Римма Солтанова: ««Чал тарихлы кала» – иң җитди проектым»
Чаллының танылган журналисты белән әңгәмә.
Римма Солтанова (Әхмәтова) – ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, озак еллар Чаллы телевидениесендә татарча яңалыклар программасында эшләгән, соңрак танылган «Чал тарихлы кала» тапшыруын әзерләгән хезмәттәшебез. Инде лаеклы ялда булуына карамастан, ул бүген шәһәр башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшли, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында китап әзерли.
– Римма Миңнулловна, «Чал тарихлы кала» тапшыруының идеясе ничек барлыкка килде?
– Мин 10 елга якын (1995-2003 елларда) Чаллы телевидениесенең яңалыклар программасында эшләдем. Шунда бик кызыклы темаларга юлыга идем – беренче төзүчеләр, борынгы Чаллыны белүчеләр, истәлекле йортлар, урыннар. Сюжет озынлыгы ике минут белән чикләнү сәбәпле, алар кадр артында кала иде. Эх, бу хакта сөйләргә иде дип бик кызыга идем. Уйлый торгач, үзем дә журналист буларак өлгергәнмендер, авторлык тапшыруын ачасым килде. Идеямне баш редактор Рахман Шәфигуллин хуплап алды. 10-15 вариант арасыннан «Чал тарихлы кала» исеме аның соңгы сүзе булды.
Ул вакытта тапшыруларны төшерә торган аерым урын юк иде. Иң элек студия ясаттым. Акча ягы бәлки кыенрак булгандыр, дусларымның уллары, Чаллы педагогия институтында рәссамлыкка укучы Алмаз Хәбибуллин ярдәм итте. Эскизларын ясап, фанерадан кул астындагы материаллар белән студия ясадык. Символик булса да чын, күкеле сәгать таптык, элеккеге радиоалгыч, камин кебек бер урын бар иде анда. Беренче тапшыруны шунда яздырдык. Ул «Чаллыга ничә яшь?» дип атала иде. Кызыксыну уятырлык булсын дип тырыштым.
Шәһәргә 1626 елда Алабуга крестьяннары нигез салган. Бу төп рәсми мәгълүмат. Якташым, археолог Фаяз Хуҗин бервакыт: «Әгәр ул руслар нигез салган шәһәр булса, нигә аны Чаллы дип атаганнар? Ул Ивановка, Прохоровка, Федоровка кебек исемдә булыр иде», – дигән иде. Кешеләр килгән җирдә борынгы Болгар җирлегеннән калган авыл территориясе булганын әйтте. Бу хакта аннан интервью алдым. Шулай башланып китте. Атна саен 20 минутлык тапшыру чыга иде.
– Бик җитди, һәркайсы документаль фильмга тиң тапшыру иде ул. Материалларны каян ала идегез?
– Хәзерге күзлектән карыйм да, ничек материал туплап өлгердем икән дим. Атна саен 20 минутлык тапшыру әзерләү җиңел түгел. Монтажы гына 5-6 сәгатьлек. Тапшыруларның һәркайсын кечкенә бер брошюра итеп тәкъдим итәрлек. 5 ел эчендә аларның саны 150дән артык булды.
Чаллының борынгы чорыннан башлап хронология буенча барырга тырыштым. Шәһәребезнең тарихчысы, галим Владимир Ермаковның Чаллы турында бик яхшы китабы бар. Шуннан, музейдагы материаллардан файдаландым, Казан, Уфа архивларына барып эшләдем. Андагы «Переписная книга» дип аталган документтан һәр чорда Чаллыда күпме хуҗалык булган, мәктәп булганмы, чиркәүме, мәчетме – шуларны эзләп, үз күзем белән күреп кайттым. Ә татарча мәгълүмат бөтенләй юк иде. Музейлардан алынганнарын да эшкәртеп, язып, халыкка аңлаешлы итеп бирергә кирәк.
