Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Рәис Беляевка һәйкәл

Рәис Беляевка һәйкәл
  • Тасвирлама:

    Рәис Беляев озак еллар КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасын үти. 1998 елның 1 августында, вафатына ике ел тулу уңаеннан, аңа һәйкәл куела.

  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, Энергетик мәдәният сарае тукталышы

Аны ачу тантанасын Гидротөзүчеләр урамы һәм Муса Җәлил проспекты чатында аның комсомол яшьлегендәге дуслары уздыра. Һәйкәлнең макет авторы – Чаллы скульпторы, Татарстанның атказанган архитекторы Владимир Нестеренко. Ул гадәти булмаган формада. Өчпочмаклы плитә – шәһәр төзелешен, колонналары – заводны символлаштыра. Беляевның барельефы аның шәһәр һәм завод төзүдә катнашын һәм тарихи ролен ассызыклый.