Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗин Рөстәм Нияз улы

Хуҗин Рөстәм Нияз улы

  • Вазифа:

    Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы

  • 2020 елның 23 июненнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы. Туган урыны: ТР Әлки районы Түбән Әлки авылы; Белеме: югары; Тәмамлаган уку йорты: 2001 ел, Казан дәүләт педагогия университеты ( 2001 ел) ; ТИСБИ Идарә университеты (2012 ел); Гыйльми дәрәҗәсе: юк; Гыйльми исеме: юк; Хезмәт юлы: 01.09.1996 - 02.06.2001 - Казан дәүләт педагогия университеты филиалының тарих факультеты студенты; 03.09.1996 - 01.05.1998 - 29 нчы мәктәп-лицейның түгәрәк җитәкчесе; 01.09.1998 - 17.08.2001 - Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейның педагог-оештыручысы, өстәмә белем бирү педагогы; 21.08.2001 - 02.03.2002 - «КОМЗ» ААҖның тышкы икътисадый эшчәнлек бүлеге белгече; 11.03.2002 - 30.06.2003 - Шәһәр хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең «Нур» яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү белгече; 01.07.2003 - 30.12.2005 - Шәһәр хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең «Нур» яшьләр үзәгендә оештыру-массакүләм эшләр бүлеге мөдире; 01.01.2006 - 02.08.2010 - Шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе оештыру-массакүләм эшләр бүлегенең баш белгече; 02.08.2010 - 17.06.2014 - Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе директоры; 18.06.2014 - 16.05.2017 - «53 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры; 17.05.2017 - 30.05.2019 - «41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры; 31.05.2019 - 23.06.2020 - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы; 22.06.2020 - хәзерге вакытка кадәр - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы.