Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

БСМП кардиологы Энҗе Мотыйгуллина: «Көн дә 60ка якын авыру кабул итәбез»

Ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 18 млн артык кеше үлә.

Бүген, 29 сентябрьдә, бар дөньяда йөрәк көнен билгеләп үтәләр. Календарьда әлеге датаны булдыру хакында 2012 елда узган халыкара конгресста беренчеләрдән булып кардиологлар сүз кузгата. Сәбәбе дә җитди – ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан гына 18 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Бу исә үлүчеләрнең өчтән бер өлеше дигән сүз! Иң аянычы – әлеге очракларның күпчелеге кешеләрнең үз сәламәтлекләренә битарафлык күрсәтү, вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Бүгенге әңгәмәдәшем – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (БСМП) кардиология бүлеге мөдире Энҗе Мотыйгуллина да шул хакта искәртә. Үтә дә мөһим һәм җаваплы көн уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык. 

– Энҗе Рифкатовна, Чаллыда да хәлләр шулай мөшкелме? Авыручылар күпме?
– Дөрестән дә, инде күп еллар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче төп алшартларның берсе булып тора. Медицина хезмәте көннән-көн югары үрләргә күтәрелсә дә, дәвалау ысуллары яхшырса да, аяныч күрсәткеч бик нык үзгәрми. Чөнки күпләребез әле һаман да үз саулыгыбызга бармак аша карый. Аеруча ир-атларыбыз хәтта диагнозларын белә торып та табиблар янына баруны кичектереп тора. Нәтиҗәдә, соңгы чиккә җиткәндә инде аларны хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы алып килә. 112 хезмәте аша без көн саен 40тан алып 60ка кадәр авыруны кабул итәбез. Моннан тыш, әле шәһәр хастаханәләреннән дә көн дә планлы рәвештә килгән 10-15 пациентка медицина ярдәме күрсәтәбез.

– Йөрәк авыруларына нәрсәләр сәбәпче булып тора?
– Алар төрле булырга, мисал өчен, нәселдән килергә мөмкин. Әгәр дә якын туганнар арасында берәр кешегә йөрәк ишемиясе, стенокардия яки ишемик өянәк диагнозлары куелган икән, башкаларга да уяу булырга, ягъни табибларга күренеп, тикшеренүләр үтеп торырга кирәк. Алкоголь белән мавыгу, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, даими рәвештә стресс халәтендә яшәү, кан басымы югары булу да безнең кечкенә «моторыбызны» сафтан чыгара ала. Шунысы аяныч – без моны сизми дә калырга мөмкинбез. Чөнки күп кенә йөрәк авырулары үзен озак вакыт белгертми дә тора. Аеруча югарыда телгә алган һәм еш очрый торган йөрәк ишемиясе.

– Бу хакта тулырак сөйләп үтегез әле?
– Гади генә әйткәндә, әлеге авыру булганда тамырларда атеросклероз төерләре (бляшкалар) оеша. Алар организмда холестерин күләме арту сәбәпле барлыкка килә. Билгеле инде, кысылган, төзелеше бозылган тамырлардан йөрәккә кан, шул исәптән кислород һәм файдалы матдәләр тиешле күләмдә барып җитми. Нәтиҗәдә, әлеге органыбызның эшчәнлеге бозыла. Бу исә иртәме-соңмы миокард инфарктына да китерергә мөмкин. Боларны булдырмас өчен даими рәвештә холестерин күләмен контрольдә тотарга һәм күп калорияле ризыклардан тыелырга кирәк. 

– Гомумән, йөрәк авыруларын нинди билгеләр аша белергә мөмкин? 
– Әйткәнемчә, алар озак вакыт үзен сиздерми дә тора ала. Шулай да  авыру көчәйгәндә, мисал өчен, шул ук йөрәк ишемиясе вакытында күкрәк кысылгандай була, яндырып авырттыра башлый, кешегә һава җитми, тыны бетә, физик көчәнештән (авыр физик эш яки спорт белән шөгыльләнүдән генә түгел, актив хәрәкәтләрдән соң да) авырту көчәя. Ул йөрәк турында гына түгел, сул як калак сөягендә, иңсәдә, хәтта корсак өлешендә дә булырга мөмкин. Моннан кала, кул-аяклар ою, баш әйләнү, салкын тир бүленеп чыгу, хәлсезлек кебек билгеләр дә йөрәк белән проблемалар барлыгы хакында кисәтә ала. 

– Мондый очракларда кешегә ничек ярдәм күрсәтергә кирәк?
– Йөрәк өянәге булганда кешегә катгый рәвештә аякка басу, йөрү тыела. Аны аркасына терәп креслога утыртырга яки башын күтәртебрәк яткырырга кирәк. Сулыш алуын җиңеләйтеп җибәрү өчен кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә дә була. Беренче ярдәм буларак, тел астына нитроглицирин таблеткасы салырга яки спреен сиптерергә киңәш ителә. Канны сыекландырып җибәрү өчен аспирин таблеткасының яртысын бирергә мөмкин. Һәм инде, һичшиксез, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга,  диспетчерга алдан ук авыруда күзәтелгән билгеләрне хәбәр итәргә кирәк.

– Гадәттә, йөрәк авырулары өлкәннәрдә генә күзәтелә дигән фикер яши. Тик соңгы елларда авыруның «яшәрүе» күзәтелә. Бу хакта ни әйтер идегез?
– Әйе, бүгенге көндә 40 яшькә кадәргеләр арасында да инфаркт кичерүчеләр күп. Сәбәбе – тормыш рәвешебез үзгәрү. Бүгенге көндә без бик аз хәрәкәтләнәбез. Кыска гына араны да транспорт чарасына утырып үтәбез, хәл-әхвәлләрне дә очрашып, күзгә-күз карап түгел, ә телефон аша гына белешәбез. Югарыда телгә алганча, туклануга да артык игътибар бирмибез. Терлек майлары кергән, ысланган, татлы, тозлы ризыклар күп ашыйбыз. Тагын бер фактор – стресслар. Нервлар киеренкеләнгәндә йөрәк ешрак тибә башлый. Контроль эш, имтихан, сәхнәдә чыгыш ясар алдыннан үзегездә мондый халәтне сизгәнегез бардыр. Бу да йөрәкне сафтан чыгара. Начар экологик шартлар да организмда тискәре үзгәрешләргә этәргеч бирә ала.

– Күпләр: «Коронавирус инфекциясе дә йөрәк авыруларын кузгатты», – ди. Бу сүзләрдә хаклык бармы?  
– Әйе, COVID-19 үзе генә дә йөрәк тукымасына, ягъни миокардка зыян салырга мөмкин. Шулай ук таҗлы вирус канны куертып, тромблар хасил булдырырга да сәләтле. Тромб исә ул кан тамырында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган төер. Мәгълүм булганча, ул өзелеп кисәк кенә үлемгә китерә дә ала. 

– Сер түгел, күпләр аларны эретү өчен бер-берсеннән ишетеп махсус препаратлар да эчәләр. Андыйларга ни әйтер идегез?
– Табиб белән киңәшләшмичә мондый даруларны бөтенләй кулланырга ярамый. Әлеге препаратларны, кешенең анализларыннан чыгып, медицина белгече генә билгели. Аларның төрен, күләмен һәр кешегә аерым сайлыйлар. Берәүгә файдасы булса, икенчесенә зыяны булырга да мөмкин бит. Тик күпләр бу хакта уйлап бетермиләр.

– Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ничек сакланырга була?
– Төп кисәтү чарасы – ул  сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән арыну. Мисал өчен, тәмәкене ташлаганнан соң инфаркт яки инсульт килеп чыгу куркынычы кими башлый, ә бер елдан соң ул 50 процентка кадәр үк азаерга мөмкин. Моннан тыш, кан басымын, холестеринны, шикәр күләмен дә даими рәвештә контрольдә тоту зарур. Диспансеризация үтү хакында да онытмаска кирәк. Менә бу кагыйдәләрне үтәгән очракта гомеребезне дистә елларга озынайтырга булга. Әлбәттә инде, авырган очракта да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Бүгенге көндә үзебезнең БСМПда да дөнья күләмендә горурланып сөйләрлек югары технологияле операцияләр ясыйбыз. Уникаль дәвалау ысуллары кулланып, авыруларыбызны тулы канлы, сәламәт тормышка кайтарабыз. 

Фото БСМПның матбугат хезмәтеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев