Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәһдиев Наил Гамбәр улы

Мәһдиев Наил Гамбәр улы

  • Вазифа:

    Яр Чаллы муниципаль районы башлыгы

  • 1959 елның 12 октябрендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган. 1982 елда С.М. Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаган. 1982 елда – «Сергинолес» берләшмәсенең техника ремонтлау буенча мастеры. 1982 – 1984 елларда – «Татнефтегеофизика» тресты геофизика ремонт-комплектация конторасының автотранспорт цехы инженеры. 1984 – 1986 елларда – «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты секретаре. 1986 елда – «Татнефтегеофизика» трестының механо-энергетика бүлеге башлыгы. 1986 – 1990 елларда – КПСС Бөгелмә шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире. 1990 – 1992 елларда – Бөгелмә Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1992 – 1995 елларда – Бөгелмә районы буенча һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы урынбасары. 1995 – 1996 елларда – ТР Дәүләт Советы депутаты (даими нигездә). 1996 – 2005 елларда – ТР Бөгелмә районы хакимиятенең һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы. 2005 елда – «ТР Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы 2006 – 2010 елларда – ТР Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы. 2010 – 2014 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министры. 2014 елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары 2014 елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе. 2015 елның 23 сентябреннән шәһәр Хакиме. Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел; «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, 2001 ел; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2003 ел; «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 2006 ел; «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2006 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел; «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале, 2014 ел. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хаты, 2016 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2016 ел; «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, 2016 ел; «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү өчен» күкрәк билгесе, 2018 ел; Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасы, 2018 ел; lI дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2018 ел; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2019 ел; Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, 2019 ел; «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел; Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Мактау грамотасы, 2021 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2021 ел; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2023 ел; Дуслык ордены, 2024 ел.