Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Владимир Высоцкий һәйкәле

Владимир Высоцкий һәйкәле
  • Тасвирлама:

    Владимир Высоцкийга куелган Чаллы һәйкәле Россиядә иң зурысы булып тора. Аның биеклеге - 9 метр.

  • Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Гидротәзүчеләр урамы, Банк тукталышы

Һәйкәл 2003 елның 29 ноябрендә элеккеге «Кама» кунакханәсе янындагы мәйданда куелган, биредә популяр бард 1974 елда берничә көнгә тукталган булган. Бу аның Таганкадагы Мәскәү театры труппасы составында Чаллыдагы бердәнбер гастрольләре була. Высоцкий спектакльләрдә генә түгел, КАМАЗ төзелеш мәйданчыкларында да чыгыш ясый. Һәйкәл киселгән кыңгырау, гитара һәм театр сәхнәсенә охшаган образларны сурәтләгән композициядән гыйбарәт. Аның архитекторы – Владимир Нестеренко. Архитектор уйлавынча, гитара – Владимир Семеновичның иҗади эшчәнлеге символы, кыңгырау – Высоцкий иҗаты уяткан яхшы хисләр һәм хис-кичерешләр образы.