Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы» МАМУ

«Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы» МАМУ
  • Тасвирлама:

    Концертлар залы Яр Чаллы Шәһәр Советы карары белән 1988 елның 10 июнендә ачыла. Халык депутатларының шәһәр Советы Башкарма комитеты, шәһәрдә профессиональ иҗат коллективлары булдыру һәм алга таба гастроль-концерт эшчәнлеген, шәһәр һәм Кама төбәге халкына мәдәният хезмәте күрсәтүне үстерү максатыннан, 1991 елның 1 гыйнварында шәһәр Советы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршында хуҗалык исәбендә эшләүче эстрада-концерт берләшмәсе төзергә карар итә.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом. 9:00-18:00

  • Телефон:
    • 8 (8552) 34-40-64
  • Сайт:

    http://kzchelny.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    423800, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты 23

Легендар татар композиторы исемен мәңгеләштерү максатыннан, халык депутатларының Яр Чаллы шәһәр Советы даими комиссиясе карары нигезендә, 2000 елда шәһәр Хакимиятенең Концертлар залына Сара Садыйкова исеме бирелә. Концертлар залының мәйданы 1939,6 квадрат метрны тәшкил итә. Тамаша залы 766 урынга исәпләнгән. Ул барлык шәһәр, төбәк конкурслары, фестивальләре, иҗат кичәләре, юбилейлар, иҗат концертлары һәм башкалар үткәрелә торган прокат залы буларак эшли. Биредә шулай ук Татарстан һәм Россия эстрада йолдызларының гастроль концертлары да уздырыла. Учреждениенең төп максаты – гражданнарның мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү, аларның культура дәрәҗәсен үстерү, яшь буынны эстетик тәрбияләү, милли традицияләрне саклау һәм үстерү, мәдәни-агарту эшчәнлеген һәм ял итүнең культуралы формаларын оештыру.