Җырчы Люция Мостафина: «Бакчаны Рәшитем белән бергә үстерәбез»
Алар иртә яздан караңгы көзгә кадәр бакчада.
Шәһәрнең танылган җырчысы Люция Мостафина җәйләрен бакчада үткәрә. «Бакчада эшләргә яратам. Җиләкләр, помидор, кыяр үстерәм. Кинза, базелик, петрушка... Татлы борычны үзем бик яратам, шуңа күрә ул барысыннан да күбрәк. Ә менә помидор үсентесен күп үстермим, «пасынок»ларын утыртам да шул җитә. Теплицада 30 төп помидор», – ди Люция ханым.
Аның бакчасында күз явын алырлык гортензия, лилия һәм башка төрле чәчәкләр. Бөтен җирдә чисталык, тәртип, бер чүп үләне күрмәссең. Үзе кебек чәчәкләр яратучы кызы Әлфия белән белән бакчаны гөлбакча итеп тоталар алар.
– Бакча эшен яратканга кызларым 1998 елда «Луговое» бакчачылык ширкәтендәге шул дачаны алдылар. 2000 елда йорт төзеделәр. Без Рәшит абыең белән иртә яздан кара көзгә кадәр монда. Саф һава. Җиләк, гөмбә җыям дисәң – янәшәңдә урман, балык тотам дисәң – күл янәшәдә. Кыскасы, бакчадан чыгып кая барсаң да буш кайтмыйсың. Бик рәхәт, – ди язмам герое.
Люция апаның татлы, сусыл яшелчәләр үстерүен «Шәһри Чаллы»лылар яхшы белә. Моның сере нидә соң?
– Мин кыяр, помидорларны, дөресрәге, бакчамдагы һәр үсентене, куак, чәчәкне яратам. Кыярларга мондый эссе көннәрдә берничә тапкыр су сибәм. Ашлама урынына тавык тизәге кулланабыз. Тавыклар үзебезнеке. Җирне тирес черемәсе белән ашлыйбыз. Элегрәк җырлый-җырлый үстерә идем. Хәзер тавыш булса да, яшь бара. Бик үк җырлыйсы да килми. Шөкер, бүгенге тормышым зарланырлык түгел. Балаларым әйбәт, янымда тормыш иптәшем Рәшит бар, – ди ул.
Язмам герое катлаулы тормыш юлы үткән. Сарман районы Юлтимер авылы кызы Люцияне язмыш шактый сынаган. Яшь ярым вакытында әнисе вафат була. 14 яшендә апасы Разыя чакыруы белән Кемерово өлкәсенә эшкә китә. 16 яшендә бер егет урлый. Шулай итеп көтмәгәндә кияүгә чыгып куя. Тик бәхетле гаилә тормышы озакка бармый. Ире белән җиде ел гына яшәп калалар. Әлфия, Зөлфия, Вәсил исемле өч бала үстергәндә шахтада эшләүче ире фаҗигале төстә үлә. Люция апа 24 яшендә тол кала. Кайларда гына яшәргә, эшләргә туры килми аңа. Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә, Башкортстаннаың Агыйдел шәһәрендә дә яшәп алалар. 1971 елда апасы Разыя Арифҗанова аны Чаллыга чакырып кайтара. РСЖУда кадрлар бүлегендә, «Отделстрой-1»дә кадрлар буенча өлкән хезмәткәр булып эшли. Читтән торып югары уку йортын тәмамлап, икътисадчы белгечлеге ала. Аннары ДСКда эшли.
Күңелендә гомер буе җыр йөрсә дә, балалары кечкенә вакытта җырлап йөри алмый ул.
ДСКда эшләгәндә исә җыр белән ныклап шөгыльләнергә җай чыга. «Строитель» мәдәният сараена җырларга йөри. Баянчылар Шәфәгать Салихов, Рөстәм Хәйруллин белән төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаша. Лауреат, дипломат исемнәренә лаек була. Хорда, ансамбльдә дә, аерым да җырлый. 60 яшендә исә үзенең концертларын куя башлый. «Энергетик» мәдәният сараенда үткән концертларында 25шәр җырны тере тавышка башкара. Соңгы вакытларда композитор, музыкант Илгиз Закиров белән сәхнәләрдә чыгыш ясый. «Гомер юлы» җырын кайда гына башкарса да, көчле алкышларга күмәләр...
– Бүгенге тормышым бик әйбәт. Өч балам да акыллы, тырыш булып үстеләр. Югары белем алдылар. Һәрбесенең үз эше бар. Үзләренә тиң ярлар табып, матур гаилә кордылар. Безгә алты онык бүләк иттеләр. Аллаһка шөкер, инде өч оныкчыгым да бар. Барысы да тәртиплеләр, алар минем горурлыгым, – дип язмышына рәхмәт укый ул.
Люция апа гомер юлдашы Рәшит абый турында да яратып сөйләде. 10 ел бергә яшиләр икән инде. Аларны Теләнче-Тамак Сабантуенда таныштырган булганнар. «Хатыны үлгән. Шөкер, бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яшибез. Рәшитемә 85 яшь тула, үземә 82. Балаларны борчымаска тырышабыз. Үз машинабыз белән кирәк урыннарга барабыз. Быел Сабантуйларда җырладым. Бакчадагы өебездә ял көннәрендә балалар, оныкларны, кода-кодагыйларны кабул итәбез. Без исән-сау булганда туганлыкның кадерен белеп, очрашып торсыннар», – ди.
Бакчадагы авыр эшләрдә улы, кияве булыша. Кыяр, помидорларны кояштан саклау өчен теплица өстенә махсус япма япканнар. Кызыл, кара, ак карлыган, крыжовник, кыяр өлгереп килә.
«Елына күрә уңыш җитәрлек. Бакча җиләге, җир җиләге, карлыганнарны күбесенчә туңдырып куябыз. Быел алма, грушаларга салкын тиде. Эре, тәмле ремонтат җир җиләген кар төшкәнче өзеп ашыйбыз. Менә шулай җирдәге оҗмах бакчасында рәхәтләнеп яшибез», – ди җырчы-бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев