Помидорлар кызарсын өчен...
Киңәшләрне бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бирә.
– Помидорлар кызарсын өчен калийлы ашламалар сибәргә кирәк.
Әйтик, көл. Кичтән 1 чиләк кайнар яки җылы суга 1 стакан көл салып калдырыгыз. Икенче көнне һәр төпкә 1 литр итеп сибеп чыгыгыз. Коры көлне төбенә сибеп, өстенә су да сибәргә була.
Җиңелрәк ысул – «Гумат калия» яки башка төр калийлы ашлама сибәбез, – дип аңлата бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев