Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Ватан-Ана» мемориаль комплексы

«Ватан-Ана» мемориаль комплексы
  • Тасвирлама:

    «Ватан-Ана» монументы шәһәрнең иске өлешендә – «Студенческая» тукталышында урнашкан. 1975 елның 9 маенда, Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, ачылган.

  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Муса җәлил проспекты, Студенческая тукталышы

Монументаль комплексның авторы – скульптор-монументалист Илдар Ханов. Белгечләр фикеренчә, мондый корылманы төзү өчен ким дигәндә 2-2,5 ел кирәк булган. Ә һәйкәлне рекордлы срокларда 2 ай да 17 көн эчендә төзегәннәр. Халык батырлыгының бөеклеге идеясен чагылдыру өчен автор үлемсез кош Феникс турындагы борынгы Мисыр мифын куллана. Ватан-Ананың уң канаты астында винтовкалы сугышчылар, сул канаты астында – каскалы, бер бәйләм граната һәм Бөек Ватан сугышы чорында гына кулланылган дисклы пистолет-пулеметлар тоткан солдатлар күренә.