Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Орган залы» МАМУ

«Орган залы» МАМУ
  • Тасвирлама:

    «Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе 2005 елның 1 мартында ачыла.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш. 9:00-19:00

  • Телефон:
    • 8 (8552) 54-09-65
  • Сайт:

    organ-chelny.ru

  • Адресы:

    423827, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 8

Барысы да Казан дәүләт консерваториясенең «Ригер-Клocc» фирмасы органыннан башланып китә. Ул орган шәһәргә Президент Минтимер Шәймиев инициативасы белән бүләк ителә. Техник характеристикалар буенча орган урнаштыру өчен идеаль рәвештә туры килә торган бина да табыла. Хакимият башлыгының 1997 елның 19 декабрендәге 2248 номерлы карары нигезендә «Россия» кинотеатрында реконструкция эшләре башлана. «Татинвестгражданпроект» фирмасы тарафыннан эшләнгән проектны генераль подрядчик – «Капиталь төзелеш идарәсе» ААҖе гамәлгә ашыра. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан була. Залны реконструкцияләү эшенә Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Рубин Абдуллин бәяләп бетермәслек зур өлеш кертә. Чехиянең орган җитештерү заводы белгечләре көче белән бездәге орган тулысынча яңартыла һәм камилләштерелә. МНИИП белгечләре бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча безнең зал – Россиядә иң яхшысы. Органны монтажлау һәм реконструкцияләү эшләре Рене Клим әфәнде җитәкчелегендәге «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы тарафыннан башкарыла. «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы Крнов шәһәрендә урнашкан һәм торбалы органнар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу фирма үзенең озын да, кызыклы да тарихы белән горурлана ала. Директоры – Лидия Решетняк.