Тел белү комачауламый
Кызымның чит тел өйрәнүенә аптырый идем...
Нишләп файдалы һөнәр үзләштерергә теләми бу, дип. Мәсәлән, сатучы һөнәре. Гел кирәк бит.
Былтыр Төркиягә бардык. Юлыбыз шундый уңды. Тоткарлаулар булмады. Хәзер үзегез беләсез – самолетларны гел тоткарлап торалар. Төркиягә килеп төштек. Чемоданнарны көтәбез. Бөтен кешенеке килеп бетте. Бер безнеке юк. Киттек аэропорт буйлап информация эзләп. Таптык, сорыйбыз – русча белмиләр, аңламыйлар. Бөтен өмет кызымда. Ул сөйләште, аңлатып бирде. Эзләп таптылар чемоданны. Менә кирәге чыкты тел белүнең!
Әле ул гына түгел, ирем дә инглизчә өйрәнә башлады. Телевизордан бер каналдан танылган полиглот дәресләр алып бара. Чит телләр белүнең кирәклегенә тагын бер инандым!
Туганым быел хаҗга барды. Улы белән кызы алып барды. Кайткач, исе китеп сөйләде андагы кешеләрнең әйбәтлеген. Чәчәкләр, күчтәнәчләр белән каршылыйлар, ди. Башта Мәдинә шәһәрендә булганнар, аннан Мәккәгә. Бөтен җиргә такси йөрткән. Балалар инглизчә сөйләшә белгәч, бер кыенлык та күрмәдек, дип горурланып сөйләде туганым.
Алсу Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев