Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Алып китә язган

1990 еллар башында минем бабам белән төзелештә эшләгәндә бәхетсез очрак булган.

Аның бульдозеры әйләнеп капланып, тонналы гусеницалары кабинаны изгән. Бабамны эшчеләр коткарып калган. Кабинадан көчкә чыгарып, больницага алып барганнар.
Хәле бик авыр булган. Сынган урыннары күп, кан да күп югалткан. Реанимациядә озак яткан, соңрак бөерләре белән дә проблемалар башланган. Организмы бирешә башлап, шешенүләр киткән. Кыскасы, бабамның хәле тагын да начарланган.
Минем әбием вакытның күп өлешен хастаханәдә, реанимация бүлмәсе янында үткәргән. Табиблар исән калырына ышандырмаган.
Шуннан соң әби төш күргән. Ниндидер таныш булмаган кыр, томан ди. Аның белән анда бабам булган һәм тагын бер җыерчыкка батып беткән карт кына хатын-кыз басып торган. Һәм ул бабамны каядыр үзе белән алып китә башлаган. Минем әби башта аптырап калган, аннары алар артыннан: «Син аның белән кая киттең? Ул сине кая алып бара? Ул бит карт, куркыныч, сиңа нигә кирәк? Әйдә минем белән, ул берүзе китсен!» – дип кычкырган.
Бабам бераз басып карап торган да кире әби янына киткән. Иртән бабамның хәле кискен начарлануын, йөрәге туктап кала язганын әйткәннәр, аны инде үлде дип уйлаганнар... Ләкин соңгы мизгелдә кинәт йөрәге тибә башлаган, һәм шунда ук бөерләре эшләп киткән. Бабам терелә башлаган һәм дәваланып чыккан. Еллар үткәч, миңа бу турыда әбием үзе сөйләде: «Бу төшемдә бабаң минем белән китмәгән булса, үләсе булган инде», – ди.
(Язма ачык интернет чыганаклардан алынды)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә