Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Чаллы тарихы

«КАМАЗ-Мастер» – Чаллыны дөньяга таныткан команда

Чаллы командасы беренче җиңүне 1996 елда «Дакар»да яулый.

Оешу тарихы
Чаллының легендар «КАМАЗ-Мастер» командасы барлыкка килүгә 35 ел тулды. Әлеге еллар дәвамында узышчыларыбыз илебезне, республикабызны, Чаллыны, автогигантны бөтендөньяга танытты. «КАМАЗ-Мастер» диюгә иң элек данлыклы заводыбыз күз алдына килә. «Команда «КАМАЗ» рухы белән сугарылган. Без моның белән горурланабыз», – дигән иде предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин команданың юбилеенда.
«КАМАЗ-Мастер»ның тарихы исә танылган спортчы, инженер-конструктор Семен Якубов белән бәйле. Нәкъ менә ул 1988 елны командага нигез сала. 
Семен Якубов хезмәт юлын 1976 елда Автомобильләр җыю заводында баш инженер булып хезмәт юлын башлый.  Биредә эшләгәндә 1981 елда беренче дәүләт бүләге «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 

1987 елда, «КамАЗ»ның фәнни-техник үзәге директоры булып эшләгәндә, ул завод техникасын ярышларда сынап карарга кирәк дигән фикергә килә.  Аның күзе «4310» маркалы КАМАЗларга төшә. Автомобильләр җыю заводында эшләгәндә үк ул бу машиналарны башкалары белән чагыштырганда иң яхшысы, иң чыдамлысы, начар юлларга бирешми торганы дип бәяли.  

Тәүге ярышлар
Күп тә үтми, төгәлрәк әйтсәк 1988 елда инде, әлеге йөк машиналары Польшада узган «Ельч-ралли»ена юл тота. Аларның берсе – 2нче,  икенчесе 4нче урынны яулый. Аннары Семен Якубов йөк машиналарын Дөнья Кубогының икенче этабы булган «Итальянская баха» раллиенда катнаштыра. Анда безнең егетләр беренче ике урынны яулыйлар. 

1989 елның 25 декабрендәге 12нче «Дакар» ярышларында беренче тапкыр КАМАЗ машиналары руле артына автогигантта эшләүчеләр узыша. Әмма алар уңышка ирешә алмый. Семен Якубов бу хәлне җентекләп анализлый һәм җиңелүенең сәбәбен техникада түгел, ә тактикада күрә.  
 «Париж - Триполи - Дакар» (9168 км) супер марафоны алдыннан  машиналар җитди техник тикшерү уза. 1991 елгы ярышта безнекеләр икенче, өченче урынны яулыйлар. 

Двигательләр заводында янгын чыккач, автогигант кыенлыклар кичерә. Әмма Семен Якубов нигез салган команда ул авырлыкларны да җиңеп чыга. 

Машиналарга – яңа сулыш

Тәҗрибәле җитәкче командага «Мастер» берләшмәсен иганәче итеп чакыра. Әлеге компаниянең финанс ярдәме белән икекүчәрле (двухосный) ярыш машинасы ясала. Аннары шул ук иганәче «Париж-Пекин» марафонын  оештырырга булыша. 1995 елгы ярышта «КамАЗ» экипажлары беренче өч урынны яулыйлар. 
Бу вакытта «КамАЗ-49252» машинасы Семен Якубовның хатыны һәм фикердәше Ольга ясаган фирмалы стильдә була. Соңрак Ольга Якубовага Россиянең Дәүләт премиясе дә бирелә. 

1995 елда Якубов үзен тулысынча командага багышларга карар кыла. 1996 елда Чаллы командасы «Дакар»да беренче җиңү яулый. 
Семен Якубов экипажлар эшчәнлегендәге һәрбер нечкәлекнең төбенә төшеп, анализлау өчен спорт йөк машинасының кабинасында штурман булып йөри.  1994 елда ул Марокко белән Мавритания чигендәге миналы кыр аша техник ярдәм машинасы белән авариягә юлыккан экипажга булышырга бара. Әлеге экипажның механигы Владимир Чагин була.

Шунысын да әйтергә кирәк, Чагинның Дакардагы җиңүенең бишесе Семен Якубов белән бер экипажда яулана. 
Моннан тыш, Семен Якубов спорт техникасын проектлый, җыя торган уникаль структура барлыкка китерә. Аның җитәкчелегендә маневрлыгына, көчлелегенә, динамикасына тиңдәше булмаган «КАМАЗ-4911 EXTREME» машинасы җыела. 

Тора-бара командага Фәнни-техник үзәктәге 3 йөк машинасы сыя торган урын җитми башлый. 
2004 елда Семен Якубов команданың спорт-техник базасын төзүгә рөхсәт ала. Аны Татарстан Президенты хуплый. Икенче елда ук төзелеш башлана. 
2007 елда зур производстово цехы, спорт залы, ашханә, конференцияләр залы, күргәзәмә комплексы булган күпфункцияле үзәк  барлыкка килә. Бирегә 5 спорт машинасы, 5 сервис автомобиле сыя.

Хәлиткеч авария
2007 елгы «Дакар»да, күз күреме начар  булу сәбәпле, аның йөк машинасы таш өеменә бәрелеп әйләнеп каплана.  Чагин кабинада кысылып кала, Сергей Савостинның умыртка баганасына зыян килә. Якубов кулын сындыра, тезен һәм муенын  авырттыра.  Хәле авыр булса да, һәлакәт урыныннан китми. Иртән машинаны Россиягә кайтару өчен портка озата.

2009 елда ул «Ефәк юлы» дип исемләнгән яңа ралли оештыра. Ралли беренче тапкыр Россия, Казахстан, Төркмәнстан территорияләре аша уза.
Якубов спорт карьерасын 2010 елдагы Дакарда тәмамларга җыена. Әмма табиблар белән киңәшләшкәч, ул раллида штурман буларак катнашудан баш тарта. 
Семен Якубов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы 2011 елда «Дакар»ның унынчы тапкыр җиңүчесе була. Анда экипажлар 1-4нче урыннарны яулыйлар. Чагин исә бу ярышта җиденче тапкыр чемпион була. Шунда Семен Якубов командадан китәргә карар кыла, җитәкчелекне үзенең шәкерте, Россиянең атказанган спорт мастеры  Владимир Чагинга тапшыра. 

 «КАМАЗ-Мастер» командасы спротчылары остазлары башлаган эшне лаеклы дәвам итәләр. Ул төзегән күпфункцияле үзәктә слесарь, механиклар машиналарны камилләштерү өстендә эшлиләр. Төзәтәләр, модернизацияләр, яңарталар, йөк машиналарын көндәшләренекеннән көчләрәк һәм ныграк  итәләр. 

Горурланырлык казанышлар
Икенче катта легендар «КАМАЗ-Мастер»ның данлы үткәнен, бүгенгесен чагылдырган музей урын алган. Биредә бик күп тарихи фотолар, экспонатлар урнаштырылган. Аларны карагач, күңелдә Чаллы, Татарстан, Россия өчен горурлык хисе туа. Беренче чиратта халыкара Дакар ярышларының күп тапкыр чемпионнары, ел саен  көндәшләрен җиңгән көчле, нык автомобильләрне җыйган шәһәрдәшләр белән горурланасың.

Команда хезмәткәре Илдар Бәхтигәрәевнең экспонатлар турында сөйләгәндә күзләре очкынлана. 
«Менә бу командага беренче җиңү китергән машина. Аның руле артында легендар Фирдәвес Кәбиров җанатараларына онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. 1988 елда автогигантта ясалган өч «КАМАЗ» машинасы Польшада узган «Ельч» раллиенда катнашты. Ул чакта Россиядә барлыкка гына килгән яңа команданың призлы урын алуын беркем дә күз алдына китермәгәндер. Әмма безнең егетләр көмеш медаль алдылар. Чаллы командасының дөньякүләм ярышларда җиңүенә юл шуннан башлана», – диде ул. 

«КАМАЗ-Мастер» – дөнья автоспортында илебезне данлаучы бердәнбер завод командасы. Ул ярышларда күптапкырлар призер һәм ике дистәдән артык «Дакар» супермарфоны җиңүчесе булды. 

«Команда – барыбыз да бергә, бөтенебез бер якка карыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез дигән сүз. Без егылганны торгызабыз, кирәк урында киңәш бирәбез. Җиңүләребез – коллективыбызның тырыш хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсе. Кем яхшы әзерләнә шул җиңә инде» – ди команда җитәкчсе Владимир Чагин.
«КАМАЗ-мастер» командасы 5 дөнья Кубогы иясен, 16 халыкара класслы спорт мастерын, 16 Россиянең спорт мастерын берләштерә. Команданың үзенчәлеге шунда – спортчылар ярыш машиналарын үзләре проектлыйлар, үзләре ясыйлар, үзләре үк ярышларда катнашалар. «Моның өчен бездә конструкторлык һәм тәэмин итү бюролары, маркетинг бүлеге, баш инженер хезмәте һәм башка бүлекчәләр уңышлы эшли. Спортчылар үзебезнең автомобильләрдә генә узышалар. Барлыгы 17дән артык төрдәге спорт машинасы җыелды», – ди Илдар Зөфәр улы. 

Кадерле экспонатлар
Музейда команданың төрле ярышларда алган призлары, кубоклар, бедуин сыннары, машиналарның макетлары, ярыштагы киеренкелекне чагылдырган бихисап күп фотолар, илебез президенты, республикабыз, автогигант, шәһәр җитәкчеләренең котлаулары урын алган. 

– Монда команда әгъзаларының төрле елларда кигән киемнәре һәм экипировкалары да бар. Мәсәлән, Владимир Чагинның беренче каскасы. Дмитрий Сотниковның перчаткасы. Фирдәвес Кәбиров утырып узышкан автомобиль макеты.  Бу безнең – тарих. Командабыз 1990 елдан башлап «Дакар» раллиенда катнашып, җиңә. Моннан тыш, «КАМАЗ-мастер» – «Ефәк юлы» халыкара раллиенда 10 тапкыр, Россия чемпионатларында беренчелекне яулады. Фотолардан күренгәнчә команда вәкилләре берничә тапкыр Россия, Татарстан хөкүмәтләренең дәүләт бүләкләренә лаек булды, – дип горурланып сөйли Илдар Бәхтигәрәев. 

Лаеклы алмаш
«КАМАЗ-Мастер» балалар һәм яшьләр автоспортына да ярдәм итә. Безнең пилотларыбыз яшь буын өчен үрнәк. 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Чаллы картодромы безнең карамакка тапшырылды.  Бүгенге көндә биредә 80ннән артык бала шөгыльләнә. Музейда картинглар да бар. 
Спортчыларның фотолары да горурлык хисе тудыра. 2012 елда командага өченче буын спортчылар килә. 2013 елда яшьләрдән торган экипажлар «Дакар»ның барлык  подиумын билиләр:  Эдуард Николаев беренче урынга лаек була. 2014 елда җиңүче таҗын Андрей Каргинов экипажы яулый. 2015 елда Айрат Мәрдиев экипажы җиңә.  2017-2020 елларда да безнең спортчылар беренчелекне бирми. Команда 4 тапкыр «Африка Эко Рейс» (2013, 2015, 2016) ралли марафонында да чемпион була. 

Согуд Гарәбстанында узган «Дакар-2022» ярышларында да «КАМАЗ-Мастер» командасының 4 экипажы 1-4 урынны яулый. Җиңүче дип икенче тапкыр Димитрий Сотников командасы табыла. Икенче урында – Эдуард Николаев, өченче урында  Антон Шибалов, дүртенче урында Андрей Каргинов командасы. 
– «КАМАЗ-Мастер» музеена укучылар килеп, Чаллыдагы данлыклы команданың уңышлары белән танышып, горурланып китәләр. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Музей экспонатлары яшь буында ватанпәрварлык, тырышлык, бердәмлек хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйный. Шул сыйфатлар булганда гына уңышка ирешеп була, – диләр спортчы егетләр. 

Фотолар «КАМАЗ-Мастер»дан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих