Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тюльпан Хан: «Балачактан ук хастаханәдә дару таратып үстем»

Бүген Чаллының танылган акушер-гинекологы үзенең зур юбилеен билгеләп үтә.

Без журналистларга һөнәребез белән бәйле бихисап күп шәхесләр белән аралашырга туры килә. Алар арасында кемнәр генә юк: тормышларын сабак итеп язарлык мавыктыргыч язмыш ияләре дә, гаҗәеп сәләтләргә ия затлар да, кылган гамәлләре өчен рәхмәт әйтеп туймаслык мөхтәрәм шәхесләр дә. Бүгенге язмам герое да нәкъ менә шундыйлардан. 
Йөзләгән, меңләгән туташ-ханымның саулыгын ныгытып, Ана булу бәхете бүләк иткән алтын йөрәкле табибә ул. Сүзем редакциябезнең тугры дусты, дәвалау үзәге генераль директоры, акушер-гинеколог Хан Тюльпан Тимергалиевна хакында. Бүген, 14 декабрьдә, ул үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан без шәһәрдәшебез белән очрашып, тормышының иң истәлекле мизгелләрен барлап алырга булдык. 

«Мондый исем булмый, кушмыйбыз диләр»

«Тумышым белән мин күрше Удмуртия Республикасының Каракүл районы Арзамас авылыннан», – дип тормыш йомгагын сүтә башлады Тюльпан ханым. Сизгәнсездер, героем бик тә үзенчәлекле һәм матур исемгә ия. Ирексездән, үзем дә иң элек нәкъ менә аның тарихы белән кызыксындым. Баксаң, бу әтисенең тырышлыгы икән. Әйе, әйе, нәкъ менә тырышлыгы. 1973 елда зарыгып көтеп алган, кадерле кызы дөньяга килгәч, ул җирле авыл советына аның исемен теркәргә китә. Советлар Союзы вакытында зәңгәр экраннар аша күпләрне үзенә әсир иткән «Фанфан-тюльпан» фильмы белән тәэсирләнеп, Тимергали абый да сабыен Тюльпан дип атарга уйлый. Кинода батыр ир-ат герое кушаматы булса да, тормышта бик тә матур яз гөле бит. Ник әле кушмаска ди?! Башка берәүдә дә юк. Тик менә урындагы җаваплы затлар гына баштарак әти кешенең бу хыялын өнәп бетерми. «Безнең китапларда андый исем юк, кушмыйбыз. Менә булганнарын сайлагыз», – дип аңа берничә исем җыентыгы тоттыралар. Кая инде ул исемлек карап тору. Ничек итсә итә, авыл советыннан Тимергали абый хыялын тормышка ашырып кайтып китә. 

«Балачактан ук хастаханәдә дару тараттым»

1975 елда алар әти-әнисе һәм бертуган абыйсы белән Чаллыга килеп төпләнәләр. «Әнием дә гомере буе ак халат иясе булды. 45 ел дәвамында Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең травматология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләде», – дип хатирәләрен барлый шәһәрдәшебез. Булачак һөнәрен сайлауда да нәкъ кадерле кешесе юл күрсәтә аңа.
«Бар балачагым аның янында хастаханәдә үтте. Һәркөн иртән торып бакчага түгел, авырулар янына юл тота идек. Палатадан палатага йөреп, пациентларга дару өләшүләрем, гадусник таратуларым, постта кизү торуларым, әтиебезнең К700 тракторына утырып авыруларның өйләренә баруларым бүгенгедәй күз алдымда. Һәр табибны, һәр шәфкать туташын белә идем мин. Алар миңа барысы да кешеләргә ярдәм итүче, әкияттәге тылсымлы фәрештәләрне хәтерләтә иде. Мәктәпне тәмамлагач үзем дә әнә шул тылсымга ия булу өчен табиб һөнәрен үзләштерергә булдым», – ди ярымҗитди, ярымшаяртып язмам герое. 

«Язмыш шаяртуын соңыннан гына аңладым»

Теләген тормышка ашыру өчен ул иң элек Казанга юл тота. Тик анда укырга керә алмый, икенче елны кыз бәхетен туган ягы Удмуртиядә сынап карый. Сынауларны яхшы гына үтеп, ул Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга керә. Язмышының ник болай шаяртуын соңыннан гына аңлый яшь кыз. Баксаң, нәкъ менә биредә, уку йортында аңа гомерлек юлдашын очрату насыйп була. 
«Без укыган чорда чит илләрдән бик күп яшьләр килде. Судан, Пакистан, Һиндстан, Палестина, Марокко, Шри Ланка һәм хәтта Согуд Гарәбстаныннан да егет-кызлар бар иде. Аларның барысын да тулай торакның без яшәгән катына урнаштырдылар. Минем күзем Умар Хаят исемле Пакистан егетенә төште. Ул үзенең тәрбиялелеге, зыялылыгы, алдынгы карашлы булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Советлар Союзына да аны әтисе: «Аларның укыту системасы көчле, анда төпле белем бирәләр», – дип үгетләп җибәргән була. Шулай берара бер-беребезгә күз атып йөрдек без. Язмыш та, шаярткандай, иртәләрен гел юыну урынында очраштыра иде. Янәшә басып теш чистартулар бүгенгедәй күз алдымда (көлә). «Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми» диләр бит. Көннәрдән бер көнне инде без батырчылык итеп, бер-беребезгә хисләребезне аңлаттык һәм кавышырга карар кылдык. Билгеле, Көньяк Азия принцын кияү итү өчен баштарак әти-әнием белән шактый гына сөйләшүләр алып барырга туры килде. Шөкер, бар да уңышлы тәмамланды. Умар Ханның ислам динен тотуы да, намаз укуы да якыннарымның күңелендәге бозны эретте. Менә шулай Удмуртиядә без, татар кызы белән Пакистан егете, халыкара дуслыкны ныгытып, гаилә учагын кабызып җибәрдек», – ди елмаеп табибә.

«Авырлыклар дөрес юл күрсәтте»

Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек дип белми әйтмиләр. Яшь гаиләнең дә бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – ике уллары туа. Бу вакытка инде Тюльпан ханым укуын тәмамлап, Ижау каласының хатын-кызлар консультациясе бүлегендә эшли башлый. 
«Икътисадый кризис хөкем сөргән 1998 еллар иде ул. Яшерен-батырын түгел, бик авырга туры килде. Әле дә истә: тормыш иптәшем ординатурада укуда, гаиләне тәэмин итәргә дә, фатирны арендалап тору өчен дә акча кирәк. Хезмәт хакын да вакытында бирмиләр, бүтән матди чыганаклар да юк. Утырып уйладык та без балалар белән Чаллыга әти-әни янына кайтып торырга карар кылдык. 
Шөкер, тора-бара бар да җайланды. Тормыш иптәшем дә укын тәмамлап безнең янга кайтты. Ул – уролог, мин гинеколог булып шәһәрнең 7нче шифаханәсенә урнаштык», – ди Тюльпан ханым.

«Авыруларның язмышларын туплап китап язарлык»

Сез яшь җилкәнчекләр, көч-дәртегез ташып тора, җиң сызганып, эшләгез дә эшләгез дип, аларны шәһәребезнең иң зур комплексларының берсенә – 50нче бистә халкына хезмәт күрсәтүгә билгелиләр. 
Биредә Тюльпан ханым өченче сабые белән декрет ялына киткәнче – җиде ел акушер-гинеколог булып хезмәт куя. «Бу еллар эчендә миңа йөзләгән, меңләгән туташ-ханымга табиб ярдәме күрсәтергә туры килде. Алар арасында нинди генә язмышлар юк иде. Сөйли китсәң, барысын бергә туплап, том-том романнар язарлык. Гомумән, табиб кеше бит ул иң элек карашы, сүзе белән дәвалау сәләтенә ия булырга бурычлы. Пациентлар сиңа йөрәк серләрен, кайгы-борчуларын ачып салырга курыкмаска тиеш. Әнә шулай үзара рухи элемтә булдырып, күңел түрендәге йөк-таштан арынганда гына дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә», – ди табибә. 

«Күзләремнән яшьләр тәгәрәде»

Героемның сүзләрен раслап, үзе белән булган гаҗәеп вакыйганы телгә алып китәсе килә. Тормыш иптәше белән дәүләт хастаханәсеннән китеп, үз клиникаларын булдыргач, аларга ерак пирамидалар иленнән, төгәлрәк әйтсәк, Мисырдан бер пар мөрәҗәгать итә. «Каирда танылган белгечләрдә дә булдык, хан сарае төзерлек акчалар да сарыф иттек, тик нәтиҗәсе генә булмады. Зинһар, ярдәм итегез, бик тә бәби алып кайтасыбыз килә», – дип гозерләрен белдерәдәр алар. Шәһәрдәшебез чит ил кунакларын кире какмый. Саллы тәҗрибәсенә таянып, тикшеренүләр планын төзи, дәвалау курсын билгели. Һәм ул тора-бара үз нәтиҗәсен дә бирә, яшь пар әти-әни булу бәхетенә ирешә. Сөенечләре чиктән ашкан гаилә бәбиләрен күтәреп табибә янына рәхмәт әйтергә килә. 
«Хезмәте каты, җимеше татлы дип юкка әйтмиләр инде ул. Шул сабыйны кулга алгач белсәгез иде ничек куанганымны... Күңелләрем тулып, күзләремнән яшьләр тәгәрәде. Түзем һәм сабыр булганнары өчен үзләренә дә рәхмәт әйттем. Әйе, сабырлык – бу пациентларга кирәкле иң мөһим сыйфатларның берсе шул. Күпләр табибка бераз күренеп йөри дә, әй булмады инде дип, икенчесен юллап китә. Шул вакытта дәвалау чылбыры өзелә, аны яңадан төзергә туры килә. Алтынга тиң вакыт әрәм була, күпме чыгымнар сарыф ителә. Шуңа да мин авыруларны алдан ук түзем булырга һәм табиб кушканнарны җиренә җиткереп үтәргә кирәк дип кисәтеп куям. Бары шул очракта гына теләгеңә ирешеп була», – ди табибә. 

«Бар нәрсәнең үз вакыты»

Шәһәрдәшебез белдерүенчә, мондый проблемага юлыгучылар бүгенге көндә бихисап күп. Сәбәпләре дә төрле: җенес әгъзалары авырулары, матдәләр алмашы бозылу, яшьли абортлар, бала табу вакытын кичектереп тору. Соңгысы хәзер аеруча киң тамыр җәя икән. Гаиләләрнең күбесе әти-әни булу хакында бары 35-40 яшьтән соң гына уйлана башлый, ди. Ә бит хактан да кеше организмының мөмкинлекләре чиксез түгел, бар нәрсәнең дә үз вакыты. Бәби табар өчен иң кулай чор – ул 25 яшьләр тирәсе. Моны яшь парлар колакларына киртләп куйсын иде. Тюльпан ханым нәкъ менә шул хакта да искәртә. 
Үзе исә ул өч баһадир әнисе. Тормыш иптәше, танылган табиб Умар Хаят белән алардан чын-ир егетләр тәрбияләү өчен вакытларын да, мөмкинлекләрен дә кызганмаганнар. 
«Эштән кайта идек тә, улларыбызны алып спорт түгәрәкләренә чаба идек. Соңгы ун елда Чаллыда без карамаган хоккей, футбол матчы калмагандыр. Боз сарае, Гренада паркы яшәү урынына әйләнде дип әйтсәм дә арттыру булмас. Кыскасы, бар буш вакытыбызны балаларга багышладык һәм моның өчен бер генә дә үкенмибез. Ата-ананың төп бурычы да баланы табу гына түгел, ә аңа физик, интеллектуаль һәм әхлакый тәрбия бирү дә бит», – ди язмам герое. 
Бүген исә инде ул тырышлыкларының әҗерен күреп, сөекле ир-атлары янәшәсендә хөрмәткә тиенеп, аларның һәм меңләгән шәһәрдәшләребезнең кадерле Тюльпаны булып гомер кичерә. Якынлашып килүче гомер бәйрәменә моннан да затлырак бүләк юктыр, мөгаен. Шәһәрдәшебезгә без редакция хезмәткәрләре дә чиксез ихтирамыбызны белдереп, яңадан-яңа һөнәри казанышлар һәм хатын-кыз бәхете теләп калабыз. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек