Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Хатлар яздым утырып

Нигә шешәләр җыймыйлар?

Укучы тәкъдим итә.

– Исегездәме, элек пыяла шешәләрне җыеп, юып, яңадан кибеткә илтәләр иде? Аның никадәр яхшы тәҗрибә булганын хәзер тагын да ныграк аңладым.
Шулай бер көнне 48нче комплекста кибеткә барам, йорт янында 10-12 яшьлек малайлар дөбер-шатор шешә вата. Бетонга бәрәләр дә кыйпылчыклар тирә-юньгә тарала. Шуларга сүз әйтергә курыктым – бер көтү бит алар. Әле олы гәүдәле ир-атлар да берни әйтмичә яннарыннан узды – шулай тиеш диярсең.
Без кечкенә вакытта болай урам буенча тырай тибеп йөрми идек, әти-әниләр гел эш кушып торды. Шул шешәләрне зур ваннага батырып, кәгазьләрен куптарып, ялтыратып юып, яңадан кибеткә тапшырып тордык. Акчага үзебезгә тәмле әйберләр тутырып кайта идек. Шешә җыярга да өйрәткәннәр, акчаны да эшләп алганбыз, экология өчен дә бик зур файда булган. Ә хәзер күп нәрсә бер тапкыр кулланыла да чүплеккә оча. Шешә дә, пластик та, кәгазь дә – барысы да йорт тирәсендә аунап ята. Балаларның да кулында телефон, ә эшкә өйрәтү, җаваплылык тәрбияләү икенче планга күчеп бара кебек. 
Флүзә Гәрәева:
Фото: шешә / фото ясалма интеллект иҗаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш шешә