Бакча эшләренең кызган чагы
Җәйне барыбыз да өзелеп көтәбез. Җылы кояш астында су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыкы да. Борынгылар юкка гына: "Июнь җитте – эшнең чиге-чамасы юк", – димәгәндер. Чынлап та, июнь – бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор.
Чүп утау
Июнь аенда бакчадагы иң зур эшләрнең берсе – чүп утау. Туфракны даими йомшарту да дымны саклауга булышлык итә, кислород белән баета, чүп үләннәрен тизрәк юк итәргә булыша. Бу чорда төрле чирләр һәм корткычлар активлаша, аларны кул белән җыеп яки хәвефсез препаратлар кулланып торыгыз.
Июньдә быел алыначак уңышның җимшәннәре формалаша. Бу чорда агач-куакларны җитәрлек дәрәҗәдә дым белән тәэмин итү мөһим. Әгәр дә көннәр коры торса, яшь агачка 2-4, җимеш бирүче зур агачларга исә 10 чиләкләп су сибәргә киңәш ителә. Алар төбендәге туфракка дым 50 см тирәсе үтеп керергә тиеш.
Июньдә бакчаны минераль һәм органик ашламаларның сыек эремәсе белән сыйлыйлар, кәүсә тирәсендә үскән үсентеләрне төбеннән юк итәләр. Мүлчәләнмәгән кәүсә тирәсендә үскән чүп үләннәрен өзеп торыгыз. Аларны агач төбендә калдырыгыз, берьюлы мүлчәгез дә, органик ашламагыз да булачак. Истә тотыгыз: барлык культуралар арасында дымны иң нык сөюче булып карлыган куагы тора. Көннәр коры торганда аңа суны даими сибегез, юкса җиләкләре вак һәм тәмсез була.
Җиләк өлгерә!
Июнь ахырында бакча җиләге өлгерә башлый. Аның мыекларында яңа розеткалар күренә. Аларны кирәк күләмдә генә калдырып, артыгын кисеп торалар. Үрчетү максатында беренче һәм икенче розетканы гына калдырырга киңәш ителә. Җиләк куагы төбен салам, агач чүбе һәм кара махсус пленка белән капларга мөмкин. Болай иткәндә, җиләкләр һәрчак чиста булыр, дым да яхшы сакланыр. Әлеге чаралар шулай ук чүп үләннәрен үстермәс.
Кура җиләге чәчәк аткан чорда аны ашлама белән тукландыралар. Ай уртасына кадәр аның 70 сантиментрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Шуның нәтиҗәсендә аларның очында берничә өстәмә ботак барлыкка киләчәк, әнә шулар киләсе ел уңышын арттырачак та инде.
Караҗиләкнең (ежевика) биеклеге 60-100 сантиметрга җиткәч, очларын өзәргә киңәш ителә. Бу аларда сабаклар саны артуга һәм киләсе елда мулрак уңыш алырга юл ача.
Чәчәкләрсез булмый!
Июньнең беренче декадасында туфракка җәйге чәчәкләрне: сальвия, пеларгония, фуксия, лобелия, бегония, георгин һ.б. утыртуны төгәллиләр.
Газонны кисү вакыты җитә. Матурлык биреп үсүче кайсыбер куакларның артык куерган ботакларын кисеп, тәртипкә китерәбез. Прививкаланган розаларның, сирень куакларының төбеннән чыккан ботакларны төбеннән үк кисеп атыгыз.
Клематислар бу чорда аерым игътибар таләп итә. Аларның ботакларын өскә күтәрәләр, зәгыйфь ботакларын кисәләр, аннан соң минераль ашлама комплексы эремәсе белән яхшылап ашлыйлар.
Июньдә лалә һәм гиацинтларның яфраклары саргая, аларны чокып алырга кирәгер. Нарциссларны 2-3 елга бер тапкыр бүләләр. Суганчаларны күләгәле урында киптерәләр һәм көзен утыртканга кадәр җилләтелә торган урында саклыйлар.
Вак суганчалы чәчәкләр - умырзая, тычкан гиацинты, крокусларны да яфраклары саргайгач чокып алалар, ояларын аералар һәм яңа урынга утырталар.
Бу чорда түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру, су сибү, ашламалау, гладиолуслар һәм георгиннар өчен таяклар әзерләү мөһим. Чәчәкләрне көчле кояш нурларында яндырмас өчен суны иртәнге 9га кадәр яки кичке 6 сәгатьтән соң сибү киңәш ителә.
Бәрәңгене ничек күмәсез?
Сабак үсеп 15-20 сантиметрга җиткәч күмәләр. Тәҗрибәле бакчачылар аны җиргә бетереп күмә, болай иткәндә 2-3 көннән үк туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк.
Кыяр уңышы мул булсын дисәң...
Кыярларга килгәндә, аларны бер-берсеннән 15-20 см чамасы аралык калдырып сирәкләргә кирәк. Кыяр төпләрен бик тә сыйфатлы туфрак белән мүлчәләргә кирәк, чөнки кыяр тамырлары шактый өстә урнашкан, шуның өчен дә аларның төбен йомшартырга киңәш ителми.
5-6 яфрак барлыкка килгәннән соң кыярларның очын өзәргә киңәш ителә. Бу аларда ян сабакларның барлыкка килүенә булышлык итә. Ян сабакларда, билгеле булуынча, инә чәчәкләр төп сабактагыга караганда, күбрәк була.
Тагын да бер мөһим киңәш: кыяр чәчәк аткан вакытта түтәл уртасына тирәнрәк савытка тирес суы яки чиләктә әчетелгән чүп үләннәре суын куярга киңәш ителә. Алар углекис газы бүлеп чыгарып, кыярда ана чәчәкләр санын арттырырга булышалар. Бу вакытта кыярларга артык су сибәргә киңәш ителми, туфракның вакытлыча корыбрак китүе анда җимешләрнең күбрәк барлыкка килүенә булышлык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев