Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Майлы ризыклар файдалымы?

Киңәш.

Һәркемнең вакыт-вакыт эче авыртырга мөмкин. Әгәр алар вакытлыча гына була икән, борчылырга урын юк. Әмма ашказаны даими борчый башласа, табика мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Табиблар ашказаны яман шеше үсешен иртә стадиядә ачыклау өчен дүрт төп билгене аерып күрсәтә. Болар: ашказанының нормаль эшчәнлеге бозылу, ризык йоту белән проблема булу, кинәт ябыгу, һава җитмәү.

Бу симптомнар кыска вакыт эчендә үтеп китсә, эч авырту һәм күңел болгану күзәтелмәсә, борчылырга кирәкми. Моның берничә сәбәбе бар: артык күп ашау, майлы һәм ачы ризык яисә артык күп кофеин, алкоголь, шоколад һәм газлы эчемлекләр куллану. Моннан тыш, ашказаны белән проблемалар борчылу, тәмәке тарту яисә антибиотиклар белән дәвалану аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Әгәр югарыда санап үтелгән симптомнар узмый һәм ике атна дәвам итә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшеренү узарга кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек