5 июнь 2021 яңалыклары
-
Яшелчә бакчасындагы эшләрне карыйбыз
Ай башында ачык туфракка җылылык яратучы орлыкларны һәм яшелчә үсентеләрен (помидор, борыч, кыяр, кабак, ташкабак, патиссон һ.б.) утырталар.
-
Бүген Чаллыбызның Яр буе паркында «Яшел марафон» узды (+фотолар)
Бу турыда алданрак хәбәр иткән идек инде.
-
Ялган мәгълүматлар өчен җинаять эше яный
Персоналга вакцинацияләү турындагы документларны ялганлап ясаган очракта, кафе һәм ресторан хуҗаларына карата җинаять эшләре кузгатылырга мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте.
-
Шәһәребезнең Җиңү паркында бүген «Капитошка» бәйрәме оештырыла
«Капитошка» балалар бәйрәме Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырыла. Чара бүген, 5 июнь көнне, Җиңү паркында көндезге 12дән алып, кичке 6га кадәр дәвам итәчәк.
-
Биш бакчага бер автобус кына йөри (+фотолар)
“Чулпан”, “Ромашка”, “Йолдыз”, “Автозаводец”, “Простор” бакчачылык ширкәтләренә бер генә автобус йөри. Бакчачыларга бик уңайсыз дип борчылып хәбәр итте безгә шәһәрдәшебез Елена Романчева. Аның участогы “Ромашка”да урнашкан.
-
Бүген Чаллыда «Яшел марафон» үтә
Быел «Яшел марафон» 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәне яклау көнендә уздырыла. Әлеге чараның максаты – Россиядә яшәүчеләрне экология проблемасы белән таныштыру, бергәлектә чишелеш табу. Яшел марафон-2021 «Һәрбер адым – ул эз. Син нинди адым ясыйсың?» дигән девиз астында оештырыла.
-
Бакча эшләренең кызган чагы
Җәйне барыбыз да өзелеп көтәбез. Җылы кояш астында су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыкы да. Борынгылар юкка гына: "Июнь җитте – эшнең чиге-чамасы юк", – димәгәндер. Чынлап та, июнь – бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор.
-
Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлап алачаклар
Татарстанда 7-11 июнь көннәрендә Бөтенроссия буенча иң яхшы зоотехник-селекционер конкурсы оештырыла.