байраклы автоскреперлар бригадасы әгъзалары. Әлеге бульдозерда «Наурбиевлылар» автозавод төзелеше чорында шактый җир эшләре башкарганнар.