Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Безнең бакча

Нәзлия Краус: «Кан басымы белән интеккәч, табиб бакча алырга кушты»

76 яшьлек шәһәрдәшебез Нәзлия апаның бакчачылык стажы әле 10 елга гына тулып килә.

Шулай да ул Мәләкәс аръягында яшәүче дусларын бакча сый-нигъмәтләреннән өзми. «Минем кан басымы югары, 200 иде, участковый терапевтка бардым, спорт белән шөгыльләнәсеңме ди, әз-мәз иртән йокыдан торгач зарядка ясыйм инде. Бакчагыз бармы ди, юк дигәч, кирәк», – ди. 

«Мин озак уйлап тормадым, оныгым белән бакчалар карап йөрдем. Минем яшем зур булгач, гадине генә алдым. Беренче чәчәк чыккач та сөендем. Аннары күбрәк өйрәнә башладым. Автобуста тыңлап кайтам, кем кыяр турында, кем помидор турында сөйли. Нәрсә эләктереп алам, шуны кулланам. Аннары үзем дә хирысландым», –  ди Нәзлия апа.

Бакчаның сәламәтлек өчен бик күп уңай якларын билгели ул: экологик чиста продукт, тәмле кайнатмалар, тозлы кыяр-помидор, салатлар, хәрәкәт, күршеләр белән гөр килеп сөйләшеп утыру. Бөтен олы яшьтәгеләргә дә бакча алырга киңәш итә: «Күршедә Гадия апа бар, 92 яшь аңа, «Чишмә суы эчәм, чиста һава сулыйм, бакчада нерваларым тыныч», дип кенә тора ул. Каршыда Олег белән Люда да бакчаларында нәрсә генә үстерми. Бергә аралашып яшибез, бик күңелле, дуслар артты. Шәһәрдә минем кебек әбиләр эскәмиягә агач күләгәсенә чыгып утыра да, бу җирем авырта, теге җирем сызлый дип бер-берсен уздырып зарланалар. Авырта инде, хәрәкәт кирәк. Минем дә аяклар авырта иде. Яз көне көн саен кычыткан белән чаптым, 5-10 минут кычыта да, аннары рәхәт булып китә. Болында җиләк, үлән җыйганда да күпме зарядка. Хәзер үләнннәр буенча да белгечкә әйләнеп беттем. Чабрец, бөтнек, бархатцы салып чәй эчәм. Шундый тәмле була, кибетнекен эчә алмыйм хәзер. Бөтен Чаллы бархатцы белән күз дәвалаый башлаган әле, бик файдалы диләр, лецитин күп аңарда. Йоклый алмасам, ромашка, сукыр кычыткан чәе эчәм. Канлы үлән (чистотел) күп җыям, иттарткычтан чыгарып суын ясап куям, көн дә бер бал кашыгы эчәм. 4 литр әзерләгән идем, дусларыма тараттым. Бер елны УЗИга бардым, бавырымда һәм бөердә киста бар иде, шуны күрсәтәсе иде. Табиб монда чип-чиста ди. Моның тәҗрибәсе юктыр, дип ышанмадым баштан. Яңадан төртеп-төртеп экранга күрсәтте. Аңа хәтле чистотел (канлы үлән) эчкән идем, шуның файдасы булгандыр. Ул бит полиплардан, шешләрдән, кисталардан ярдәм итә. Кышын әрем, үлән сабаклары белән ванналар керәм, тән «яңа бер меңлек»  кебек кыштырдап тора».
Нәзлия апа хәзер теләгәннәрне үзе бакчачылык серләренә өйрәтә. Бер елны күршедәге ташландык участокны үзенә рәсмиләштергән, хәзер саткан инде. «Бер күрше чүп-чарын шунда ташый иде. Ачуым килде дә, бакча рәисеннән үземә сорадым, җыештырдым, тирес ташыдым да көзен сарымсак утыртып калдырдым. Иң эре сарымсак миндә булды. Мин аны сатып 43 мең сум акча эшләдем. Суган белән сарымсакны мин көздән утыртам. Суганның кыш чыга торган орлыгын сатып алырга кирәк. Эре була». 
Нәзлия апа инде берничә атна үз бакчасыннан өзелгән помидор ашый. Ел да 100 төптән артык «Розовый мед», «Санька» сортларын утырта.

 «Күршеләр ник синеке әйбәт, химия кулланасыңдыр диләр. Юк, бер күршем зоотехник булып эшли, бер елны бер Камаз тирес китерде, утыртканда көл кушып шуны салам. Бисмилламны әйтәм, Аллаһтан үземә дә җитсен, кешеләргә дә бирергә булсын дип сорыйм. Ниятең изге булса, Аллаһ бирә ул. Берсендә шәһәрдәге күрше миннән помидор алып чыкты да, башкаларга да сөйләгән. Бер мәлне яшь әниләр подъездга бала арбалары белән кереп, шуларга тутырып алып чыга башладылар. Хәзер бит барысы да экологик чиста продукт яклы. Базарда 200-300 сумга сатканда мин 150 сумга саттым. Эш акчада гына түгел бит, кызыгы ни тора. Бушлай да таратам. Оныгыма Казанга банкалар белән тәмле салатлар, кайнатмалар җибәрәм, дуслары рәхмәт әйтеп видео төшереп җибәрә. Кемнеңдер бакчасы, кемнеңдер акчасы, исәнлеге юк – аларга да өлеш чыгарам – менә чияләр җыеп куйдым. Кунакка барсам да, күчтәнәчем әзер, тәмле үлән чәйләре дә бирәм»
Үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге ярдәмендә ике тапкыр хаҗ сәфәренә дә барып кайткан героебыз. «Пенсиягә чыккач намаз укый башладым, мәчеткә укуларга йөрдем. Беренче тапкыр хаҗга баргач төн саен авылдашлар (Актаныш районы, Өшәр авылыннан) төшкә керде, исән чакта бер күрмәгән әби-бабайларны да күрдем. Гадәттә төшләрне онытам, болары ачык хәтердә. Барысының да рухына багышлап догалар кылдым. Китәр алдыннан да бик матур төш күрдем, күл аша басма салынган, шуның такталарын юып чыктым. Аллаһым хаҗымны кабул кылган дип юрадым», – дип искә ала Нәзлия Краус. 

Нәзлия апа нинди генә эшкә тотынганда да ниятең изге булсын ди. Теләгең булса бернидән дә куркырга кирәкми, Аллаһка тапшырып тәвәккәлләсәң, ярдәме килеп тора аның, ди. 

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер бакча уңыш җәй