Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яр Чаллы шәһәре турында

Яр Чаллы шәһәре турында

Яр Чаллы (рус. Набережные Челны, 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр Брежнев дип атала) - Россиядә, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама (Чулман) елгасының сул як ярында урнашкан шәһәр. Елга ярлары автомобиль һәм тимер юллар уза торган плотина белән тоташтырылган.

ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

Яр Чаллы - республика буйсынуындагы шәһәр, Яр Чаллы агломерациясенең төп шәһәре һәм Түбән Кама ТҖК үзәге, Россиядә халык саны буенча -  утызынчы (2010 елның  1 гыйнварына кадәрге мәгълүматлар буенча), Татарстанда халык саны һәм әһәмияте буенча  икенче урында торучы шәһәр. Шәһәрнең мәйданы - 171,03 км²; Кама (Чулман) елгасының ике як яры буйлап зур мәйданда (19 районны үз эченә алып торучы) шәһәр яны зонасы сузылган.

Географик урыны

Ил: Россия Федерациясе
Федерация субъекты: Татарстан Республикасы
Координатлар: 55°42′00″ т.к. 52°20′00″ кч.о. (Спутник картасы)
Эчке бүленеш:  Комсомол районы, Автозавод районы, Үзәк районы.
Шәһәр Башлыгы: Наил Гамбәр улы Мәһдиев 

Нигез салыну вакыты: 1626 ел

Элеккеге исемнәре:   Брежнев (1982 - 1988)
Шәһәр статусы: 1930 елдан.
Мәйданы: 171,03 км²
Халык саны: ▲548 434 кеше (2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча)
Халык тыгызлыгы: 2984 кеше./км²
Агломерация: 1,1 млн
Милли состав: татарлар - 48,8%, руслар - 46,2%, чувашлар - 1,1%, башкортлар - 0,72%, удмуртлар - 0,3%,  башка милләтләр - 3,2%

Этнохороним: чаллылы, чаллылылар

Сәгать поясы: UTC+3, җәй көне UTC+4
Телефон коды: +7 (8552)
Почта индексы: 4238**
Автомобиль коды: 16, 116
ОКАТО коды: 92 430

Шәһәр районнары

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары» Федераль законның 37 статьясы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 40 статьясы нигезендә, Башкарма комитет структурасына түбәндәге территориаль органнар керә:

  * Автозавод районы хакимияте;
  * Үзәк районы хакимияте;
  * Комсомол районы хакимияте.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең районнар чиге Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының «Яр Чаллы шәһәре территориясен территориаль берәмлекләргә бүлү һәм шәһәр районнарының чикләрен билгеләү турында» карары нигезендә билгеләнгән.

Комсомол районына ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка, Элеватор тавы поселоклары, «Замелекесье» микрорайоны, Суровка,  төзелеш индустриясе базасы (БСИ), Энергорайон керә.

Үзәк районына 1-8, 11-19, 31, 36-45, 56, 58, 59 комплекслар, Медицина шәһәрчеге, 2 нче автомобиль юлыннан көньяк-көнбатышка таба урнашкан сәнәгый һәм коммуналь объектлар керә.

Автозавод районына 20, 22-30, 46-54 комплекслар, 50А, 66, 67А, 68, 70А, 71 аз катлы торак төзелеше районнары, 2 нче автомобиль юлыннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан сәнәгый һәм коммуналь объектлар, Тогаево карьеры керә.

Комсомол һәм Үзәк районнары арасындагы чик 4 нче автомобиль юлы буенча «Орловка боҗрасы» чатына кадәр, аннан 1 нче автомобиль юлы буенча Королев урамына кадәр, аннан Королев урамы буенча Чулман проспектына кадәр, аннан көньяк-көнбатышка таба Чулман проспектыннан Нариманов урамына кадәр, аннан Нариманов урамыннан Кама (Чулман) елгасына таба уза.

Автозавод һәм Үзәк районнары арасындагы чик 2 нче автомобиль юлы буенча, аннан Хәсән Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектына кадәр, аннан Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектына кадәр, аннан Вахитов проспектыннан Кама (Чулман) елгасына таба уза.

Шәһәр халкы

Яр Чаллы шәһәрендә 548 мең граждан яши, бу исә республика халкының 13,7%ын тәшкил итә. 

Халыкның милли составы:  

Милләт

Саны, кеше

Саны, %

Татарлар

263491

48,0

Руслар

249563

45,5

Чувашлар

6080

1,1

Украиннар

2732

0,5

Башкортлар

4018

0,7

Башка милләт

22550

4,1

Барлыгы

548434

100

 

Әлеге мәгълүмат Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтыннан алынды.