Чаллы егете Казанга эшкә кайтты
Сәламәтлек

Чаллы егете Казанга эшкә кайтты

Хирург-онколог эш урынын алыштырды.

Санкт-Петербургның Н.Напалков исемендәге онкология үзәгендә эшләүче Чаллы егете, хирург-онколог Азат Нәҗмиев эш урынын алыштырды. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. 
– 5 ел Санкт-Петербург онкология үзәгендә юан эчәктәге яман шешкә операция ясадым. Тикшерүләр үткәрдем, укыдым, тәҗрибә тупладым. Бу яхшы мәктәп булды. Хезмәттәшләремә һәм остазларыма рәхмәт. 
Тормышымда яңа этап башланды. Павленко Мәктәбенә кердем. Остазым – Татарстанның баш трансплантологы, Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары  Александр Киршин. Без Казанда. Мин гепатобилиар хирургияне үзләштерәм, – диде ул.
Азат Нәҗмиев 15 елга якын Санкт-Петербургта яшәгәч, туган ягы – Татарстанга кайтты. 
«Әлегә 2 елга, озак командировка киткән кебек кенә кайттым. Өйрәнергә, операцияләр ясарга, дәваларга, тәҗрибә тупларга. Киләчәктә нәрсә булыр: анысын вакыт күрсәтер. Әмма мин бер нәрсәне беләм: алга хәрәкәт итмәсә хирург үлә. Мин исән-сау, халкыбыз сәламәтлеген ныгыту юнәлшендә эшләргә әзер», – дип белдерде якташыбыз. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фото Азат Нәҗмиевның социаль челтәрдәге битеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек онкология

Нет комментариев