– Иҗат төркемегездә кемнәр иде?
– Тапшыруның башыннан ахырына кадәр видео операторы Рөстәм Хәсәнов булды, монтаж остасы – Лилия Мөнирова. Икесе дә тумышлары белән Чаллыдан, шәһәр тарихы белән кызыксыналар, алар миңа бик күп идеяләр әйтте, бик күп кызыклы кешеләр белән таныштырды. Бүгенгә кадәр аларны сагынып, рәхмәт белән искә алам.
– Темалар кызыклы иде, дидегез.
– Үзәк урамы бүгенге көндә шәһәрнең борынгы икәнен күрсәтеп тора торган бердәнбер урын. Иң беренче предприятие – элеватор, пристань төзелгән. Халыкка конкрет әйбер күрсәтерлек булсын дип, аны видеога төшердек. Ни өчен Чаллы шулай күтәрелгән? Елга ярында урнашканга күрә. Элеваторны да шунда төзиләр. Төбәк икмәк белән шөгыльләнә. Монда бик уңайлы су юлы була. Икмәк сату, җитештерү үзәгенә әйләнә Чаллы.
Әле монда бакыр тапканнар, аны бик еракларга озатканнар. Аннары урманнарны яндырып, селте өчен поташ дигән әйбер (селте ясаганда кулланыла торган көл) ясаганнар. Тегермәннәр дә булган, гөрләп торган Элеватор яны – сәүдәгәрләрнең икмәк амбарлары, он тегермәннәре шунда булган.
Кызыклы бер моментны искә аласым килә. Ул вакыттагы административ бүленеш Уфа губерниясе Минзәлә өязе Чаллы волосте булган. Минзәләдә көчле ярминкә булган. Чаллыга килгән икмәкне атлы олауларда Минзәләгә кадәр алып барганнар, күпме чыгым булган. Өяз үзәген Чаллыга күчерергә дигән тәкъдим булган. Тик ярминкәнең казнага керем китергәнен истә тоткан Минзәлә сәүдәгәрләре ризалашмаганнар, каршылык күрсәткәннәр. Соңрак Чаллы барыбер алга киткән, үзәккә әйләнгән.
«Чал тарихлы кала» тапшыруында Боровецкое, Орловка, Сидоровка, Мироновка турында да күрсәттек. Чаллы җирлегендәге беренче авыллар алар. Беренче халык санын алуда ук (1647 елда) бу авылларда күпме хуҗалык теркәлүе күренеп тора.
–Тапшыруны ничек кабул иттеләр? Казанышларыгыз турында да сөйләгез әле.
– Иң зур бәяне Чаллы кешеләре бирде. Битараф булмаган шәһәрдәшләребез, туган якны өйрәнүчеләр бик зур рәхмәтләр әйттеләр. Туган якны өйрәнү дәресләренә тапшыруларны сорап мәктәпләрдән укытучылар килә иде. Методик кулланма рәвешендә фильмнар ясарга сорадылар. Ләкин журналист булып эшләгәндә моңа кулым җитмәде. Иң зур казанышым – Чаллыда яшәп иҗат иткән язучы Эдуард Касыймовка багышланган тапшыру белән бәйгедә катнашуымдыр. Бик көчле язучы булган ул, тик аны күпләр белми. 2005 еллар. Хатынын эзләп табып, ул чордагы язучыларның фикерләрен туплап, шул урамга барып төшердек. Җурналистлар өчен иң мәртәбәле саналган «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңдем. Ул вакытта «Чаллы ТВ»да бу исемгә лаек булучы юк иде әле. Оренбург татарларына багышланган тапшыруым халыкара конкурста да катнашты.
– Тарихны тирәнтен өйрәнү, галимнәр белән аралашу Сезгә ничек тәэсир итте?
– Бөек Ватан сугышы белән кызыксына башладым. Аның турында без бик аз укыганбыз, аз өйрәнгәнбез икән. Үз әтием дә бөек Ватан сугышы ветераны. Ул да миңа этәргеч булды. Әтием 1926 елгы, сугышның соңгы чакырылышына эләкте. Үскән чакта бу чор кешеләре турында «И алар бит арттан гына йөргән, сугышта булганмыни алар» дигән фикер бар иде. Шушы елгылар нинди шартларда хәрби хезмәткә киткәннәр, кайда хезмәт иткәннәр, ни өчен шулай булган, ни өчен аларга Бөек Ватан сугышы ветераны дигән исем бирелмәгән, ни өчен алар ташламалардан озак еллар файдалана алмаган, бөтенесен ныклап өйрәндем. «Алар 17 яшьтә сугышка киткән» дигән зур мәкаләмне Зәй районы газетасында бастырдылар.
Мин хәзерге шоу-программаларны карый алмыйм. «Победа», «Культура» каналларының эчтәлекле, фактлар булган программаларын яратам. Шушы тапшыруда эшләвем галәмәтедер, дим.
Яңалыкларда моны әйтергә ярый, монысын ярамый – бу мине шулкадәр ялыктырды. Ә тарихи тапшыруда мәгълүматны ничек бар, шулай бирергә мөмкин. Сәясәт җиле кая искәнгә карап борылмыйсың – шул ягы да мөһим булды минем өчен.
– Хәзерге заманда матбугат чараларының, журналистның дәрәҗәсе кимеде шикелле?
– Хәзер мәгълүмат чыганаклары күп, яңалыкны телевидение, радиодан гына алмый кеше, әмма үз һөнәренең остасы булган журналистлар халыкка барыбер кирәк. Блогерлар бит ничек тели, шулай сөйли. Мин һәр җөмләмне әйткәндә «Монысы шәһәр музее чыганакларына таянып», «Монысы археолог Хуҗин мәгълүматларыннан чыгып» дип әйтә идем. Ә блогерлар нәрсәгә нигезләнә?
Олы яшьтәге бер абыйны төшергән идем – Үзәк урамында мәчет бар иде элек дип сөйләде. Архивларда мәчет исәпләнми. Рус елъязмасы булганга күрәдер, мөгаен. Әнисеме, туганымы мәдрәсәдә укыган дип сөйләде. Димәк, мәчетнең мәдрәсәсе булган. 2нче гимназиянең тарихы шуңа барып тоташа. Кызганыч, документын таба алмадылар. Ә элеккеге кеше алдамый. Алар – аяклы тарих.
Журналист ул бик җаваплы һөнәр, һәр сүзе өчен җавап бирергә тиеш. Бүгенге катлаулы вакыйгаларда да аннан күп нәрсә тора. Һөнәри таләпләрдән тыш, шәхси җаваплылык та булырга тиеш. Тарихи тапшыруларымда бәлки җитешсезләкләр дә булгандыр, ләкин анда ялган юк.
– Журналистикага ничек килдегез?
– Белгечлегем буенча мин рус теле укытучысы. Мәктәпне дә ярата идем, тик, ничектер, аз кебек иде ул. Күбрәк беләсем, күбрәк аралашасым килде. Апам Венера Солтанова «Зәй офыклары» газетасында 10 ел баш редактор булды. Ул шунда бардык, шуны яздык дип сөйли иде, ә мин кызыгам. Шулай килеп чыкты, уку елы уртасында миңа мәктәпне ташларга туры килде. Зәй телевидениесенә эшкә урнаштым. Бер елдан Чаллыга күчтем. Шәһәр телевидениесендә 25 елга якын эшләп лаеклы ялга чыктым. Анда иң беренче итеп балалар өчен «Тәнәфес» тапшыруын ясадым, аннары «Чал тарихлы кала», Чаллының күренекле кешеләре, аларның уңышлары турында «Йолдызлар балкышы» тапшыруын әзерләдем. Телевидениенең «ветеран» тапшыруы «Кыйбла»ны имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла ярдәме белән саклап калдык.
