Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Мастеровые» рус драма театры

«Мастеровые» рус драма театры
  • Тасвирлама:

    Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе. 1975 елда оеша. 2022 елның 1 сентябреньдә ЧУлман проспектында урнашкан яңа бинага күчеп эшли башлый. Анда 446 кешелек – зур, 129 урынлык – кече һәм 40 балага исәпләнгән кечкенәләр өчен заллар эшли.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш. 10:00-19:30

  • Телефон:
    • 8 (8552) 39-19-36
  • Сайт:

    www.russdramteatr.ru

  • Адресы:

    423810, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 77

Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куйган һәр спектакль автокаланың театраль тормышында гына түгел, бөтен Татарстан Республикасында да вакыйгага әйләнә. Театр репертуарында – рус классик һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре. Рус театры репертуары законнарына тугры булган «Мастеровые» – заманча һәм актуаль театр, ул кыю экспериментларга һәм көтелмәгән сәнгать чишелешләренә ачык булып кала. «Мастеровые» театрының югары сәнгать һәм профессиональ дәрәҗәсе тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен ала, ул Халыкара һәм Россия фестивальләрендә берничә тапкыр театраль премия һәм бүләкләргә лаек булды. Директоры: Армандо Диамантэ.