Яр Чаллы шәһәрендә туристик объектлар
-
Яр Чаллы дельфинарие
Тасвирлама: Яр Чаллы дельфинарие — Татарстанның Чаллы шәһәрендә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Анапа шәһәре филиалы. Татарстанда һәм Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий булып тора.
Адресы: Адресы: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе урамы, 12/1
-
Фикрәт Табиев яр буе урамы
Тасвирлама: Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (рус. Набережная имени Фикрята Табеева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Яр буе урамы 2011 елда төзелә башлаган.
Адресы: Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Җилкән спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы яныннан башлана. «Чаллы Яр» микрорайонында тәмамлана.
-
Энтузиастлар бульвары
Тасвирлама: Энтузиастлар бульвары (рус. Бульвар Энтузиастов) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
Адресы: 423810, Яр Чаллы шәһәре, Үзәк район, Энтузиастлар бульвары
-
Яр Чаллы елга порты
Тасвирлама: Кама елгасындагы елга порты, Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан . Бу шәһәрнең генә түгел, ә Татарстан Республикасының һәм бөтен Кама буеның иң борынгы предприятияләренең берсе.
Адресы: 423800, Яр Чаллы шәһәре, Комсосол яр буе, 34, Кама су порты.
-
“КАМАЗ” заводы
Тасвирлама: Кама автомобиль заводы. "КАМАЗ" — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта "Ростех" дәүләт берләшмәсенә керә. Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Россия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. “КАМАЗ” — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыять (1990). Аның ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында "Туймазы автобетоновоз заводы", "НефАЗ" (Нефтекама шәһәре) һәм "Автоприцеп-КАМАЗ" (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар.
Адресы: 423827, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 2.
-
"КАМАЗ-мастер" командасы базасы
Тасвирлама: "КАМАЗ-мастер" - махсуслашкан автомобильләрдә халыкара раллиларда катнашучы легендар команда.
Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.
-
Азатлык мәйданы
Тасвирлама: Азатлык - Чаллының төп мәйданы. Ул шәһәр администрациясе каршында урнашкан.
Адресы: 423800, Россия, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты һәм Х. Туфан проспекты киселеше
-
Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы
Тасвирлама: «Мәдәният һәм ял паркы» МУП составына Яр Чаллының Автозавод (Тынычлык проспекты, 81) һәм Комсомол (Парк тыкрыгы, 9а) районнарында урнашкан ике парк-филиал керә. Аларның гомуми мәйданы — 11 га.
Адресы: 423821 Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 81
-
Габдулла Тукай яр буе урамы
Тасвирлама: Габдулла Тукай яр буе урамы Чаллы шәһәрендә урнашкан. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган.
Адресы: 423808, Яр Чаллы шәһәре, Комсомол районы, 10нчы комплекс, Мәләкәс елгасы яр буе
-
"Гренада" паркы
Тасвирлама: Советлар союзы заманында "Гренада" паркы Чаллы халкы арасында популяр була. Җәй көннәрендә биредә кино, театр күрсәтәләр, кыш көне Яңа ел бәйрәмен уздыралар.
Адресы: Татарстан, Яр Чаллы, Мәскәү проспекты, 104А
-
"Яр буе" паркы
Тасвирлама: "Яр буе" паркы Чаллының иң зур паркларының берсе.
Адресы: 423831, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты.
-
Марат Бибишев исемендәге театраль парк
Тасвирлама: Чаллының Низаметдинов һәм Маршал Жуков урамнары киселешендә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры янында урнашкан парк.
Адресы: 423803, Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 31
-
Шишкин бульвары
Тасвирлама: Рәссам Иван Иванович Шишкинга багышлап аталган бульвар.
Адресы: Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 29Б