Татар теле бүлеге редакторы идем. Көн саен татарча яңалыклар ясый идек. Мин журналистларның текстларын тикшерәм, һәр көнне үзем тапшыру ясыйм. Аның өстенә, атна азагында вакыйгаларга күзәтү буларак «Җиде көн» тапшыруын да әзерли идем. Шулкадәр эш күләменә хәзер шаккатам.
Бервакыт шәһәр советы комиссиясе утырышын төшерәбез. Анда 12шәр сорау карала кайвакыт – шулкадәр зур темалар. Гадәттә анда рус журналистлары бара иде. Ничектер миңа барырга туры килде. Сессия көндезге 3тә башланып, 5тә генә бетте. Мин шул көнне 10 минутлык репортаж ясадым. Шулкадәр мәгълүматны эшкәртеп, кешегә аңлаешлы итеп бирергә кирәк – башкарып чыктым! Рус телендә.
– Телевидениедәге эшнең үзенчәлеге нәрсәдә?
– Иң авыры «раскадровка» иде. Төшереп кайткан видеоның һәр кадрында нәрсә булганын, нинди сүз әйтелгәнен секундлап язып чыгарга кирәк. Нишләп берәр программа уйлап тапмыйлар икән дип уйлый идем. Бу эш бик күп вакытны ала.
Телевидениедә эш бик киеренке. Беренчедән, тизлек – барырга, төшерергә, ясарга, материалны бүген үк эфирга чыгарырга кирәк. Икенчедән – сьемкага теманы яхшы белеп барырга. Өченчедән, син һәрвакыт кеше арасында. Ничек ашыксаң да чәчең-башың, кыяфәтең тәртиптә булырга тиеш.
Без үскәндә әти-әниләр безгә артык мактау сүзләре әйтмиләр иде. Бервакыт, Казаннан кайткач, әти: «Әй, кызым, чәчең матур, кистермә инде», – дип чәчемне өстән аска кадәр сыйпады. Шул сүз миңа җитте, кайчы тидерергә кулым бармады. Телевидениегә килгәндә толымым тезгә кадәр иде. Съемкаларга барганда тиз-тиз җыенырга кирәк булгач кистердем. 33 яшькә кадәр бер тапкыр да кистермәгән идем, югыйсә.
Телевидениедә уңай сыйфатларым да ачылды – үз өлкәсендә уңышка ирешкән күпме акыллы кешеләр белән аралашасың, алардан үрнәк аласың. Кайнап яшәдек.
Журналистны бөтен җирдә дә кочак җәеп каршы алмыйлар – күп вакытта мәгълүмат бирмиләр, яисә җитәкчене тотып булмый, ә материалны чыгарырга кирәк. Телевидение максатыма нинди дә булса юллар белән ирешергә, икенче төрле әйткәндә, яхшы әрсезлеккә өйрәтте.
Чаллы халкына туган телебездә яңалыклар эшләдек, менә дигән тапшырулар ясадык – алар кешеләргә яхшы йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Журналист, татар кызы буларак, үземнең вазыйфам, йөкләмәмне күпмедер дәрәҗәдә үтәдем дип саныйм.
– Бүгенге көндә Сез ниләр белән мәшгуль?
– Тумышым белән мин Зәй районы Чыбыклы авылыннан. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларым турында мәгълүмат туплыйм, китап итеп чыгарырга ниятлим. Бер өлешен район газетасында бастырып чыгардым. Әтиләре, бабалары сугышта хәбәрсез югалган дусларыма аларны эзләргә ярдәм итәм, бәхеткә, берничә кешене таптык. Сәяхәт итәргә яратам. Улым Зөлфәт – табиб, кызым Ләйсән – инглиз теле белгече. Якын арада алар белән Калининградка барабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев