Эльвира Гайнетдинова автор яңалыклары
-
" - 100 тапкыр ишеткәнче,1 тапкыр күрүен хәерлерәк",- ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев
«Без күпчелек продукцияне шәһәребез оешмаларыннан алабыз. Шунысында әйтергә кирәк,продукция безнең саклану киштәләренә килеп эләккәнче,эчке тендер оештырыла".
-
Традицион август конференциясе башланды
Хәзерге вакытта 42 мәктәптә укытучыларның традицион август конференциясе бара Утырышның темасы: заманча юнәлешле белем бирү программаларын гамәлгә кертү юлы белән заманча мәгарифне модернизацияләү»
-
Җылылык энергетиклары өчен кызу вакыт: Яр Чаллыда яңа җылыту сезонына әзерлек бара.
Ремонт кампаниясенең бурычы: көзге-кышкы чорга вакытында сыйфатлы әзерләнү һәм 533 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә уңайлы шартлар булдыру.
-
Марат Шакиров: “Театрга балалар сагынып килерлек булсын”
Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Әлеге сүзләрне бөек шагыйребез моннан бик күп еллар элек язып калдырган булса да, ул әле дә актуальлеген югалтмый. Миңа калса, театрга һәм, гомумән,сәнгатькә мәхәббәт орлыклары кеше күңелендә сабый чактан ук яралырга тиеш. Бүген, барлык әйләнә-тирә виртуальләшеп барган заманда, билгели ки, театрга игътибар кими. Бигрәк тә компьютер уеннарын уйнап үскән балаларны театрга алып баруы җиңелләрдән түгел. Ә баксаң, безнең шәһәрдә генә дә кечкенә курчак театрлары да бик күп икән. Сүземне “Жемчужинка» кур-чак театры җитәкчесе Шакиров Марат Назировичның интервьюсы белән дәвам итәсем килә.
-
Чулпан: “Туксан яшьтә дә сторислар төшерергә язсын иде”
Әле күптән түгел генә безнең кулланышка кергән “блогер” сүзе, бүген тулы канлы профессиягә әйләнде кебек. Ул – күпләрнең хыялында йөрткән һөнәр. Яшерен-батырын түгел, блогерлыктан читтә булганнарның күбесе, аларны видео төшереп, артык күп көч түкми генә, күп итеп акча эшли дип уйлый. Әлеге фикернең дөреслеккә туры килү-килмәвен белер өчен шәһәребезнең иң популяр татар блогерларының берсе Чулпан белән аралаштык. Чулпангининың (инстаграмдагы исеме) бүген 50меңгә якын язылучысы бар.
-
Максим Коволев: “Кул эшләре миңа ләззәт бирә”
–Быел мәктәпләрдә укулар гына түгел, ә күләмле бәйрәм-чаралар да, кызганычка каршы, онлайн форматта узды. Шул исәптән шәһәребездә ел саен зурлап билгеләп үтелүче яшьләр көне дә. Аның кысаларында, быелгы илдәге вәзгыятькә бәйле рә-вештә, битлекләр фестивале үткәрелде. Чараны шәһәребезнең “Заман” яшьләр үзәге оештыр-ды. Бәйге шартлары буенча телә-ге булган һәркем үз фантазия-сенә таянып битлек тегәргә тиеш иде. Иң үзенчәлекле битлек-не үзәкнең социаль челтәрендә онлайн рәвештә билгеләделәр. Беренче урынга шәһәрдәшебез Максим Коволев лаек булды. Егетнең кулы белмәгән эш юк. Аның кебекләр турында “кулын-да ут уйната”, – диләр. Үзенә 28 яшь кенә булуына карамас-тан, ул инде бик күп һөнәрләр үзләштерергә җитешкән.
-
Тавыш бирүдә яшьләр актив катнаша
Чаллының сайлау участокларына яшьләр дә актив килә. 18 яшьлек шәһәрдәшебез Камилә Бәширова беренче тапкыр тавыш бирә.
-
91 яшьлек әби тавыш бирде
2169 нчы сайлау участогына өлкән буын вәкилләре дә актив килә. 91 яшьлек Агафия Кириллова әби дә сайлаудан читтә калмаган.
-
Тәүлек әйләнәсе яхшы кәеф өләшәләр
7 май дөньяның фән һәм техника тари-хына Радио көне булып кереп калды.
-
1 млрд сумлык сату үзәге
Татарстанда яңа күпләп һәм ваклап са-ту үзәген төзү буенча эшләр башланачак.
-
БСМП да янә уникаль операция
Уникаль операцияне Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматолог-ортопедлары һәм кан тамыры хирурглары уздырдылар.
-
Данлыкны заводыбызны зурлап…
Быел безнең шәһәр “КАМАЗ”ның 50 ел-лык юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңай-дан Чаллыда төрледән-төрле чаралар уза. Беренче чиратта, “КАМАЗ”ның тарихы бе-лән бәйле булган фотосурәтләр, вакыйга-ларга өстенлек бирелә
-
Юбилейга – 500 мең суыткыч
Чаллыда Haier компаниясе өч еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан, завод конвейерыннан 500 меңенче суыткыч төште. 3 ел дәвамында заводта бик күп эшләр башкарылган.
-
"Сабантуе гүзәле-2019" финалистлары билгеле!
18 апрель көнне "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә "Сабантуе гүзәле-2019" бәйгесенең сайлап алу туры узды.
-
Илдар Нугуманов: "Әгәр җәнлек тешләсә..."
Яз җитүгә табигать белән бергә барлык тереклек иясе дә уяна.