Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Салахов Фәрид Шавкат улы

Салахов Фәрид Шавкат улы

  • Вазифа:

    Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе

  • 2020 елның 19 мартыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе. Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә туган. Белеме: югары. Тәмамлаган уку йорты: 2007 ел, «В.И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» ДЮҺББУ, «юриспруденция», юрист; 2016 ел, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ФДАЮББУ, «төзелеш», бакалавр; 2018 ел, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ФДБЮББУ, «төзелеш», магистр Дәүләт, ведомство һәм шәһәр бүләкләре: Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәт хаты, 2017 ел; Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәте, 2018 ел; Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, 2019 ел; Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәте, 2020 ел; Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федераль Советы Рәисенең Рәхмәте, 2022 ел. Гыйльми исеме һәм дәрәҗәсе: юк. Гаилә хәле: өйләнгән, кыз һәм ул тәрбияли. Хезмәт юлы: 22.06.2007-22.06.2008 - РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү (чакырылыш буенча); 22.10.2008 - 10.11.2009 ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының 19 нчы суд участогында 2 разрядлы белгеч; 01.01.2010 - 31.03.2010 «Ромашка» ҖЧҖ юрисконсульты; 01.04.2010 - 28.01.2011 - Салахов Фәрид Шавкат улы шәхси предприятиесе; 31.01.2011- 15.11.2011 - «АЛЬФА ТРАКС Транспорт-экспедиция компаниясе» ҖЧҖ директоры; 21.06.2012- 05.11.2013 - «КАМАРЕГИОНТРАНС» ҖЧҖ директор урынбасары; 07.11.2013 - 13.04.2017 - «Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» ДКУның әйдәүче белгече; 14.04.2017 - 30.11.2017 - «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП баш инженеры; 01.12.2017 - 18.03.2020 - «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры; 19.03.2020 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе