Балконымда кыяр үстердем
Минем Казанда бик чая, үткен, зирәк апам яши. Шулай берничә ел элек ул, Казанга баргач, тәрәзә төбендә үсеп утыра торган бер төп помидор биреп җибәрде. Бер генә төп булгач, мин моны көн саен су сибеп, карап кына тордым. Моның помидоры булырмы, әллә апам ягыннан ниндидер шаярту гына булдымы дип, үземә дә бик кызык булды.
Бу помидор көннән-көн үсте, берзаман чәчәкләре барлыкка килде, озык көттермичә, кечкенә яшел шарчыклары да чыкты. Шарчыклар дигәнем, шул помидорлар булды да инде! И-и, ул кечкенә помидорларым кызара башлагач... менә булды шатлык, менә булды сөенеч! Көн саен бер кечкенә генә помидор өзеп ашый торган булдым. Шулай итеп, аның орлыкларын саклап калып, башка елларны да утырттым. Ә кыяр утырту теләге – шулай ук күптәнге хыялым иде. Ничектер вакыт җитми идеме, әллә башка сәбәпләр, анысын белмим, ләкин быел бер нәрсәгә дә карамыйча, кыяр утыртып карарга булдым.
Инде февраль аенда ук махсус орлык кибетләрендә йөреп, балконда үстереп була торганнарын эзләдем. Бер мөлаем гына ханым: “Менә бу орлыкны алып кара әле, үскәнем. Помидорны балконда үстерәләр инде, ишеткәнем бар. Менә бу кыяр төре дә артык карауны тәлап итми, бәлки булдырып чыга алырсың”, – дип, “Апрельский F1” сортлы кыяр тоттырып, кайтарып җибәрде. Кыяр турында берьеллык үсемлек, тиз өлгерә, югары уңыш бирә торган, серкәләнүне таләп итми дип язылган иде. Бу орлыкны алдым да, чәчү вакытын түземсезләнеп көтә башладым.
Апрель аеның 15-20нче числоларында махсус кибеттән кечкенә генә парник сатып алдым да, кыярымны утырттым. Көн саен су сибеп тордым, чыкса ярар иде дип теләдем. Бер мәлне болар чыктылар! Аларны кояшлырак якка куеп тордым. Төннәрен парник өстен ачып тора идем, су сибүемне дәвам иттем. Кыярлар бераз үскәннән соң, аларны аерым савытларга утыртып куюны дөрес таптым. Кибеттән туфрак, махсус сибә торган ашлама сатып алдым, балконга чыгарып куйдым. Кыярлар көн үсәсен көн үсеп, төн үсәсен төн үстеләр. Тормыш иптәшем махсус таяклар сузды, кыярларны шуларга үрмәләтеп җибәрдек. Минем бакчачылык эшем аңа да кызык тоелды булса кирәк, “Кайчан боларның кыярлары була соң әле?” дип, миннән сорап йөри дә башлады. Кыярларым минем ыгы-зыгы килеп, карап йөрүемне сизделәр дип уйлыйм, бер мәлне чәчәкләр чыгырып, сөендерә дә башладылар. Озак та тормый, кечкенә кыярлары да күренә башлады. Могҗиза дими, ни дисең моны?!
Әле бит ул үзең карап үстергән кыярны алып кереп, аны матур тәлинкәгә куеп, пычак белән кисеп җибәрүнең рәхәтлекләре! Сүз белән генә дә әйтеп бетерә түгел. Беренче кыярны алып кереп, тормыш иптәшем белән икәү ашадык. Аның бит тәме генә түгел, ә исе дә башка төрле тәмле, үземнеке булды. Ирем дә бик канәгать калды. “Мин моны болай ук булыр дип уйламаган идем. Болай гына йөрисең кебек тоелды. Кара әле, кыяры да була икән бит моның!” – дип, үзенең гаҗәпләнүен белдерде. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә гаҗәпләндем инде. Әллә нинди махсус әйбер эшләмәгән дә кебек, ә балконда рәхәтләнеп кыяр үстереп була икән. Кыярлары күп тә түгел, билгеле. Ләкин бит үзең үстергән, үзең тырышып эшләгән. Әле бит алай гына да түгел, көн саен кич белән кечкенә лейкасын тотып, кызым кабаланып йөи башлый. 3 яше дә тулмаган сабыем: “Әнием, балконга чыгып керик. Кыярлар белән помидорларның су эчәселәре киләдер, аларны карап керик”, – дип, мине аптырата башлый. Бергәләп балкондагы яшелчәләребезгә сулар сибеп, алар белән сөйләшеп, тизрәк уңыш бирүләрен сорап керәбез шулай. Кечкенә сабыем шуңа бик сөенә, тизрәк үсүләрен тели. Үзем дә тере мисалда яшелчәләрнең нинди кечкенә генә орлыктан нинди зур булып үсүләре турында сөйлим, яхшылап аңлатам. Болай итә алуыма, сабыема үзебез үстергән кыяр ашата алуыма – чиксез сөенәм. Әле менә балконымда тагын кыярлар күренгәли, бу юлы алардан тәмле салат ясап ашарга исәп бар.
Моннан тыш балконымда помидорлар да үстерәм мин. Алары да чәчәкләре белән сөендерә башлады. Аның да “Балконное чудо” дигән сортлысын алган идем, Казанда яшәүче апам биргән орлыкларны да саклап тоткан идем. Озак көттермичә помидорлар да ашый башларбыз дип торам, Аллаһы боерса. Чыннан да, “Тырышкан табар – ташка кадак кагар”. Ә мин тырышып, татып, сынап карау кебек нәрсәләргә бик уңай карыйм. Бары тик тырышлык һәм теләк кенә кирәк. Барысын да булдырып була!
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев