17 июнь 2021 яңалыклары
-
“Электротранспорт” предприятиесенең генераль директор урынбасары Евгений Архипов үзенең юбилеен билгеләп үтте
Бу дөньяда һәрнәрсәнең җаны бар сыман. Җансыз берни дә суламый да, шауламый да - гомумән яшәми дә. Ул хәтта шәһәребезнең тармак- тармак тормыш артерияләрен хәтерләткән юлларында йөрүче трамвайларда да бар бугай. Дөресрәге, ул тимер атларга яшәү көчен кешеләр бирә. Шуларның берсе – “Электротранспорт” предприятиесенең генераль директорының персонал буенча киңәшчесе Евгений Иванович Архипов. Ул предприятиеның аксакалы. Анда эшләүче һәр хезмәткәр белән тыгыз бәйләнештә. Һәркайсын белә, хәлләре белән кызыксына, ярдәм сорап клүчеләргә кулын суза.
-
Чаллы эшмәкәрләренә интернет аша сату-алу турында сөйлиячәкләр
24 июнь көнне балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Интернет-торговля, как будущее предпринимателей” дип исемләнгән бушлай укыту-практик чарасы үтә.
-
Чаллының кайбер торак йортларында кайнар суны бирделәр инде
Яр Чаллыда җылылык челтәрләренең опрессовка эшләре башкарыла. Аның 3 этабы 15 июньнән башлап 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Балконымда кыяр үстердем
Минем Казанда бик чая, үткен, зирәк апам яши. Шулай берничә ел элек ул, Казанга баргач, тәрәзә төбендә үсеп утыра торган бер төп помидор биреп җибәрде. Бер генә төп булгач, мин моны көн саен су сибеп, карап кына тордым. Моның помидоры булырмы, әллә апам ягыннан ниндидер шаярту гына булдымы дип, үземә дә бик кызык булды.
-
Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус кушымта чыгара
Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак.
-
Чаллы Сабан туе – 2021: бәйрәм программасы
Бәйрәмнең үткәрү программасы билгеле.
-
Чаллының ИТ-паркында питч-марафон оештырыла
29-30 июнь көннәрендә Яр Чаллының ИТ-паркында «Разведка боем» дип исемләнгән 26нчы питч-марафон үтә.
-
Бакча бизәге дә, сакчысы да ул безнең
Бакчабызда ел да җиләк- җимеш мулдан үсә. Шунлыктан биш еллап аларны ничек миләш чыпчыкларыннан сакларга дип баш ватабыз. Чөнки алар бер төркем булып җиләкләр өстенә төшәләр дә, яшелләренә кадәр умырып ашап китәләр. Күпме көч куеп үстергән җиләкләрне авыз итми дә калуың бар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #27/ "Ф" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Ләйсән Ханова: "Шәһри Чаллы"га язылыйк!"
- “Шәһри Чаллы” – минем өчен кадерле басмаларның берсе ул. Сәбәпләре дә бар, - дип сөйли Ләйсән Ханова.
-
Тәмле тирамису торты белән сыйладылар (+рецепт)
Газетабызның чираттагы “Шәһри Чаллы герое” исемен Гөлфирә Зиннурова алды. Бу уңайдан ул иртә таңннан торып редакциябезгә торт пешереп алып килде.
-
Чаллы Мәйданы территориясендә яңа парковка булачак
Чаллының төп Мәйданы янында 450 урынлык яңа машина кую урыны булдырыла.
-
Наил Мәһдиев һәм Әлфия Когогина шәһәр активы белән очраштылар
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән очрашу үткәрделәр. Очрашу 78нче Пушкин пролицеенда уздырылды.
-
Чаллыда “Иң яхшы балалар табибы” конкурсының җиңүчесен билгеләделәр
Яр Чаллыда “Иң яхшы балалар табибы” бәйгесенең җиңүчесе итеп Кама балалар медицина үзәге дәваханәсе участок табибы Марина Кузнецова табылды.
-
Шәһәр мэры коронавирустан икенче вакцинасын ясатты
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау дәвам итә. Прививканы шәһәр дәваханәләрендә, шулай ук “Омега” сәүдә үзәгендә ясатырга була.