Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Видинеева Ләйсән Әлфит кызы

Видинеева Ләйсән Әлфит кызы

  • Вазифа:

    Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы

  • 2022 елның 31 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы. Туган урыны: ТР Яр Чаллы шәһәре. Белеме: югары; 2012 елда «Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты» федераль дәүләт бюджет югары һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында белем ала. Хезмәт юлы: 01.09.2006 - 01.11.2010 - «1 нче шәһәр балалар иҗаты үзәге» балаларга өстәмә белем бирү МАББУның педагог-оештыручысы; 02.11.2010 - 30.09.2012 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең педагог-оештыручысы; 01.10.2012 - 16.07.2017 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 17.07.2017 - 29.11.2019 - «41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 02.12.2019 - 30.01.2022 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе директоры; 31.01.2022 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы.