Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ

«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ
  • Тасвирлама:

    «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ 2012 елның 5 октябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре авылларында «Авыл клублары» Республика программасы буенча Элеватор тавы торак районында төзелеп сафка кертелә. 2016 елның 24 сентябрендә Суар торак комплексында – икенче һәм 2017 елның 21 ноябрендә Чулман проспектында өченче бина ачыла.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом. 8.00-17.00

  • Телефон:
    • +79274578728
  • Сайт:

    kyzyl-tau.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    423831, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 119В

Бүгенге көндә үзәктә түбәндәге 20 клуб берләшмәсе эшли: АРТ-клублар, вокал һәм бию берләшмәләре, күптөрле катнаш секция, сәламәтләндерү аэробикасы төркеме, вокаль ансамбльләр һәм өлкән буын өчен кызыксынулар буенча клублар, нәниләр өчен клублар, күчмә китапханә, җыр һәм бию ансамбльләре, модель сәнгате һәм эстетик тәрбия клубы. Мәдәният үзәгендә профессиональ оештыручылар, клуб берләшмәләре җитәкчеләре, тавыш операторы, алып баручылар, вокалчылар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары хезмәт куя. Шәһәр һәм Татарстан Республикасының популяр артистлары һәм иҗат коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Ел саен үзәктә балалар һәм зурлар өчен 300 дән артык чара уза. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ир-атларга багышлана», Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз сулышы», Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертлары, иҗат сезоны ачылу уңаеннан һәм хисап концертлары. Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре: клуб берләшмәләре эшен оештыру, массакүләм-мәдәни чаралар: конкурслар, фестивальләр, концертлар, календарь бәйрәмнәр, юбилейлар, корпоратив һәм иҗат кичәләре, шәһәр күләмендәге чараларны, артистлар һәм сәнгать коллективларының иҗат эшчәнлеген оештыру; милли мәдәниятне, телне, йолаларны, гореф гадәтләрен пропагандалау һәм үстерү; балалар, яшүсмерләр, эшләүче яшьләр һәм район ветераннарының ялын оештыру (халык теләген истә тотып); шәһәр һәм башка республика коллективларының һәм артистларының концерт һәм спектакльләрен оештыру һәм үткәрү; үзешчән сәнгатьне оештыру. Директоры – Абросимова Наталья Викторовна.