Чәчәкләр һәм помидоларны ничек тәрбияләргә?
Бакчачы почмагы.
Гортензия әче туфрак ярата
Ешрак гортензияне апрельдә яки май ахырында утырталар. Җәй көне ябык тамыр системалы үсентеләр утыртырга була, июньнең беренче яртысында булса, яхшырак.
- Гортензияләр күләгә һәм ярым күләгәне өстен күрәләр. Участок салкын җилдән яхшы сакланырга тиеш.
- Гортензияләр уңдырышлы, көпшәк, су һәм һава үткәрүчәнлеге яхшы булган нейтраль яки әчерәк, органикага бай туфракны яраталар. Әгәр грунт җитәрлек әче булмаса, аны өстәмәләр ярдәмендә әчетергә кирәк — мәсәлән, ылыслы агачларның опилкасын, ылысның үзен кулланвып була.
- Утыртканда чокырны үсентеләрнең тамырына, тирәнлеге һәм диаметрына (якынча 40 сантиметр) карап казыйлар. Әгәр куаклар күп булса, чокырлар бер-берсеннән якынча 70 сантиметр ераклыкта урнашырга тиеш. Сирәк утыртканда ераклыкны 1,5 метрдан 3 метрга кадәр ясыйлар, чөнки гортензия бик нык җәелеп үсә.
- Һәр чокыр төбенә 10 сантиметр тирәсе ватык кирпеч яки вак таштан дренаж салалар. Үсентене чокыр уртасына куярга. Аңа әзер туклыклы катнашманы салалар. Гортензиянең тамыр муены җир өсте тигезлегендә булуы мөһим.
Туфракка су сибәргә. Бер чокырга 1-2 чиләк җитә. Утырткач опилка яки торф белән мульчировать итәргә. Гортензияне утыртканнан соң җылы су сибәргә кирәк — температурасы +30 °C тан түбән булмаска тиеш. Утыртылганнан соң беренче айда үсемлеккә атнага ике тапкыр су сибәргә (яңгыр яумаса). Ә олы гортензиягә атнага бер тапкыр 1,5 чиләк су сибү җитә. Эссе көннәрдә су сибүне бераз ешайтырга мөмкин - иң мөһиме туфрак дымлы булсын.
Чәчәк бәйләменнән роза үстерү
Моның өчен үсентеләрне тамырландырырга кирәк. Бәйләмдәге һәр роза үсенте өчен яраклы түгел: вазада 4-5 көннән артык торганнарын тамырландыру авыррак. Уртача калынлыктагы сабакларны сайларга кирәк. Бик юкалары көчсез була, ә бик юаннары тамыр бирүдә кыенлыклар тудыра. Шулай ук, җирле розалар, консервантлар белән эшкәртелгән импорт розаларга караганда, яхшырак тамырлана.
Үсентеләрне әзерләү: чәчәк башын кисеп алыгыз, 15-20 см сабак калдырыгыз. Барлык яфракларны кисеп алыгыз, бары тик ике өскесен калдырыгыз.
Үсентенең аскы кисемен 45 градус кыек кисегез, ә өскесен – туры, бөредән 1 см югарырак итеп кисегез.
Тамырландыруның ике ысулы бар: суда һәм туфракта. Суда тамырландырганда бактерияләрнең үрчүен булдырмас өчен, бер таблетка активлаштырылган күмер өстәргә.Стаканны якты урынга куярга, әмма туры кояш нурлары астына түгел. Суны һәр 2-3 көн саен алыштырырга. Тамырлар 1-2 см озынлыкка җиткәч (якынча 2-3 атнадан соң), сабакны туфракка күчереп утыртырга. Бу ысул иң ышанычлысы саналмый, чөнки суда формалашкан тамыр системасы туфракта үскәннәргә караганда бик нечкә була. Туфракка утыртканда тамырлар барлыкка килүен стимуллаштыру өчен үсентенең аскы кисемен корневин порошогына батырыгыз яки бал сөртегез.
Помидорларны утыртканда чокырга нәрсә салырга?
Аларны утырту өчен һәр чокырны өстәмә туклыклы матдәләр белән баетергә киңәш ителә. Менә берничә сынау үткән өстәмәләр:
📍Һәр чокырга бер уч компост яки черемә салыгыз. Бу органик ашламалар үсемлекләрне әкренләп тукландырачак, шул ук вакытта туфрак структурасын яхшыртачак.
📍Бераз күләмдә агач көле (якынча 1 аш кашыгы) салыгыз. Ул помидорларга калий, фосфор һәм башка микроэлементлар бирәчәк, алар чәчәк ату һәм җимешләр формалаштыру өчен кирәк. Моннан тыш, көл үсемлекләрне кайбер корткычлардан һәм авырулардан сакларга ярдәм итә.
📍Суган кабыгы яки сарымсак кабыгы табигый антибактериаль үзенчәлекләргә ия.
📍Сөяк оны. Бу фосфор һәм кальцийга бай, бик яхшы табигый ашлама. Чокыр төбенә бераз гына сөяк оны салу, нык тамыр системасы үсешенә ярдәм итә.
📍Йомырка кабыгы - кальций чыганагы, ул "вершинная гниль" (помидорларның очыннан черә башлавы) кебек авыруны булдырмый калырга ярдәм итә. Кабыкны яхшылап ваклап салыгыз – ул әкренләп таркалып, помидорларны бөтен сезон дәвамында кальций белән тукландырачак.
Помидорларны утыртканнан соң нәрсә белән ашларга?
Помидорларны күчереп утыртканнан соң, даими рәвештә ашларга кирәк, ләкин чама белән, тамырларын яндырмаска.
Менә берничә киңәш:
🔸Кычыткан төнәтмәсе - табигый азотлы ашлама, ул помидорларга тиз арада яшел масса җыярга ярдәм итә. Төнәтмә әзерләү өчен, кычытканга су салып куегыз. Ул берничә көн торырга тиеш. Аннары бу әчегән кычыткан суын 1:10 исәбеннән суга кушып помидорның төбенә сибегез.
🔸Үсүен стимуллаштыру өчен, помидорларга чүпрәле су сибәргә мөмкин. Чүпрә тамыр системасын яхшырта һәм туфрактагы файдалы микроорганизмнарны активлаштыра.
🔸Көл төнәтмәсе помидорларны калий белән баета. Ул җимешләр формалаштыру өчен кирәкле бик яхшы ашлама. 1 стакан көлне 10 литр суга салып, 2-3 тәүлек тотыгыз, аннан соң 1:10 исәбеннән суга кушып сибегез.
Бу киңәшләрне үз бакчагызда кулланып карагыз һәм нәтиҗәләре белән уртаклашырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев