Максим Коволев: “Кул эшләре миңа ләззәт бирә”
–Быел мәктәпләрдә укулар гына түгел, ә күләмле бәйрәм-чаралар да, кызганычка каршы, онлайн форматта узды. Шул исәптән шәһәребездә ел саен зурлап билгеләп үтелүче яшьләр көне дә. Аның кысаларында, быелгы илдәге вәзгыятькә бәйле рә-вештә, битлекләр фестивале үткәрелде. Чараны шәһәребезнең “Заман” яшьләр үзәге оештыр-ды. Бәйге шартлары буенча телә-ге булган һәркем үз фантазия-сенә таянып битлек тегәргә тиеш иде. Иң үзенчәлекле битлек-не үзәкнең социаль челтәрендә онлайн рәвештә билгеләделәр. Беренче урынга шәһәрдәшебез Максим Коволев лаек булды. Егетнең кулы белмәгән эш юк. Аның кебекләр турында “кулын-да ут уйната”, – диләр. Үзенә 28 яшь кенә булуына карамас-тан, ул инде бик күп һөнәрләр үзләштерергә җитешкән.
– Максим, һөнәрләрем күп дисең, безне дә берничәсе белән таныштырып кит әле?
– Мин кечкенәдән бик күп һөнәрләргә гашыйк идем. Мәктәпне бетергәч, көллияттә укып, автомеханик һөнәрен үзләштердем. Һәрбер егет кеше кечкенә чактан ук машиналар белән җенләнәдер инде. Минем дә машиналар сүтеп-җыю, аларны төзекләндерү балачактан килгән хыялым иде.
Укып бетергәч, Севастополь шәһәрендә хезмәт иттем. Дөресен генә әйткәндә, егетләр өчен иң яхшы тормыш мәктәбе – ул армия. Беренчедән анда ир-атларча характер формалаша, син үзеңне бөтенләй башка кеше итеп хис итә башлыйсың, авырлыкларга түзәргә өйрәнәсең. Кыскасы, армиягә үз сүзендә әйтергә курыккан егет булып китсәң, аягында нык басып торучы ир-ат булып кайтасың. Мин боларны үземнән чыгып әйтәм.
Армиядән кайткач, вахта методы белән Ерак төньякта эшләдем. Анда да бик күп һөнәрләр үзләштердем, машина йөртүче дисеңме, ашарга пешерүче, эретеп-ябыштыручы. Ә иң ошаганы – төзүче һөнәре булды. Шуңа күрә дә, читтән торып төзүчелеккә укырга кердем һәм бүгенге көндә әлеге һөнәр буенча эшлим.
– Битлекләр фестивалендә катнашу теләге ничек туды?
– Әлеге фестиваль турында социаль челтәрдән белдем. Шунысы кызыклы, мин инде үзизоляция башланган вакытта ук интернетта бер табибның чумага каршы тегелгән битлек киеп төшкән фотосын күргән идем. Кызыксынып мин дә үз вариантымны уйлап табып, күннән эшләп карадым. Ләкин мин аны кемгәдер күрсәтер, кайдадыр катнашыр өчен түгел, ә үземне кызыксындырган өчен генә тектем. Ә инде әлеге фестиваль турында ишеткәч, катнашып карарга булдым һәм битлеккә өстәп, төсле эшләпә дә тегеп тәкъдим иттем.
– Димәк, әлеге битлек күннән эшләнгән?
– Әйе, күн белән эшләргә бик яратам. Мин буш вакытымда әлеге материалдан каеш, ир-атлар өчен сумка, кошылеклар тегәм. Шунысын да әйтергә кирәк, аларны мин үзем өчен һәм дус-туганнарга бүләк итәр өчен генә тегәм. Миңа калса, чын күннән үзең ясаган әйбер – иң шәп һәм оригиналь бүләкләрнең берсе. Өстәвенә, бәйрәмнәрдә нәрсә бирим икән дип баш ватасы да юк.
– Әлеге хоббины бизнеска әверелдерү теләге юкмы үзеңдә?
– Анысын вакыт күрсәтер инде. Алда әйткәнемчә, минем әле төзүчелек белән бәйле төп эшем дә бар. Ә миңа калса, ике эшне дә берьюлы, тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләү бик күп көч һәм вакыт таләп итә. Бәлки, кайчандыр бары тик шул күн белән эшләүне генә сайлап, бар вакытымны шуңа багышлармын. Ә хәзерге вакытта минем инстаграм челтәрендә күн эшләнмәләре куелган шәхси битем бар. Аннан әз-мәз заказлар кабул итәм.
Дөресен әйтергә кирәк, бизнес ул 24 сәгать буе бертуктаусыз эшләгәннәрне генә ярата, ялкауларга анда урын юк, бу беренчедән. Икенче чиратта исә, ул зур риск дигән сүз, бизнеста кәсәгә беркем дә салып алып килеп бирми. Шуңа күрә, гаилә дә булгач, бер көндә берсен ташлап, икенчесен башлап булмый, миңа калса, моңа ныклы нигез салып, акрынлап килергә кирәк.
– Күн белән эшли башлау тарихы ничегрәк башланды?
– Мин 6 ел буе Себердә эшләдем. Барыбыз да белә анда бик салкын, кышларын 50 градуска кадәр суыта. Анда яшәүчеләр, азмы-күпме, әлеге шартларга күнеккән инде. Ә миңа беренче вакытларда бик кыен булды. Ул вакытта минем иң зур хыялым, өйгә кайтып, җылы офиста эшләү иде. Шул вакытта мин бик күп еллар буе күн эшләнмәләре белән шөгыльләнгән абзый белән таныштым. Аның андый эшләнмәләргә кулы шомарган иде инде. “Бер генә һөнәр дә зыянга булмас” дип уйлап мин аның ярдәме белән әлеге һөнәрне дә үзләштердем.
– Фестивальдә беренче урын яулагач, әлеге юнәлеш буенча эшләү теләге артмадымы?
– Күн эшләнмәләре җитештергән вакытта мин, дөресен генә әйткәндә, ләззәт алам. Эштән арып кайсам да, мин диванга сузылып ятып, телевизор караганчы дип, барлык кирәкле материалларны алам да, көне буе башта бөтерелеп йөргән идеяне тормышка ашыра башлыйм. Эшләгән вакытта минем барлык арыганлык онытыла, канатлар үсә башлый. Ә фестиваль ул миңа үз-үземдә ышаныч арттыру өчен дә кирәк иде. Мин шундый мөмкинлек булдырганнары өчен барлык оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык катнашучыларның да битлекләре искиткеч матур һәм оригинал иде.
– Әңгәмәң өчен рәхмәт, Максим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев